Логотип Идель
Бу – тема!

КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ: ИСЕМЛЕК

Бүген ихтыяҗ булган профессияләр иртәгә үлегә әверелергә мөмкин. Шуңа да “киләчәктә һөнәрле булыйм” дисәң, алдагысын карап эш итәргә кирәк. “Сколково” бизнес-мәктәбе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы, шуны күз уңында тотып, “Яңа профессияләр атласы” эшләгән. Хәзерге вакытта колакка ят булып яңгыраган атластагы  һөнәрләрнең иртәгә кирәге чыгуы бар.

“Атлас”ны булдыручылар киләчәктә үзгәрешләр көтелә торган 25 тармакны (медицина, төзелеш, куркынычсызлык, мәдәният һәм сәнгать, мәгариф, туризм, медиа һәм күңел ачу, биотехнологияләр, авыл хуҗалыгы, энергетика, транспорт, космос, металлургия, нанотехнологияләр) сайлап алган. Аларга 15-20 елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр кергән. Араларында күз күрмәгән, колак ишетмәгән бик күп профессия бар.

Яңа һөнәрләр


1. Сәламәт картлык консультанты


Медицина тармагы.

Яшәү озынлыгы арту белән пенсионерларга медицина ярдәме ешрак кирәк була башлый. Бу профессия олыгаеп барган халыкның проблемаларын хәл итү өчен кулай карарлар уйлап таба. Туклану, физик активлык өчен туры килерлек режим тәкъдим итә, яшәү рәвешен үзгәртергә булыша.

2. Молекуляр диетолог


Медицина тармагы.

Шәхси туклану схемасын булдыручы хезмәткәр. Әлеге схемалар, ризыкның молекуляр составы, кешенең генетик анализы, аның физиология процессларына карап, нигезләнә.

3. Онлайн-табиб


Медицина тармагы.

Югары квалификацияле диагност, онлайн-режимда диагнозлар куя. Алдан тикшеренү һәм авырулар профилактикасына юнәлтелгән. Нәкъ менә шушындый табиблар дистанцион диспансеризация вакытларында булышырга яки пациентларның мәгълүматларын эшкәртү белән шөгыльләнә. Киләчәктә дистанцион диагнозлар төгәлрәк булачак, онлайн-консультацияләр дә “сорау-җавап”тан гына тормаячак.

4. Эстетик үсеш буенча шәхси тьютор


Мәдәният һәм сәнгать тармагы.

Кулланучы өчен сәнгать юнәлешендә шәхси траектория төзи. Әлеге белгеч мәдәният өлкәсен менә дигән итеп белә, клиентларның таләпләре һәм мөмкинлекләренә карап эш итә: Урта гасырлардагы готик стиль үзенчәлекләреннән алып 21нче гасырдагы архитектура, дизайн, әдәбият, музыка, киноны белә.

5. “Акыллы йорт” инфраструктарасын проектлаучы


Төзелеш тармагы.

“Акыллы йорт”лар инде хәзер үк пәйда була. Мондый белгечләр көнкүреш техникасы, куркынычсызлык, энергия, су белән тәэмин итү җиһазларын тоташтыру, аларны проектлау белән шөгыльләнә.

6. Майнд-фитнес тренеры


Мәгариф тармагы.

Хәтер, игътибарны туплау, уку тизлеге, телдән санау кебек когнитик күнекмәләрне яхшырту өчен программалар булдыручы хезмәткәр.  Бу программалар кешенең психотипы, таләпләре буенча төзелә. Инде хәзер үк мондый программа Вирджиниядә бар, ул да булса – Mind Fitness Training Institute.

7. Парк экологы


Биотехнологияләр тармагы.

Бу хезмәткәр парк, сквер, аллея, мәйданнарның экологик торышына анализ ясый, мониторингын алып бара, яшелләндерү карарларын кертә, территориягә хайваннар, кошлар җибәрү мәсьәләсен хәл итә, ягъни шәһәр эчендәге яшел зоналарда экологик балансны булдыра.

8. Сити-фермер


Авыл хуҗалыгы тармагы.

Күктерәүләр (небоскреб) түбәсендә һәм биналарында үсемлекләр үстерү.

9. Экологиягә өндәүче


Мәгариф тармагы.

Балалар һәм олылар өчен белем бирү һәм аң-белем программалар булдыручы. Бу аларның тормыш рәвешенә туры килеп төзелә. Әлбәттә, программаларга чүпне аерым җыю, экологик аңлы тормыш рәвеше, исраф итмичә куллану керә.

Яңа профессияләр атласы Россиянең кайбер вузларында инде кулланыла икән. Аны уйлап табучылар фикеренчә, әлеге әсбап һөнәр сайларга, теге яки бу һөнәр сайлау өчен кайсы уку йортларын сайларга кирәклеген сөйли.

Шунысы билгеле: 2030 елга кадәр 186 профессия пәйда булачак, ә 57 профессия юкка чыгачак. 2030 елга кадәр билетер, вахтер, лифтер, хат ташучы, курьер, call-центр операторы, музей залында карап торучы, ЮХИДИ инспекторы, шахтер, прораб, транспорт терминалы хезмәткәре, тегүче, бетончы, официант, тренер, химчистка хезмәткәре искергән профессияләр рәтенә керә. Ә интеллектуаль өлкәдәге бухгалтер, кредитлар менеджеры, копирайтер, корректор, китапханәче, турагент, экскурсовод, аналитик, нотариус, юрисконсульт, логист, сисадмин кебек һөнәрләр дә искергән, дип санала.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев