Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШКЫ ТРАВМАТИЗМ: НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Яңа ел җитүен түземсезләнеп көтәбез. Тик кайвакыт бәйрәмнәр җитүе күңелсез вакыйгаларга да китерә ала. Моңа юл-тротуарларның – бозлы шугалак, кар астында нәрсә бар икәнен белмичә, шунда басу тора. Яңа ел алды, кышкы каникуллар исән-имин узып китсен өчен, нишләргә соң?

Бүген әлеге темага Медицина профилактикасы республика үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Гомәр кызы Алимова белән сөйләшәбез.

Статистика буенча, кыш көне җәрәхәт алуның төп сәбәпчесе – гадәти ашыгу тора. Күпләр боз астында боз булуын абайламый кала, шулай итеп егыла, төрле җәрәхәт ала. Моннан тыш, җәрәхәтләрнең күбесе җәмәгать транспорты белән бәйле. Чөнки автобус, троллейбуска кергәндә яки аннан чыкканда, егылучылар шактый.

– Кыш көне иң еш таралган җәрәхәтләр – бәрелеп имгәнү һәм сынулар. Алар еш кына, кулын алга куеп, бөтен гәүдәсе белән егылу аркасында була. Аякның сыйрак янындагы өлешендә аны алга чыгару аркасында аяк та каты итеп җәрәхәтләнергә мөмкин. Хатын-кызларның биек үкчәле аяк киеме киеп йөрүе дә бу ситуацияне катлауландыра, – ди Роза Алимова.

Кыш көне җәрәхәтләрне ничек булдырмый калырга?

– урамга үкчәсез, асты таймый торган аяк киеме белән чык. Мөмкинлек булганда, аяк киеменең табан астына махсус насадкалар куй, алар шудыртмаячак.

– бозлавык вакытында юл кырыеннан ераграк йөр, аны чабып чыкма. Чөнки кышын автомобильнең тормоз юлы зурая, ул вакытында туктап кала алмаска мөмкин.

– транспорт тукталышында да юл кырыеннан читтәрәк тор.

– әгәр егылганыңны сизсәң, кулларыңны егыла торган якка куйма.

– тигезлекне саклап кала алмасаң, гәүдәңне бер йодрыкка туплаган сыман эшлә (сгруппировка) яки аякларыңны бөклә.

– әгәр урамда егылгансың, тәннең кайсыдыр өлешендә каты авырту сизгәнсең икән, кичекмәстән травмотология пунктына бар.

Кышкы җәрәхәтләрне булдырмый калуның иң яхшы профилактикасы – сак булу һәм алдыңны-артыңны карап йөрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев