Логотип Идель
Бу – тема!

КИНОТЕАТР: АВГУСТТА ПУШКИН КАРТАСЫ БЕЛӘН НӘРСӘ КАРАРГА?

Август аенда кинотеатрларда күп кенә кызыклы фильмнар күрсәтелә. Һәм, әлбәттә, аларга Пушкин картасы белән бару каралган. Укулар башланганчы, рәхәтләнеп дусларың белән вакытыңны яхшы кино алдында үткәрә аласың. Бездән – исемлек, синнән – карап кайту!

«Одна» (2022 ел, Россия)

Чын вакыйгаларга нигезләнгән триллер. 1981 елның 24 августында Амур өлкәсе өстендә пассажирлар очкычы һәм СССРның хәрби-һава көче бәрелешә. Очкычта яңа өйләнешүче пар да була. Тик шул пардан бары хатын-кыз гына, 5200 метр биеклектән егылып, исән кала. Ул тайгага эләгә, һәм аңа анда тормыш өчен көрәшергә туры килә.

«Страна Саша» (2022 ел, Россия)

17 яшьлек Саша кая укырга керәчәген билгели алмый. Моннан тыш, ул кызлар белән мөнәсәбәтләрдән кача, чөнки алардан курка. Бервакыт Саша гадәти түгел кызны, Женяны, ә аннары үзен кечкенә чакта калдырып киткән әтисен очрата. Шушы вакыйгалар Сашага үсәргә һәм тормышка карашларын үзгәртергә мәҗбүр итә.

«Асфальтовое солнце» (2021 ел, Россия)

1980 еллар, 15тәге яшүсмер, беренче проблемалар... Артём тормышындагы авырлыкларны, барып чыкмаган беренче мәхәббәт, әтисенең хыянәтчелеген үткәрер өчен, скейтбординг буенча урам ярышларына бара. Фильм 80 нче еллар атмосферасын, күп кенә яшүсмерләргә хас була торган борчуларны чагылдыра.

«Артек. Большое путешествие» (2022 ел, Россия)

Рома, Ярослав, Николетта һәм Елисей, «Артек» лагеренда булганда, тылсымлы агач янында үз теләкләрен әйтәләр. Шуннан соң алар 30 ел элеккә, 1988 елга эләгеп, үзләренең әти-әниләрен очраталар. Алар да кайчандыр шушы танылган пионер лагеренда ял иткән икән. Хәзерге вакытка кайтыр өчен, балаларга әти-әниләренең бер-берсе арасында элемтә урнаштырырга кирәк, чөнки хәзерге тормышта алар бик каты бәхәсләшкәннәр.

«Кощей. Похититель невест» (2022 ел, Россия)

Рус халык әкиятләренең иң танылган явыз герое үзенә тормыш юлдашын эзли. Менә инде 300 ел ул үзенә кәләш таба алмый. Нәтиҗәдә, Кощей Варвара исемле кызны урлый һәм соңрак игелек ягына күчәргә карар кыла. Кощейны нинди сынаулар көткәнен мультфильмны карагач белерсең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев