Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАПСТАГРАМЕР БУЛ!

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 80% тан артыгы матур әдәбият китапларын даими укый. Шуларның 56%ы басма китапларны хуп күрсә, сораштырылучыларның 27%ы электрон китаплар укый.

Китап уку – бик яхшы, күркәм шөгыль. Әмма басма китапларның тагын бер көтелмәгән кулланылышы, уңай ягы бар булып чыкты – алар ярдәмендә бер дигән фотообразлар тудырырга мөмкин.

Элизабет Саган – “китапстаграмер”. Икенче сүз белән әйткәндә, ул китаплардан төрле инсталляцияләр, образлар ясап, аларны Инстаграмга урнаштырып бара. Аның рәсми битенә инде 105 мең язылган. Кыз үзенең кызыклы шөгылендә ялгыз түгел – аның дусты Джеймс Тревино шулай ук үзенең шәхси китапханәсе ярдәмендә шаккаттыргыч китап-картиналар тудыра. Егетнең битен 199 мең кеше игътибар белән күзәтеп бара.

Яшьләрнең битләре эстетик ләззәтләнү генә биреп калмый – алар үз постларында төрле яңа китапларга күзәтүләр ясыйлар, китап уку белән бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер йөртәләр.

Элизабет белән Джеймс диңгез яшәүчеләре, тылсымчылар, әкияти затлар, суперкаһарманнар рольләрен яратып гәүдәләндерә. Бер-берсенең фотоларында “кунак булырга” да ярата яшьләр. Китаплан, дустым!

https://www.instagram.com/p/BpClJOGFrHF/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/Bo4SAs9lc3Y/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/Bmqstg-Hh-O/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BmGpncnneOP/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BkAtkYHHK1h/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BpCkmmkB13h/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BowjNvjBRjz/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BoraBdmhAZx/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BnodiAShL6h/?utm_source=ig_web_copy_link

https://www.instagram.com/p/BhZYgzEn76g/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев