Логотип Идель
Бу – тема!

"МАТ-ПЕРЕМАТ": КЫЗЛАР НИГӘ СҮГЕНӘ?

Мәктәп яннарыннан узганда колаклар үрә тора. Егетләрнең үзара сүгенгәненә күнектек бугай. Ә монда… күлмәк кигән кызлар! Борылып карагач, аларны гүзәл зат дияргә тел әйләнми! Авызыннан тәмәкесе төшмәгән, гомер буе кара эштә эшләгән олы абзыйлар сыман, болар да пулеметтан арттыралар гына, мин сиңа әйтим!

Баксаң, сүгенү хайпына иярү хәзер нык модада. Казан мәктәпләрендә кызларның сыйныфташлары арасында «матур» сүзләр кыстырып сөйләшүе нормаль хәл булып санала икән. Балалары мәктәптә укыган әти-әниләр дә бу хәлләргә аптырый.

Һәр сүз саен сүгенү кыстырып сөйләшү модада, замана теле белән әйтсәк, бу – хайп. Әнә, баласы укый торган сыйныфта мондый «матур» сөйләмне ишеткәч, Фәнзил абыйның чәчләре үрә торган. Сыйныфның WhattsApp төркемендә укучы малайларның да, кызларның да аты-юлы белән сүгенеп аралашканын күрү соңгы чик булган - бу уку елы башында ул кызын башка мәктәпкә күчергән. Мондый хәлләрнең сәбәбен ул элеккеге сыйныфларындагы коллектив контингенты бик үк яхшы булмауда күрә.

Начар гадәт йогышлы булган сыман, сүгенү сүзләрен кулланып сөйләшү башкаларга да тиз иярә. Кайвакыт шундый хәлне күзәтергә була. 3-4 яшьлек, әле теле генә чыгып килә торган бала сүгенеп сөйләшә башлый. Ә әти-әни шушыңа көлешеп утыра. Бу хәл дөресме соң? Әлбәттә, юк. Каршы килмәгәч, авыздан очып чыккан беренче оятсыз сүз өчен үк "сабагын укытмагач" бала каян белсең инде ничек яхшы, ничек начар икәнен? Гаиләдә әти-әни үзе дә сүгенеп сөйләшсә, бу чирнең балага йогачагы көн кебек ачык.


«Компания»дән йокты»


11нче сыйныф укучысы Азалиягә (исеме үзгәртелде) сүгенү сүзләре дусларыннан, «компания»дә йөргәннәрдән йоккан.

– Бергә аралашканда, сөйләшкәндә үзеннән-үзе кереп китте бу гадәт, ничек әйтә башлавымны сизмичә дә калдым. Шуңа сөйләмемә аралашкан «дусларым» кулланган сүзләр керде. Шулай итеп, кайвакыт миңа эмоцияләрне шул сүзләр белән аңлату җиңелрәк була башлады. Дөресен әйтим, сүгенеп тынычлана идем. Минемчә, сүгенү – ул мода. Хәзер бит күп рус «попса» җырчылары да шул сүзләрне кыстырып җырлый бит. Аны ничек бетереп була дигәннән, максат куярга кирәктер. “Башка алай сөйләшмим” дигән мотивация куйсаң, бәлки арынып буладыр. Бәлки, дип әйтәм, чөнки үзем дә шушы максат өстендә эшлим, тик әлегә нәтиҗәсен күрмим. Әмма шулай да прогресс бар шикелле. Әлбәттә, әти-әни янында сүгенеп булмый. Күбрәк шул дуслар, таныш-белешләр арасында гына оялмыйча әйтә алам. Кайвакыт кечерәк балаларга да ачу чыга. Аларны уттан алып суга саласы килә башлый. Ә андый очракларда үзеңне тотуы бик авыр, – ди кыз.



Чыгарылыш сыйныф укучысы Ленара сүгенү сүзләрен куллану гаиләдән, аерым алганда, әти-әнидән йога, дип саный. Аның кайбер танышларының әти-әниләре оялмыйча балалары алдында сүгенеп сөйләшә икән. Кемнеңдер әтисе яки әнисе бу очракта үзен бөтенләй тыясы бар дип уйламый да икән.

– Балачакта без сүгенү сүзләре белән сөйләшми идек. Мәгънәләрен дә белмәдек. Әти-әнидән сорасак, алар «ул сүзне әйтмә, авызыңа сугам», дияләр иде. Сүгенүнең гөнаһ икәнен мин шунда аңладым. Тик кайвакыт, чынлап та, үзеңне тыеп калу бик авыр була. Синең белән булган хәлне җыеп ниндидер сүзләр белән аңлатып булмый, мондый очракта сүгенәсең инде. Сүгенү – кемгәдер гөнаһ, кемгәдер – текәлекне күрсәтә торган сыйфат. Кем ничек кабул итә инде. Мәсәлән, кайбер “джентельмен”нарның авызларыннан андый сүзләр өзелми дә. Күбрәк урам егетләре үзләренең текәлекләрен шулай күрсәтәләр. Шуңа мин моны урам модасы дип уйлыйм, – ди Ленара.

Ул бу сүзләрне сирәгрәк куллана башларга уйлый, тора-бара бөтенләй ташлыйсы иде, ди ул. «Туктарга кирәк», дип йөрим. Баштарак бик еш куллансам, хәзер чынлап та бик сирәк очракта гына әйтеп куя алам. Гадәттә шул дуслар алдында инде. Барыбер әниләр янында әйтеп булмый бит инде аны», – ди кыз.

«Ялкын»ның якын дусты, 9нчы сыйныф укучысы Энҗе Әхмәтҗанова исә сүгенү сүзләрен кулланып сөйләшә торган кызлар белән бөтенләй аралашмый икән. Шуңа да дус кузлары арасында мондый кызлар юк.

Әй, замана, замана – сүгенү арта бара


Социология фәнендә җәмгыятьтә сүгенеп сөйләшү әхлак дәрәҗәсенең түбән тәгәрәве турында сөйли, дип кабул ителгән. Күпләр моны җәмгыятьнең деградациясе белән аңлата. Төрле тарихи вакыйгалар моны дәлилли. Мисал өчен, иске әхлакый нигезләрдән яңаларына күчкәндә, кеше әшәке, оятсыз сүзләр белән сөйләшә башлый. Революция елларында, "Хрущев җепшеклеге", үзгәртеп кору чорларында шулай булган. Мисал өчен, 1950нче елларда җәмгыятьнең киң катламында «лагерь-җинаять» жаргоннары кулланылган. Бу Сталин концлагерьларына реакция булган.

Фәрхәт Нәҗипов үзенең «Мат в три хода» китабында сүгенү сүзләрен рәсми стильне кире кагып, гади тел белән сөйләшер өчен кулланалар, дип язаә. «Мат» кулланып сөйләшү кешенең үзен шәхес буларак күрсәтәсе килүе турында сөйли икән.



Социологик тикшеренүләргә караганда, безнең илдә бөтен кеше диярлек даими һәм күп сүгенә. Моны Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды сораштыру нәтиҗәләре дәлилли. Шунысы кызыклы: көчле хис-тойгылар кичергәндә, сүгенүчеләр саны арта.

Сораштыруда катнашканнарның күбесе кайвакыт цензурага туры килмәгән сүзләр куллана. Тик шуларның 2/3 өлеше генә моны дөрес түгел, дип саный. Калганнар өчен исә бу нормаль күренеш икән.

Сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләшүгә илдәге кризис та тәэсир итми калмый, дигән фикер дә бар. Эмоцияләрне яшереп калуы да читен: көчле һәм каршылыклы хисләр биләве аркасында сүгенә күпчелек. Халыкның стресс халәтендә булуы аның лексиконында да чагыла.

Психолог нәрсә ди?


Психолог-консультант Алсу Талибуллинага да мондый сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр икән.

– Сүгенү сүзләрен кулланып, яшьләр үзләрен олы итеп күрсәтәселәре килә. Текә, "алдынгы карашлы" булуларын дәлилләр өчен дә сүгенәләр. Хәзер мәктәпләрдә хәтта 5-6нчы сыйныф укучылары – кызлары арасында да, малайлары арасында да – сүгенүчеләр бик күп. Зыялы, тәрбияле гаиләләрдән булган балаларга бу, әлбәттә, бик авыр бирелә. «Без мондый сүзләрне ишетергә теләмибез», дисәләр дә, көн саен ишетергә мәҗбүрләр. Мондый проблема белән күзгә-күз очрашкан укучыларның «безгә бу очракта нәрсә эшләргә?» дип миңа мөрәҗәгать иткәне бар, – ди психолог.

Мондый "сүгенү" мохитендә укыган укучылар белән психолог әлеге ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшә. Укучылар үзләре дә бу сүзләрне ишетмәскә, күңелләренә якын алмаска тырышалар икән. Тик барыбер әшәке сүзләр күңелгә кереп кала.


Сүгенү сүзләрен сөйләмдә кулланмас өчен, нишләргә?


​ аларны куллану күңелгә, акылга тискәре тәэсир ясаганын аңларга;

​ «бүген сүгендем дә иртәгә оныттым» түгел. Алар барыбер аң төпкелендә (подсознание) кала. Үсеп җиткәч, кызлар әни булгач, бу сүгенү сүзләре яңадан килеп чыгарга мөмкин;

​ сүгенүнең начар гадәт икәнлеген аңларга;

​ әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең зыялы, үз-үзләрен хөрмәт итә торганнарын сайларга;

​ үзеңе кулда тотарга өйрәнергә;

​ сүгенергә теләгәндә, телеңне тешләп торырга (туры мәгънәдә);

​ яки авызыңа сугарга (шәхсән «блин» дигән паразит сүздән котылу өчен, шул сүзне әйткән саен, авызга сугып куя идем);

​ күңелдән генә аффирмацияләр әйтергә кирәк (мисал өчен, «Мин моны ишетмим», «Мин сезгә бәхет телим» дигәннәрен). Шушы психологик барьер аркылы сүгенү сүзләре сиңа "үтеп" кермәячәк.

Кызлар һәрвакыт нәфислек, гүзәллекне чагылдыра. Шуңа да бары тик матур сүзләрне кулланып сөйләшү күңелеңнең матурлыгын, уйларыңның чисталыгын күрсәтә торган сыйфат. Олылар, укытучылар янында гына түгел, һәрвакыт матур сүзләр белән сөйләшү кирәк. Әгәр шах белән мат синең өчен шахмат кына түгел, ә телеңә ияргән йогышлы авыру икән, котылырга тырыш. Безнең киңәшләр сиңа ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Телең мондый «чир»ле сүзләрдән арынса, синең яныңа күбрәк кеше дә тартылыр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев