Логотип Идель
Бу – тема!

ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР БЕЛӘН ИДАРӘ ИТӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ 5 КИТАП

Язмада үзеңне кулга алырга, эмоцияләрең белән идарә итәргә һәм кәефеңне күтәрергә булышучы китаплар тәкъдим итәбез. Алар сиңа эчке дөньяң белән баланс табарга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

«Беспокойный человек. Как снизить тревожность и меньше волноваться», Стюарт Геддес

Ирланд психотерапевты Стюарт Геддес гел юкка да борчылучы, һәрвакыт үзенә куркыныч яный дип уйлаучыларга аның киңәшләренә таянып, әлеге хисләрнең йогынтысын киметергә тәкъдим итә.

«Внутреннее спокойствие. 101 способ справиться с тревогой, страхом и паническими атаками», Таня Петерсон

Медицина өлкәсендәге магистр Таня Петерсон куркуларны һәм авыр тормыш халәтләре белән бәйле проблемаларны хәл итүнең 101 ысулын туплый. Җыентыкның нигезенә Таняның һөнәри һәм шәхси тәҗрибәсе, шулай ук бу өлкәдәге башка табибларның эшләнмәләре салынган. Мондагы күнегүләрнең кайберләре сиңа көчеңне кире кайтарырга булышачак.

«Ключ к себе. Берем эмоции под контроль», Шери ван Дейк

Биредә эмоцияләрне контрольдә тоту буенча бик күп файдалы күнегүләр бар. Канада психотерапевты үсмерләрнең кәеф үзгәрү чорында нәрсә сизүен төгәл белә. Биремнәрне эшләү барышында син моңсулык, курку, бәхет кебек хисләр кичерәчәксең, тик бу нормаль күренеш һәм аннан курыкмаска кирәк.

«Спокойствие, только спокойствие! Как контролировать нервы, эмоции и настроение», Павел Федоренко һәм Илья Качай

Бу китапта авторлар менталь һәм физик сәламәтлекнең бәйле булуы, неврозлардан котылу сере турында сөйләп бирәләр. Биредә стресс халәтеннән чыгып, бәхетле тормышка кайту буенча күп кенә нәтиҗәле кораллар яшеренгән. 

«Тихие чувства. Как позволить своим переживаниям вырваться на свободу», Евгения Андреева

Китапны язучы хисләрне тыюны хупламый. Аның фикеренчә, начар эмоцияләргә дә чыгарга ирек бирү кирәк. Теләсә кайсы борчу хисе, курку безгә үзебезне аңларга ярдәм итә ди автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев