Логотип Идель
Бу – тема!

КОСМОНАВТИКА ҺӘМ АСТРОНОМИЯ ТУРЫНДА ФӘННИ-ПОПУЛЯР YOUTUBE КАНАЛЛАР

1961 елның 12 апрелендә космоска беренче кеше җибәрелә. Шуннан соң ничә дистә еллар узса да, без һаман да галәмебез серләренә төшенеп бетә алмыйбыз. Галимнәр бүгенге көндә дә шаккатыргыч ачышлар ясый, гипотеза һәм шактый күп күзәтүләргә таянып эш итә. Башка галактикаларда ниләр яисә кемнәр бар икән? Галимнәр тагын нинди без белмәгән күк җисемнәрен ачар? Киләчәктә кешелек дөньясын нәрсә көтә?

Күк күренешләре һәм җисемнәре белән кызыксынган укучыларыбыз өчен космонавтика, астрономия дөньясы белән бәйле махсус фәнни-популяр 5 YouTube каналны җыйдык. Алар кызыклы булыр һәм бу өлкәдә яңалыклар тупларга булышыр дип уйлыйбыз!

NASA

NASA космосны тикшерү һәм космик технологияләр эшләү белән шөгыльләнә. Аның Кояш системасындагы процессларны үзләштерүдә, фәнни ачышлар ясауда һәм аэронавтика өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүдә өлеше зур. Әлеге YouTube каналда космостан туры эфирлар күрсәтелеп бара. Канал инглиз телендә алып барылса да, бөтен видеоларны да русча субтитрлар ярдәмендә укып карап була. Иң кызыклы яңалыкларны белми калма!

Роскосмос ТВ

Каналның максаты – кешеләргә космостагы тикшеренүләр турында сөйләү, фәнни күренешләрне күрсәтеп бару. Монда турыдан-туры трансляциядә космоска җибәрүләрне күзәтергә мөмкин.  Шулай ук видеолар рәвешендә төрле галимнәрнең космос турында фикерләре яңгырый. Каналда космонавтика һәм астрономия өлкәсе турында кызыклы фактлар да төшерелеп куела. Өстәвенә, документаль форматтагы  кыска-кыска видеолар да урнаштырыла.

Неземной подкаст Владимира Сурдина

Метеорит, астероид, планеталар, Кара упкын, космос могҗизалары – боларның барысы турында да астроном Владимир Сурдин үз лекцияләрендә сөйли. Чын-чынлап астрономия белән кызыккан кеше бу каналда шактый күп файдалы мәгълүмат табачак. Биредә сезгә Ай, Кояш, галактикалар һәм башка күк җисемнәре яңа яктан ачылачак. Кешелекне борчыган сорауларга җавапларны нәкъ менә шушында табарга мөмкин.

Космос Просто

Канал авторы үз роликларында инглиз телле мәгълүмат чыганакларын куллана. Әйтик, видеоларны ул космос агентлыкларының рәсми сайтлары, фәнни басмалар, галимнәр фикерләре һәм лекцияләргә таянып әзерли. Бу YouTube каналдагы видеолар гади телдә алып барыла һәм алар ярты сәгатьтән тә артмый. Автор шул вакыт эчендә кешелек дөньясын кызыксындырган темаларны җайлы һәм файдалы итеп ача белә.

Astro Channel

Ә бу каналда исә якын арада нинди астрономик күренешләр булачагын, аларга ничек әзерләнергә икәнен белергә мөмкин. Шулай ук видеоканалның авторы телескопларны сынап карый һәм космос белән бәйле китапларга күзәтүләр үткәрә. Йолдызчык тормышы дигән сәхифәсендә автор үз язылучыларын видео аша да төнге астрономик күзәтүләр атмосферасын тоярга мөмкин дип искәртә һәм шушы мизгелләрне бергә кичерергә чакыра. Әйтик, каналны алып баручы кометаларга, Венера һәм Меркурий планеталарына күзәтү ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев