Логотип Идель
Бу – тема!

КИЛӘЧӘКТӘ ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТӘЧӘК ТӨП ФӘННИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Компьютерлар дөньясында яшәргә өйрәнгәннән соң, кешелек кисәк виртуаль чынбарлыкка күчте. Технологияләр үсеше белән без әйләнә-тирәбезнең үзгәрүен дә сизә башлыйбыз. Язмада тиздән һәрберебезнең дә тормышына үтеп керәчәк мөһим технологияләр тупланды.

Автоном транспорт

ВВСның – пилотсыз автомобильләр һәм самолетлар турында тапшырулары безне инде аптыратмый башлады. Ләкин берничә елдан транспорт һәм пассажирлар авиациясе дә шундый режимга күчәчәк. Хәзер автоматика бөтен очышны да үзлегеннән башкарырга сәләтле. Amazon һәм башка компанияләр дроннар ярдәмендә посылкаларны пилотсыз китерү системасын инде берничә ел эшли, киләчәктә алар почта һәм курьер хезмәтләре тармагында чын инкыйлаб ясарга вәгъдә итә. Башка транспорт төрләре дә пилотсыз булачак: поездлар, метрополитен, трамвайлар, троллейбуслар һәм диңгез суднолары. Аларның барысына да программалар белән тәэмин итү кирәк булачак.

Йотыла торган роботлар

Бик сәер яңгыраса да, бу роботлар организмны эчтән дәвалыйлар. Ашала торган махсус конструкцияләр кешегә бернинди зыян да салмаячак. Алар операцияләрдә булыша алачаклар һәм организмга эләккән чит предметны алуда ярдәм итәчәкләр. Шулай ук, бу роботлар, эчтән кайбер җәрәхәтләрне дәвалап, даруларны организмның кирәкле өлешләренә тапшыра алырга мөмкиннәр.

Акыллы кием

Хәзер акыллы кием-салым безнең өчен яңалык түгел. Кешеләр бөтен дөнья буенча акыллы оекбашлар, акыллы кием кулланалар. Әмма киләчәктә кием-салым, хуҗасының теләге буенча, үз төсләрен һәм формасын алыштыра, җылына яки суына алачак. Энергия чыганаклары сизелмәслек булачак кием өслегендәге кояш панельләреннән алып – кием хуҗасының җылылык энергиясе белән туклануга кадәр.

Су асты транспорт тоннельләре

Норвегия зур торбалар ярдәмендә 30 метр тирәнлектәге су астында йөзүче дөньядагы иң беренче күперләр төзергә ниятли. 25 миллиард доллар сарыф ителгән проект 2035 елда тәмамланыр дип көтелә.

Баш мие эзе ярдәмендә барлык хисап язмаларына керү

Кешеләрнең мәгълүматларын тулысынча саклау, таратмау өчен, парольләр, бармак эзләре генә җитми. Шуңа күрә белгечләр «баш миенең эзләре»н өйрәнә башлаган. Безнең баш миебез тарафыннан нурланучы дулкыннар уникаль, шуңа күрә алар үзенчәлекле бер пароль кебек кулланыла ала. Димәк, кабат пароль җыю кирәкмәячәк, баш миенең эзе дә җитә.

3D принтердан ризык

3D технологияләр бик тиз үсә. Компанияләр азык-төлек продуктларын бастыру буенча экспериментлар эшли башлаган. Киләчәктә галимнәр ашый торган тортлар, яшелчә яки пицца бастыру мөмкинлеген уйлап табачаклар. Аларның тәме нинди булыр икән?

Сәламәтлекне күзәтүче акыллы көзгеләр

Һәрберебез тышкы кыяфәтен күрер өчен көзгегә карый. Ә йөзебезне сканерлый алган һәм сәламәтлеккә бәйле потенциаль проблемалар, витаминнар җитмәү яки төрле авырулар симптомнары турында сөйли ала торган киләчәкне күз алдыгызга китерә аласызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев