Логотип Идель
Бу – тема!

КҮЗЛЕК КИЮЧЕЛӘРГӘ НИЧЕК БИЗӘНЕРГӘ: МАКИЯЖ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Әлеге язмада күзлек киюче кызларга бизәнү буенча файдалы кагыйдәләр әзерләдек. Күзлек киеп, бизәнгән килеш көн дәвамында матур итеп йөрү кыенлык тудырмасын өчен, бары тик берничә әйберне үтәргә кирәк.

1. Күзлегеңнең линзаларына игътибар ит. Әгәр ул күзләрне кечкенәрәк итеп күрсәтә икән, төрле алымнар кулланырга була. Мәсәлән, смоки айс макияжы күзләрне зурайтып җибәрә. Тик бу лайфхак кара түгел, ә көрән, беж яки ачык төсләр куллансаң гына эшли.

2. Күзлек артында кашлар өлешчә генә күренә. Аларга артык игътибар бирелергә тиеш түгел. Бераз каш карандашы гына куллан да, гель белән өскә яткырып куй. Шул җитә.

3. Күзлек аркасында йөзнең өске өлеше авыраймасын өчен, иреннәргә басым ясарга кирәк. Моның өчен якты төсле помадалар сайла.

4. Тон кремы, гадәттә, күзлектә эзләр калдырырга ярата. Шуңа күрә нык торучан кремны сайларга киңәш итәбез. Консилер турында да онытма. Күзлекнең күләгәсе төшкән очракта күз астындагы караңгы таплар тагын да ныграк булып күренәчәк.

5. Борынга пудра сөртергә кирәк. Таралып тора торган (рассыпчатая) пудра куллану яхшырак. Пудра белән тон кремының төсләре туры килергә тиеш.

6. Румяналарны күзлекне кигәч кенә, сөртергә ярый. Шулай итеп кенә син битнең кызартасы өлешләрен төгәл билгели алачаксың.

7. Күзлек тигән өлешләрдә косметиканы бик аз гына куллан. Мәсәлән, тон кремын яңакларга әзрәк сөртү кирәк. Шулай ул күзлекне пычратмаячак.

8. Озын һәм көдрәләнгән керфекләр килешәчәк. Бик уңайлы вариант –  керфекләрне күзлек кияр алдыннан гына керлер белән көдрәләтеп, тушь белән буяп куй. Тушьның керфекләрне озынайта торганына өстенлек бир.

9. Күзлекнең төсен исәпкә ал. Әгәр синең күзлегең якты (кызыл яки зәңгәр) икән, күзләрне якты төсләргә буяу артык. Андый  очракта табигый төсләр куллан.

10. Стрелкалар ясау белән мавыкмавың яхшы. Чөнки күзлекнең линзалары аны бозып күрсәтергә мөмкин. Ә менә йомшак төсләр белән төтенсу (дымчатые) стрелкалар ясасаң, ул бик тә сөйкемле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев