Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУС: МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР

Ул коронавирус турында хәзер чәйнектән генә сөйләмиләр бугай инде. Бу тема никадәр генә ялыктырса да, шул сүзне ишеткәч, һаман да әле сискәнеп китәбез. Бер-бер артлы мең сорау туа: аны мәктәптә яки метрода ияртеп буламы? ял итәргә барыргамы-юкмы? авыруны эләктермәс өчен ниләр эшләргә мөмкин? Әлеге сорауларга табиб җавап бирә.

1. Инфекциянең нинди симптомнары бар?

2019-nCoV дип билгеләнә торган вирусның билгеләре башка ОРВИдан әллә ни аерылмый.

Үзенчәлекле билгеләренә авыру кешенең хәленең бик тиз  начараюын, аның бизгәк тотуын (лихорадка), тыны бетүен өстәргә мөмкин.

2. Ни өчен ул шулай куркыныч?

1. Инкубация вакыты озак дәвам итә (14-21 көн). Нәтиҗәдә, инфекция йоктырган кешеләр озак вакыт дәвамында үзләренең авырганын белми. Һәм шәһәр, ил, Җир шары буйлап хәрәкәт итә. Шул сәбәпле, вирус эпидемиясе үзе башланган урыннардан еракта да барлыкка килә ала.

2. Авыруларның халәте бик авыр. Коронавирус белән авыручылар үзләрен бик начар хис итә. Аларны дәвалау өчен ресурслар җитми.

3. Дәвалау чарасы уйлап табылмаган. Ни кызганыч, әлеге авыруның барлыкка килү сәбәпләрен бетерә, дәвалый торган чара әлегә юк.

3. Коронавирусны ничек итеп йоктырырга мөмкин?

Теләсә кайсы ОРВИ кебек үк әлеге инфекция дә һава-тамы юлы белән күчә. Вирус кеше организмыннан сулыш юллары аша тышка чыга.

4. Вирус җәмәгать транспортында да эләгә аламы?

Әйе, нәкъ башка ОРВИ кебек үк. Шуңа күрә метро, аэропорт һәм башка шуның ише кеше күп булган урыннарда йөргәннән соң гигиена таләпләрен (битне һәм кулны юу) үтәү зарур.

5. Тагын нинди профилактика чаралары бар?

Төп профилактика ул – эпидемия вакытында кеше күп булган урыннарда йөрмәү. Кул-битләрне юып йөрү. Кирәк дип табылган очракта, вакцианация ясату.

6. Ял итәргә барырга ярыймы?

Кытайга бару турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә инде башка илләрдәге халәтне ышанычлы чыганаклардан белешергә мөмкин.

7. ОРВИ эләктерсәң, борчылырга җирлек бармы?

Юк, борчылу бу очракта берничек тә ярдәм итмәс. Ә менә профилактика чараларын күрү булыша ала.

8. Мәктәптә, балалар бакчасында әлеге авыруны йоктыру куркынычы бармы? Бөтен кеше йөткерә бит.

Кешенең йөрткерүе әле ул авырый дигән сүз түгел. Күп кеше башка сәбәпләр аркасында да ( эссе, коры булганга, эчәсе килгәнгә һ.б) йөткерә.

9. Профилактика максатында төрле оешмаларның администрациясе ниләр эшләргә тиеш?

Бүлмәләр, кабинетлар җилләтелергә, эчәр өчен чиста су булырга тиеш. Температура 19–22 °C, дымлылык 40% та кимрәк булмаса, яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев