Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ КОСМЕТИЧКАДА НӘРСӘ БУЛЫРГА ТИЕШ: БИЗӘНГЕЧЛӘР САЙЛЫЙБЫЗ

Парфюм, иннек, консилер... Без, кызлар, көз айларына аерым бизәнү әйберләре сайларга яратабыз. Синең өчен без бу көзнең яңа, актуаль бизәнгечләр исемлеген тупладык. Көз өчен яңа бизәнгечләр алырга уйлаган булсаң, бу язма сиңа файдалы булачак!

Парфюм

Сентябрь, октябрь яңа хуш исләргә бай. Яшь кызлар һәрвакыт ислемайларны алыштырып торырга ярата. Hermes – Twilly Eau Ginger дип аталган парфюм көзге көннәр өчен менә дигән вариант! Ул үз эченә корица, пион чәчәге, шикәрле имбирь һәм кедр исләрен алган.



Hermes – Un Jardin sur la Lagune ароматын исә парфюмерлар чын хыял бакчасы дип тасвирлый. Бу ислемай ярдәмендә табигать белән бер дулкында була аласың.

«Бу минем хыялларымның бакчасыдыр. Мин үземә яшерелгән хатирәләрне, агачлар һәм чәчәкләр исләре белән бергә, ел фасылларының алмашынуын тыңлап, үз эченә табигатьнең матурлыгын алган ислемай ясадым» – ди әлеге аромат турында Hermès Мода йорты парфюмеры Кристин Нажель.  

Иннек

Шулай ук, бизәнгечләр исемлегенә иреннәр өчен мусс керә. Мусслар коллекциясеннән DEAR DAHLIA маркасының иннекләрен тәкъдим итәбез. Ул нюд төсләрнең фанатлары өчен дә, шулай ук, ачык төсле иннекләр сөючеләргә дә туры киләчәк. Аны бит очларына, күз кабакларына тидереп һәм иреннәргә сылап була.

Сыек теньнәр

2021 елда 4 төстәге теньнәр популяр – хаки, шампань, соры һәм куе кызыл. Аларның барысы да көзге табигать төсләренә туры килә. Төсләр күз кабакларына җиңел ята һәм көне буена җитә.

Тональ крем Wonder Me

Шунысын әйтергә кирәк: әлеге бизәнгеч йөздә битлек кебек тоелмый. Ул бик җиңел сөртелә һәм тәндә дә сизелми. Шулай ук, бу тональ крем битлек киеп йөргәч тә, бетмәячәк. Кыскасы, алыштыргысыз бизәнү чарасы бу!



Консилер

Бу елгы көзнең иң яхшы бизәнгечләр исемлеген Тeint idole ultra wear all over консилеры тәмамлый. Сатып алучылар әлеге консилерны «Ай фавориты» дип атаганнар. Ул кулланышта бик уңайлы, күз асларындагы кара тапларны капларга сәләтле.

Фотолар «Золотое яблоко» һәм «Lancome» сайтларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев