Логотип Идель
Бу – тема!

«ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ»: СПЕКТАКЛЬНЕ КАРАГАННАН СОҢ АВЫЛГА КАЙТАСЫ КИЛӘ БАШЛАДЫ...

Яшь режиссура фестивале кысаларында беренчеләрдән булып күрсәтелгән эшләр арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакле куелды. Әле генә авылдан «очып» киткән «шәһәр кызының» спектакль турында фикерен бу язмада укыгыз! 

«Хуш, авылым. Хыял» – документаль спектакльнең икенче өлеше. Беренчесендә  балачак, яшүсмер чаклар күрсәтелсә, икенчесендә исә режиссёр яңа вакыт аралыгын ачыклый. Биредә вакыйгалар геройларның сиксәненче, туксанынчы елгы истәлекләреннән чыгып төзелгән, хикәяләрнең дә шушы чорны чагылдырганнары сайланган. Монда бар да бар: совет чоры туе да, бетмәс чиратлар да, кишер урлаган өчен арестлар да, дискәтүкләр дә.

Сценарий үлеп барган авылларда яшәүчеләр белән әңгәмәләрдән чыгып төзелгән. Актёрлар да интервью алган геройларны уйныйлар. Ничек бар шулай. Күрсәтелгән вакыйгалар барысы да тормыштан алынган.

Спектакльдә театрның яшь артистлары уйный: Алмаз Борһанов, Ләйсән Фәйзуллина, Алинә Мөдәрисова, Эмиль Талипов, Эльвир Сәлимов, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов. Актёрларның уйнавы турында бары бер сүз әйтәсе килә искиткеч. 3 сәгать эчендә алар төрле образларга керәләр. Ничек шулай тиз арада аларны алыштырып була, дип уйланып калдым. Камалның яшь артистларының шундый сәләтләре, үз эшләренә бирелеп эшләүләре бик сокландырды.

Бу спектакльне бөтен кеше дә, аеруча авылдан шәһәргә күчеп киткәннәр карарга тиеш дип саныйм.  «Авыл бетә дибез, ә ул бетүдә үзебез гаепле бит», – дигән фикер яңгырады сәхнәдә. Бу сүзләр уйландыра, бераз ниндидер гаеп хисен уята кебек. Спектакльне караганнан соң авылга кайтасы килә башлады.

«Хуш, авылым. Хыял» 2021 елда чыккан спектакльләр арасында иң шәпләрнең берсе дип саныйм. Аның «Һөнәр» кысаларында күрсәтелүе бик уңышлы һәм кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев