Логотип Идель
Бу – тема!

КЛИБЫҢ МАТУР, КЕМНӘР ТӨШЕРГӘН?

Татар эстрадасы булгач, клипларын да карап үтик әле, мин әйтәм. Кызыклы тема бит! Шуңа күрә бүген клипка күзәтү ясыйбыз! Кем төшергәнен дә, сценарий авторы кем булуын да белә алмадым. Ләкин бу хәл клипка анализ ясау теләген бетермәде!

Ришат Төхвәтуллинның «Онытырга мине тырышма» җырына төшергәннәр аны. Җыры матур. Ришатның үзе кебек. Ләкин клибы белән бераз килешеп бетмим. Ул башкарак булса җырга яңа төсмер, матуррак ноталар өстәп булыр иде. Ә клип, киресенчә, җырны «үтереп» салган.

Клип матур Казан күренешеннән башланып китә. Ләкин бәйләнерлек урын бар: клипның төсе – «соры».



Ярар, шулай итеп, Казанны күрдек. Аннан соң машина панеле, ә менә аннан соң гына төп герой – Ришат үзе! Машинада, руль артында бара. Һәм, текә клиплардагыча, музыканың тавышын ача – салмак музыка китә. Монда аңлашылды.



Дәвамын карыйбыз: кибеттә бер кыз (әйдәгез, аңа Алсу исемен бирик) уенчыклар сайлап йөри. Сайлый, кассага бара, түли, пакетларга сала, кибеттән чыга. Әкрен генә бара. (Пакетлар бит авыр! ) Ләкин «тәртәле» Ришат барысын да боза: кызга бәрелә, һәм аның сумкасы ертыламы шунда ( киноларның хисле җирендә әфлисуннар тәгәрәшә бит әле)... монда да шул ук хәл! Уенчыклар «ялгыш» кына чәчелә!



Шунда ук, кинодагыча, хисле кара-а-а-аш! Уенчыкларны бергәләп җыялар. Танымады! Алсу Ришат Төхвәтуллинны танымады! Башка планета кешеседер ул, дияргә ашыкмагыз! Бу клипның сюжетын дәвам итәр өчен кирәк...

Уенчыклар җыелды. Алсу, сумкаларын тотып, бер якка, Ришат абыйсы (“абыйсы” дим, чөнки Алсу бик яшь күренә) бер якка китә.



Алсу өшегән, ләкин никтер өйгә ашыкмый әле. Эскәмиягә бар булганын куеп, җылынырга тырышып басып тора. Сюжет буенча автобус көтәдер инде. Паркта автобуслар йөрми бугай, ялгышмасам... Ярар, бәлки, паркта йөри торганнары да бардыр. Бәйләнмим.

Әйе инде, әйе, хәзер Ришатның чыгышы! «Ялгыш кына» Ришат машинасы белән узып бара. Туңган кызны күрә. Туктый. «Әйдә, булышам», – ди. Ләкин кыз, «юк-юк, мин үзем» принцибына тугры калып, Ришатны кире кага. Ләкин бит Ришат төшеп калганнардан түгел, кызның сумкаларын машинага алып куя. Нишләсен инде Алсу, утырып китә.



Ә машинада һаман теге җыр... Клип башында кушылган. «На повторе» торадыр инде, мин әйтәм.

Кыз утыргач, иң беренче эш итеп, машинаның матурлыгын искәртә (көләсе килә, көләм дә.) Ләкин машина Ришатныкы түгел, бай хуҗасыныкы (бай булуын кыз әйтә аның – карагыз). Ришат – гади машина йөртүче ролендә! Вәт сиңа мә! Чыннан да, хуҗасы бик бай кешедер, машина йөртүчесенең дә килеш-килбәте бик текә бит.



Баралар болар машинада. Ришат Алсуны өенә кайтара. Кыз йоклап киткән була. Ләкин килеп туктагач (адресын каян белгәнен белмим инде). Алсу уяна. Ришат Алсуны подъездга кадәр озатып куя. Һәм беттеме диярсез. Юк! Өйгә кергәч, кыз пакетлар арасында чит сумка күрә. Әйе инде, Ришат оныткан!



Ришат та буш кул китмәгән, билгеле! Алсуның сумкасы машина салонында калган. Әле ул аны машинадан алганда аңлап та бетерми (кызлар сумкасы белән үзенекен аера алмый!), азрак баргач кына айнып китә.





Кыз афишада (4нче апрельне ничек матур итеп язганнар диген әле) Ришатны күрә! Һә-ә-әм... машина йөртүчене исенә төшерә. Башында: «Вәт юләр мин! Селфи төшеп була иде! Ришат Төхвәтуллинның машинасында барам дип, сторислар кертеп була иде-е-е», – дигән уйлардыр инде. Ләкин монысы клипта аңлашылып бетми.

Ә менә соңыннан нәрсә булганы шәхсән минем кәефемне төшерде. Беренче карашка, Ришат белән Алсуның юллары аерыла кебек тоелса да, күңелемдә бәлки кайчан да булса очрашырлар әле дигән өмет яши.

[embed]https://youtu.be/rgLRHoBBpl4[/embed]

Ә син ничек уйлыйсың? Синең фаразың клип азагы белән туры килдеме?

Лиана Мәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев