Логотип Идель
Бу – тема!

КОСМОС БЕЗГӘ НИК КИРӘК?

Соңгы тапкыр күккә кайчан караган идең? Яле, исеңә төшер... Күптәнме? Авылда яшәсәң, әлбәттә, ешрак карыйсың. Ә менә шәһәрнең биек-биек йортлардан төзелгән лабиринтларында йөри-йөри, күкнең барлыгын онытып ук җибәрәбез. Ә кеше нәкъ менә күккә карамый башлаган көннән картая башлый икән... Бүген без бергәләп шул күккә якынаербыз.

«ЯЛКЫН» журналында кунакта – «Җиһангирлар» инициатив төркем җитәкчесе, «Сәләт»не уйлап табучыларның берсе Хәлил абый Гайнетдинов һәм КНИТУ-КАИ институтының техник фәннәр докторы, космос өчен лазер двигательләре ясаучы Альберт абый Саттаров.

БОЗАУ – ҮГЕЗГӘ, СИН ЕГЕТКӘ ӘЙЛӘНГӘНЧЕ...


Балалар космоска оча аламы? Бер карасаң, баланың авырлыгы да җиңелрәк бит, яңа мохиткә дә бала тизрәк ияләшә...

Космос кеше өчен шактый агрессив мохит. Физик мөмкинлекләр турында бара сүз. Әйтик, 8 км биеклектә (Эверест тавы) кеше һава кытлыгыннан аңың җуя башлый. 18 км биеклектә кешенең селәгәе, күз яшьләре кайный башлый. Ә ачык җиһан – күз алдына гына китерегез – 100 кмдан башлана. Галимнәр телендә ул Карман чиге дип атап йөртелә. Америка галиме Теодор фон Карман исеме белән бәйле рәвештә шулай атала башлый.

Бу югарылыкка скафандрсыз эләксәң, фильмнарда куркытканча, боз булып катып калу, күзләреңнең орбитадан чыгып кинәт шартлавы, кан кайнавы ук булмаса да, «NASA» белгечләренә ышансак, 40-60 секунд эчендә суларга һава җитмәүдән һәм атмосфераның югары басымы нәтиҗәсендә үләчәксең.

Бу агрессив мохиткә 100% сәламәтлеге (физик сәламәтлек кенә түгел, психик сәламәтлек турында да бара сүз) булган 30-40 яшьлек ир-атларның да һәрберсен җибәрмиләр, кандидатларны башта ФСБ тикшерә, бер генә түләнмәгән штрафы, шик уята торган гамәлләре булса – космоска юл ябык. Шулай итеп, 1000 кандидаттан 300е генә кала, бу 300 арасыннан да 2 медкомиссия узгач, 50сен сайлап алалар. Ә аннары физика, математика, рус теле, махсус космик теория предметлары (бу сиңа БДИ гына түгел!) буенча имтиханнан соң, 10сын гына калдыралар. Бар да яхшы  булса, шуларның да бары тик берсе генә очачак. Анда да 5-6 ел көтү ихтималы белән.

Әйе, әйе, бездә космоска очар өчен дә чират бар (Георгий Гречко, данлыклы космонавт, 25 ел көткән!). Ә сез балалар дисез... Үсегез башта, яхшы укыгыз, сәламәт, нык булыгыз...

Ә аннары? Аннары махсус космик белем бирә торган уку йортына керергәме?

Андый махсус белем бирә торган институт юк. «Звёздный»да космонавтлар әзерләү үзәге бар, әмма анда эләгер өчен түбәндәге этапларны үтәргә кирәк:

  1. Мәктәптә ук төгәл фәннәрне үз итегез. Физикага, биологиягә, химиягә, математикага гашыйк булганнарның космоска эләгү мөмкинлеге икеләтә арта. Аннары исә 2 юл: хәрби авиация, йә фәнни тикшеренүләр. Хәзер космосны өйрәнү өчен галимнәр кирәгрәк. Үзебезнең егет Айдар Бикмучев та «Звёздный» шәһәрчегенә очучы булып түгел, физик буларак эләкте.

  2. Сәламәтлегегезне ныгытыз. Көн дә зарядка ясагыз, салкын су белән тәнегезне чыныктырыгыз, кыскасы – экстремаль мохиткә әзерләнегез. Борынгы Греция авылларында шундый күнекмә булган: яшүсмер егет җилкәсенә яңа туган бозауны салып куялар да, ул көненә 2-3 сәгать шул бозауны күтәреп йөри. Егет үсә бара, бозау да үсә бара. Ахыр чиктә, 24-25 яшьләр тирәсендә егет симез үгезне күтәрердәй баһадир булып әверелә.


Космоста гап-гади генә авырулар да, әйтик, борынга төшкән томау, ягъни теләсә нинди инфекция кешене үлемгә китерергә мөмкин. Дөрес, авыру кешене космоска җибәрмиләр.  Ә балачактан, үсмер чактан даими чыныгулар авыруларны китереп чыгармаска ярдәм итә. Авырмагыз! Психикагызны да саклагыз, хоррор, триллерлар белән нервларыгызны какшатмагыз.

  1. Үзегезгә нәрсә ошый, шуның белән шөгыльләнегез. Космоска очу сезнең төп максатыгыз булмасын, юкса аннары, Җир шарына кире әйләнеп кайткач, тормышның мәгънәсе югалачак ич. Әйтергә кирәк, җиһанга ияләшү әле, чагыштырмача, авыр түгел. Аннары, кире кайтып, үз планетаңның тарту көченә, атмосферасына ияләшү күпкә озаграк һәм авыррак кичерелә, моның өчен кимендә 2 ел срок кирәк була кешегә.

  2. Үз-үзеңне үстерергә кирәк. Биеккәрәк, күккәрәк үрелергә. Шәлперәеп йөрмәскә!



ЧИТ ПЛАНЕТА ВӘКИЛЛӘРЕ БЕЛӘН СУГЫШМА!


Казанның космосны өйрәнүдә нинди өлеше бар?

Бу өлешне әле Лобачевский ук кертә башлаган. Сугыш елларында Казанда «Звёздный» ОКБ-16 (Ябык Конструктор Бюросы) эшләгән. Биредә ул чорның иң атаклы физиклары – Сергей Королёв, Валентин Глушко һ.б. җиң сызганып эшли. Нәкъ Казанда алар Гагаринны космоска очырачак ракета двигательләрен уйлап табалар. КАИда укыталар. Күз алдыгызга китерегез: уку йортында лекция бара, такта янында профессор тора, ишек янында профессорны саклаучы, ягъни автомат тоткан конвоир тора. Юк, юк, уйламагыз, студентлардан сакламаганнар алар галимнәрне. Бу галимнәр алтын бәһасе торган, җитмәсә, алар үтә дә серле, яшерен хезмәт башкарганнар бит. Аларны урлап алып китүләре, юк итүләре ихтимал булган. Яки галимнең үзенең башына чит илгә сатылу уе килсә...  Кыскасы, конвоир гел галим янында булган.

Нәкъ менә Казанда Глушко белән Королёв СССРдагы иң беренче Ракета двигательләре кафедрасын оештыралар, бу елның маенда кафедрага 70 ел тулачак. КФУда исә заманында атаклы Евгений Завойский укыта, шушы чорда ул парамагнит резонансын ача, сугыш аркасында гына Нобель премиясен алмыйча кала...

Космонавт НЛОга юлыкса... Мондый очрак өчен берәр күрсәтмә бармы?

Рәсми булмаганнары бар инде, әмма бу мәсьәләне ачыктан-ачык кузгатмыйлар. Нигездә, ул болайрак яңгырарга тиеш: бәйләнешкә кермәскә, агрессиядән, һөҗүмнән сакланырга, уйга да яманлык кертмәскә. Әлегәчә алар безнең белән аралашудан баш тарталар. Гаҗәп түгел: кырмыскаларның да бит үз дәүләтләре, үз аралашу теле, үз этикет кагыйдәләре, морале, хәтта биюләре дә бар. Әмма сез аек акылыгызда була торып, кайчан да булса кырмыскалар белән үз телегездә аралаша, сөйләшә башлар идегезме? Әңгәмә барып чыгар идеме сезнеңчә? Ләкин икенче ягы бар: чит планета, цивилизация вәкилләре өчен фәнни яктан кызыклы да булып әверелергә мөмкинбез без, тикшеренүләр үткәрер өчен кырмыскалар безгә кызыклы ич.

НЛОсыз да космос тормышыбызда зур роль уйный.

Эксперимент: Ике төркем бака балаларын ике төрле бассейнга җибәрәләр. Бер бассейнны электромагнит нурларын үткәрми торган материал белән каплыйлар, икенчесен ачык килеш калдыралар. Икенче бассейндагы бака балалары инде ике атнадан соң олы бакаларга әверелә, ә беренче төркемдәгеләр һаман шул бала килеш калалар да ике атнадан соң үлеп бетәләр.

Нәтиҗә: космостан килгән электромагнит нурлар җир шарындагы бөтен тереклек өчен дә мөһим. Алар безнең яшәү чыганагы. Яшәү тәртибебез шуларга бәйле. Моны тәкъдир дип тә атарга буладыр, һәрхәлдә дини күзлектән караучылар өчен ул шулай.


КОСМОС БЕЗГӘ НИК КИРӘК?


Бүгенге көндә Россиядә космосны өйрәнү ни дәрәҗәдә?

Артта калабыз. Җиһанга 1961 елдан башлап 538 кеше оча. Аларның 119ы – Россиядән, 300е – Америкадан. Халыкара Космос станциясе дә, үзе халыкара дип аталса да, нигезендә Американыкы. Без нибары таксист ролен үтибез, ягъни аларның космонавтларын Җирдән станциягә ташып торабыз.

Үзебезнекеләр кайда соң?! Совет чорындагы даныбыз, шаныбыз юкка чыгып бара, кызганыч. Космоста хаким иткән держава – Җирдә дә хаким. Бу гыйбарәне онытып барабыз, югыйсә күпчелек чиновниклар: «Космос безгә ник кирәк, Җирдә дә эш җитәрлек», – дип, яңа машина заводлары, күңел ачу үзәкләре ачып яталар. Әмма җир шары – кешелекнең бишеге генә. Бу нефть скважиналары, автомобиль заводлары – барысы да өске бизәк.

Татарлар Җиһанны яуларга ашкынырга тиеш! «Крым наш» дигән шигарь урынына «Җиһан безнеке» дигән рухны үстерә торган шигарьләр кирәк. Нәрсәдән башларгамы? 12 апрель көнен ял көне итәргә. Бу көн – Кешелек тарихындагы иң зур вакыйгаларның берсе. Аны фәкать бабаларыбызның судан коры җиргә чыгуы белән гына чагыштырып буладыр...

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

"Ялкын" архивы, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев