Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП ПОЕЗДЫ – 2025»: ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН АВТОРЛАР, МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ӘСӘРЛӘР

17 март көнне Казан шәһәре «Китап поезды – 2025» Бөтенроссия акциясе тукталышының берсе булды. Ася Лавринович һәм Милена Завойчинская иҗаты белән рухланып, без сезгә уку өчен искиткеч китаплар исемлеге төзедек.

«Френдзона», 16+

Монда яшүсмерләрнең кичерешләре, дуслык һәм иң саф хисләр дөньясы.  Төп героиня, Инна, катлаулы хәлгә юлыга: аның иң яхшы дусты (егет кеше) яңа мөнәсәбәтләргә әзер икәнен әйтә. Героиня, үзенең чын хисләрен аңламыйча, якын дустын югалту чигендә кала. Роман егет белән кыз арасындагы дуслык турындагы тарихны гына түгел, ә кайчак үзеңнең чын хисләреңне аңлавы кыен булуы турында да. Әсәр сезне романтика дөньясына чумдырачак һәм үз-үзегезне танып белү темасына уйланырга ярдәм итәчәк.

«Загадай любовь», 16+

Сезнең шундый ук исемле фильм турында ишеткәнегез бардыр, әмма бу экранлаштырылган китап, чынлыкта исә, Ася Лавриновичныкы икәнен белә идегезме? Кызыклы вакыйга Наталья Зуева тормышы турында бара, ул күп кенә яшүсмерләр кебек җавапсыз мәхәббәт белән күзгә-күз очраша.  Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аңа чаңгы курортында кышкы каникуллар үткәрү мөмкинлеге туа. Анда ул үзенә ошаган егетне күрергә тели. Әмма үз бәхетен табу юлында аңа Тимур Макеев килеп баса һәм ул кызның барлык планнарын җимерергә әзер тора. Ася Лавринович романда мәхәббәтнең шатлыклы яклары гына түгел,  ә үтәргә туры килгән кичерешләр белән дә бүлешә.

«Нелюбовь сероглазого короля», 16+

Бу китап, Ася Лавринович әйтүенчә, аның иң яраткан әсәре. Мәктәп тормышы һәм имтиханнарга әзерлек, кыскасы, зур тормышка аяк басуның катлаулылыгы турында дулкынландыргыч китап. Персонажлар роман дәвамында үзләренең чын хыялларын һәм теләкләрен яңа яктан ача.

Язу стиле һәм жанры буенча бөтенләй башка автор – Милена Завойчинская.  Ул әдәбият дөньясында аерым урын алып тора.  Үзе әйтүенчә, язучылыкта аның өчен иң кызыклы әйбер ул – аның геройлары эләгә торган төрле вакыйгаларны юмор призмасы аша ачу.

«Модный салон феи-крестной», 16+

Кларисса гномнар белән бәхәсләшә һәм ике атнага фея булырга мәҗбүр була. Аның бөтен күңелсезлекләре һәм тормышындагы хаос нәкъ менә шуңардан башлана. Ни белән бетәр икән бу вакыйга?

«Право черной розы», 16+

Розалинда үзенең әти-әнисе турында берни белми, хәтта балачакта ниләр булганын да бөтенләй хәтерләми. Хәзер инде ул затлы кызлар пансионын тәмамлап килә. Кыз бер бәйрәмдә сәер һәм кызыклы тәкъдим ала: Роза нәкъ бер елга бөтенләй белмәгән бай лорд хатыны булырга тиеш. Аларның килешүе контракт белән беркетеләчәк. Ел ахыры якынлашуга, ул беркем дә тапмаган җиргә китәргә тиеш була.

Розаның тормышы катлаулы була, шуңа күрә бу тәкъдим аңа бик кулай тоела, һәм кыз ризалаша. Бер ел гына түзәсе бит... Ә вакыт узгач бәлки ул ирен ташлап китәргә теләмәс? Тик менә аннан инде кем сорап торыр...

Әдәбият дөньясы безнең рухи дөньяны баетырга сәләтле бик күп әсәрләр тәкъдим итә. Безнең исемлек, сезне яңа китаплар укуга илһамландырыр, дип өметләнәбез.

 

Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев