КОРБАН ГАЕТЕ: НИЧЕК, НИ РӘВЕШЛЕ, НӘРСӘ БЕЛӘН?
31 июль көнне мөселманнар өчен бик кадерле булган бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу көнне ир-егетләр мәчеткә бәйрәм намазына барса, өйдәге гүзәл затлар аларны, таба исе чыгарып, тәмле коймаклар белән каршылый.
Корбан гаетенә бәйле ассоциацияләр шундый һәм шуның белән бетә сыман... Тик чынлыкта бәйрәмне күпкә киңрәк итеп үткәрергә мөмкин бит. Аның үзенчәлекләре турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан сорадык.
– Ислам дине буенча Корбан гаетендә акчасы булган мөселман корбан чалырга тиеш. Яшүсмерләр, акча эшләмәү сәбәпле, бу көнне үзләренә ничек савап җыя ала?
– Корбан гаете – социаль һәм гаилә бәйрәме. Корбан күп очракта гаилә исеменнән чалына. Яшүсмерләр үз әти-әниләре белән бергә бу изгелекне кылсыннар. Социаль бәйрәм диюнең асылы шунда: мохтаҗларга булышуны тагын да популярлаштыру кирәк. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәллам шушы корбан итен өчкә бүләргә кушкан: 1/3ен – үз гаиләңә, 1/3ен – туганнар белән җыелып бәйрәм итәргә, 1/3ен – мохтаҗларга өләшергә. Мохтаҗлар бүген дә бар. Яшьләр, аларны табып, корбан итен өләшсеннәр. Кемгә бирергә белмәсәләр, якындагы мәчеткә мөрәҗәгать итсеннәр, һәр мәчеттә бу исемлек бар.
Элек әлеге бәйрәмдә һәр өйгә кереп котлап, балаларга күчтәнәч өләшү гадәте бар иде. Бу гадәтне яңадан торгызу кирәк. Яшьләр бу көнне ялгыз яки мохтаҗ әби янына килеп, аңа ярдәм итсәләр дә савап, ике якның да кәефләре күтәренке булачак. Корбанлыкның ите, мае, йоны – берсе дә Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Иң мөһиме – ихлас гамәл булсын, Аллаһ изге ниятләребезне кабул кылсын.
– Корбан гаетен бәйрәм итү табын артына җыелышып утырудан гына гыйбарәтме? Гает ничек бәйрәм ителергә тиеш?
– Баладан нинди бәйрәмнәр белүен сорасаң, ул, һичшиксез, Яңа ел белән туган көнен атаячак. Ураза һәм Корбан гаетен әйтми. Чөнки бу бәйрәмнәрдә без аларга бүләк бирмибез. Күзне йомып, «бәйрәм» дигәч, күз алдына нәрсә килә? Корбан гаете көнендә балаларга да чын бәйрәм булсын. Аларга бүләкләр бирик. Без һәр Ураза һәм Корбан гаетендә «Гаилә» мәчете янында гаилә бәйрәме уздырабыз. Максатыбыз бер – Гает бәйрәменең дәрәҗәсен үстерү.
– Мөселман кибетләрендә Гает өчен бүләк җыелмалары сатыла. Гает бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү хуплана?
– Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәллам: «Бер-берегезгә бүләк бирегез, ул сезнең арада мәхәббәтне үстерер», – ди. Яңа елда кайсы кибеткә кермә, бөтен җирдә – бәйрәм рухы. Гаетнең мөселманнар арасында, Аллаһ каршында дәрәҗәсе тагын да зуррак. Гает көнендә бөтен хәләл әйберне бүләк итсәң ярый. Кагыйдәләре юк. Иң мөһиме – бүләк алучы кешенең күңелен күрү.
– Бүген кайбер яшүсмерләр, хайваннарга зыян китерүдән куркып, ит ашаудан баш тарта. Бу – корбан чалуга каршы килү түгелме?
– Бу дөньяны да, тәнебезне дә Аллаһ яраткан. Коръәни Кәримдә: «Бу җирдәге бөтен әйбер – яшелчә, хайваннар – ул сезнең өчен», – ди. Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан ки: салкын җирдә торганлыктан, безгә ит ашау кирәк. Бу сыер, сарыкны Аллаһы Тәгалә безнең өчен яратты. 5, 10, 15 ел яшәсә дә, ул барыбер кайчан да булса үләр.
Раббыбыз катгый рәвештә корбан чалу кагыйдәләрен куйган: сарыкны чалганда, аны куркытмау, хәтта пычакны күрсәтмәү зарур. Хайван үткен пычак белән бер кисүдә чалынырга тиеш, балаларга кан күрсәтергә ярамый. Хайванны җәзалау – гөнаһ. Корбан гаете кешегә дә, хайванга да авырлык китермәскә тиеш. Мисал өчен, спортчы дөнья чемпионы дәрәҗәсенә җитәр алдыннан, тренеры аны өйрәтә. Яшь кеше күп авырлык күрә. Бу очракта да һәр яшүсмернең дин өлкәсендә дә тренеры булырга тиеш. Мисал өчен, әти-әнисе. Әгәр әти-әни моны булдыра алмаса, үз тирәсендәге мәчет имамы белән сөйләшеп, ул балага бу әйберләрне аңлатсын иде.
– Гает намазы вакытында йоклап ятарга ярамый, дип, әби-бабайлар безгә, иртән иртүк торып, теләкләр теләргә өйрәтте...
– Бу – бик яхшы гадәт. Үсә-үсә бала, Корбан гаете намазына торып, дога кылырга өйрәнә. Гает вакытында теләгән теләкләр, һичшиксез, кабул була. Бераздан бу егет әтисе белән мәчеткә Гает намазына барыр. Баланы дингә дикъкать, йомшаклык белән китерү зарур. Аллаһы Тәгалә дә динне өйрәткәндә, хикмәт һәм күркәм мисал белән өйрәтергә кирәклеген әйтә. Мисал өчен, уразада әбиләр сәхәргә оныкларын да уятып, тиешлесен өйрәтеп, тәмле ризыклар белән сыйлый икән, бу әби – дингә кертүче яхшы тренер. Әгәр негатив яктан килеп өйрәтәләр икән, бу бөтен рухи омтылышны бетерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев