Логотип Идель
Бу – тема!

«LIKE A DONOR» ПРОЕКТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ГӨЛНАЗ МӘРДАНОВА: «КЕШЕЛӘР ДОНОРЛЫК ТУРЫНДА БИК АЗ БЕЛӘ»

Үзе донор булмаса да донорлар белән эшли. Донорлык турында барысын да белә. «Like a Donor» проекты җитәкчесе Гөлназ Мәрданова белән сөйләштек. 

– Проектыгыз кайчан барлыкка килде, Гөлназ?

– «Like a Donor» проекты 2019 елдан старт алды. Максатыбыз – яшьләр, студентлар арасында үз теләкләре белән кан тапшырырга теләүче кешеләрнең санын арттыру, донорлыкны популярлаштыру.

– Ә ни өчен кирәк иде бу проект?

– Төрле донорлык акцияләрендә катнашканнан һәм аларны оештырганнан соң командабыз белән берничә проблемага тап булдык: күп кеше кем донор була ала, моңа ничек әзерләнергә, кемгә донор булырга ярамый кебек сорауларга җавапны белми. Без бу мәгълүматны таратуны үз өстебезгә алдык.

– Теләгән һәркем донор була аламы?

– Донор булу кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясый дигән миф яши. Юк, бу дөрес түгел. Әле ул файдалы да. Әмма донор булу өчен кеше сау-сәламәт булырга тиеш. Бу -  иң мөһиме. Шуңа күрә донор кешегә сәламәтлеген аеруча нык кайгыртырга,  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

– Канны еш тапшырып торырга кирәкме?

– Кайбер кешеләр бер тапкыр кан тапшыралар да, аннан туктыйлар. Донорлык гомердә бер генә эшләнә торган эш түгел. Монда даимилек мөһим. Ник дигәндә, күп очракта кан беренче тапкырдан ук реципиентка салынмый. Мин дә кайчандыр бөтен кан да салына дип уйлыйм идем. Беренче тапкыр кан тапшырганнан соң якынча ярты ел канны тикшерәләр. Чөнки шушы вакыт эчендә канда төрле авырулар барлыгы ачыкланырга мөмкин. Ярты елдан кеше тагы бер кат тикшеренү уза, анализлар тапшыра. Ул сәламәт дип табылган очракта гына аның канын кулланырга мөмкиннәр.

– Үзең дә донормы?

– Мин билгеле бер сәбәпләр аркасында донор була алмыйм. Әмма әлеге юнәлешне үстерүгә үземнән күп өлеш кертәм. Донор буласы килгән, әмма моны эшли алмаган кешләрне дә безнең проектларда катнашырга чакырам. Безнең акцияләрдә волонтер булырга, социаль челтәрләрдә донорлык турында сөйләргә була. Бу да бик зур файда булачак.

– Проектыгызны нинди акчага тормышка ашырасыз?

– 2019 елда проектны тормышка ашыру өчен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан грант оттык. 2020 елда «IВолга» форумында аны тагын да камиилләштереп «Like a Donor 2.0» буларак   тәкъдим иттек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев