Логотип Идель
Бу – тема!

КОКОС МАЕНЫҢ ФАЙДАСЫ НӘРСӘДӘ?

Язмада кокос мае белән якыннанрак танышабыз. Кокос маеның файдасы бармы? Аны ничек кулланырга? Бу сорауларга җавапларны түбәндәрәк таба аласың.

Әлеге продукт киптерелгән кокосны пресслау ысулы ярдәмендә килеп чыга. Чагыштырмача салкын температура күзәтелгәндә кокос мае каты текстурага ия, ә 25 градустан югарырак булганда исә сыек һәм үтә күренмәле була. Шунысы кызык, традицион классификация күзлегеннән, кокос мае көнбагыш яки зәйтүн маена караганда, терлек мае белән атланмайга якынрак.

Кокос маеның файдасы нәрсәдә соң?

Америка кардиология ассоциациясе әлеге продуктны бик куркыныч һәм организм өчен зыянлы дип әйтә. Әйе, бернинди майны да артык кулланырга ярамый, анысы дөрес. Ләкин кокос маеның файдалы яклары шактый күп.

1. Кокос мае баш миен энергия белән тәэмин итә. Бу продукт үз эченә тиз эшкәртелә торган майларны алган. Шунлыктан ул глюкозага альтернатива булып тора.

2. Бу май йөрәк һәм кан тамырларына булыша. Табигый майлар тиешенчә кулланган очракта кандагы матдәләрне саклап калуда ярдәм итә ала. Әлбәттә инде монда сүз кокос маеның рафинацияләнгән вариантлары турында бармый.

3. Кокос мае яраларны төзәтә, күзәнәкләрнең яңару процессын тизләтә һәм антиоксидант булып тора. Аны җыерчыкларны бетерү һәм коры тире өчен битлек буларак кулланалар.

4. Әлеге продукт икенче типтагы шикәр чире өчен идеаль туклыклы матдә булып тора.

5. Кокос маенда булган махсус кислота иммунитетка уңай тәэсир итә. Кокос мае организмга минераллар һәм витаминнарны нәтиҗәле рәвештә үзләштерергә ярдәм итә, шулай ук микрофлорага уңай йогынты ясый.

Күп кенә очракта бу продуктка аллергия булырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алыр алдыннан аның белән яхшылап  танышу кирәк. Кокос маен пешекчелектә дә, чәч һәм тәнне кайгырту өчен дә, массаж ясаганда да кулланырга була. Аны хәтта дезодорантлар һәм көнкүреш чистарту чаралары составына да салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев