Логотип Идель
Бу – тема!

«ХИКМӘТ ӘКИЯТЛӘРЕ»НЕҢ ХИКМӘТЕ

«Казандагы иң яраткан урының?» дип сорасагыз, һич икеләнми «Кариев театры» дип җавап бирәчәкмен! Берсеннән-берсе кызыклы премьералары белән ымсындырган, иң ихлас, дәртле, сәләтле артистларны үзенә туплаган нурлы театрны ничек яратмыйсың инде?!

Сезнең бу театрда булганыгыз бармы? Кайсы спектакльләрен карадыгыз? Ә без сезне бүген «Хикмәт әкиятләре»нә дәшәбез. Тик тамаша залына түгел, сәхнә артына. Артистлар сезгә рольләре, спектакльгә әзерлек, репетицияләр һәм куелыш вакытында килеп чыккан кызыклы хәлләр турында сөйләячәк.     

 

Рузанна Хәбибуллина: Спектакльнең язмышы өчен шундый шәп команда җавап бирде! Режиссёрыбыз Сойжин Жамбалова – бурят, хореографыбыз Мария Сиукаева – осетин, рәссамыбыз Геннадий Скоморохов – рус, без артистлар – татарлар. Мөгаен, төрле милләт вәкилләре берләшеп, уртак максатка барганга күрә, шундый шедевр килеп чыккандыр да. Әлбәттә, һәркем үз эшенең чын остасы булу да зур роль уйный. Сойжин һәр артист белән шәхсән эшләде. Казанга ул инде минем Айшә ролендә буласымны белеп килде. «Рузанна, Айшәнең атлап йөреше гади генә булырга тиеш түгел, аның адымнары очышны хәтерләтсен», – дип аңлатты ул. Без шулай бергәләп Айшәмнең йөрешен уйлап таптык. Еш кына: «Бу рольдә мин булмасам, кем уйный алыр иде?» – дип уйлыйм. Җавап тапмыйм. Ул миңа шулкадәр якын, шулкадәр үз. Нәкъ минем ролем бу!   

Рәис Әхмәтзакиров: Үзеңә туры килгән рольне күңелең белән сизәсең ул. «Хикмәт әкиятләре»нең беренче өлешендә куелган «Сукыр падишаһ»та Әмир роленә мине билгеләмәгәннәр иде. Тик пьесаны укып танышу вакытында бу рольнең нәкъ менә минеке икәнен аңлап алдым, бу хакта режиссёрга да әйттем. Ул роль чынлап та миңа бик туры килеп тора бит. Яңа бер әкияти дөньяда, сагызлар арасында, сикереп-сикереп йөрибез.  Җитмәсә, аяк астында поролон да гел сикертеп тора (көлә). Үз илемдә, үз өемдә булдым, кыскасы (елмая).

Илназ Хәбибуллин: Спектакльгә әзерлек эшләре башлангач, ике пьесаны берләштереп куячагыбызга гаҗәпләнгән идек, тик тора-бара аларның аерылгысыз икәненә төшендек. Чечня республикасының Грозный шәһәрендә узган «Федерация» дип исемләнгән II Бөтенроссия милли театрлар фестиваленә «Хикмәт әкиятләре»нең икенче өлешен – «Гашыйк болыт»ны гына алып барырга туры килде. Икенче актны гына уйнагач, күңелгә нидер җитми калды. Алар берсен-берсе тулыландырып тора, беренче өлешен уйнаганнан соң икенчесенә чыкканда күңелдә гармония хөкем сөрә.

Илфат Гыйбадуллин: «Хикмәт әкиятләре»ндә катнашырга тиеш түгел идем. Ләкин спектакльнең язмышына минем исем дә язылган булып чыкты (елмая). Аны Грозный шәһәренә барып уйнау да насыйп булды бит. Бу хакта белгәч, шәхсән үзем бик курыктым. Моңа кадәр бер тапкыр да очкычка (самолёт) утырганым юк иде. Ә монда барганда да, кайтканда да икешәр очкычка утырырга туры киләчәк, диләр! Күңелдә ниндидер шомлы уйлар, җитмәсә, дөньяда бик авыр вазгыять хөкем сөргән чак... Аллаһка шөкер, без зур уңышларга ирешеп, исән-имин әйләнеп кайттык. Грозныйда да «Гашыйк болыт»ны бик җылы кабул иттеләр. «Киләсе сезонда яңа спектакль әзерләп өлгермәсәгез, «Сукыр падишаһ»ны алып килерсез», – дип тә шаярттылар әле.

Эльдар Гатауллин: Яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, дибез. Чынлыкта юк бит инде алар. Һәркем дә, үзе дә сизмәстән, ялгышырга, кемгәдер явызлык кылырга мөмкин. Кара Сәйфине дә тискәре герой димәс идем. Ул бары тик үзенең максатына гына ирешмәкче була. Яшь тамашачылардан да ишеткән бар: Сәйфине яратмыйлар, шуңа күрә ул начарлык кыла, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бардыр, минемчә. «Сукыр падишаһ»та исә мин – төпчек ул. Әтиемнең күзләре ачылсын өчен туфрак алып кайтам. Тик бу өлеш ачык финал белән тәмамлана. Әтисенә бирәме ул туфракны, юкмы – һәр тамашачы үзе өчен үзе хәл итә. Шәхсән үзем... бирер идем (елмая). Әти бит ул, әти...  

Булат Гатауллин: «Хикмәт әкият»ләре – минем өчен иң кадерле спектакльләрнең берсе. Көтмәгәндә-уйламаганда уртанчы ул итеп билгеләндем. Сойжин әле Казанга килгәнче үк фотомны күреп, мине әлеге рольгә тәгаенләгән булган. «Күзләрегездән аңладым!» – диде. Гадәттә, һәрчак уңай персонажларны уйныйм, ә бу очракта режиссёр мине башка яктан ачты. Өстәвенә, икенче өлешендә уңай персонажны гәүдәләндерәм. Анысы да кызык килеп чыкты – ул рольгә башта мине билгеләмәгәннәр иде. Гәрчә, пьеса белән танышкач, Болыт роле минем рухыма бик туры килгәнен тойсам да, бу хакта белгертмәдем. Ләкин Болыт роле мине үзе тапты (елмая).

 

 

«Хикмәт әкиятләре» тарихында булган кызыклы мизгелләр:

 

• Айшә белән Болыт сәяхәттән кайтып килгән мизгел. Кинәт Айшәнең чәчләренә кулындагы шарның бавы урала. Ул аны ычкындырмакчы була, әмма гель тутырылган шар сәхнәнең түшәменә үк менеп китә. Әллә ни  булмады да кебек, ләкин берничә мизгелдән Кара Сәйфи, Болытның юкка чыгуын аңлатып, шарны шартлатырга тиеш! Кара Сәйфи югалып калмый: тамаша залының бер читендә торган шар бәйләменнән берсен тиз генә сәхнәгә алып менә дә, шартлата.  

• «Гашыйк болыт»та туй мизгелен уйнаганда Кара Сәйфи аяк киеменең табан асты яртылаш купканын абайлап ала. Бераздан табан өлеше бөтенләй төшеп кала. Бер аякта – үкчәле ботинка, икенчесендә ботинканың өске өлеше генә, оекбаш идәнне сөртеп йөри J Кара Сәйфи нишләсен, аксаклап уйнап чыга. Образга яңа төсмер өстәлә.

• Ат ролен башкаручы Илназ Хәбибуллин «Гашыйк болыт»та Айшә белән Кара Сәйфигә никах укый. Репетицияләрдә ул: «Ир белән хатын дип игълан итәм», – дия торган була, чөнки башта әзер текст булмый. Соңгы репетицияләрнең берсендә Илназ шәп итеп, нәкъ мулла сыман, озын текст сөйләп җибәрә. Артистлар да, режиссёр да көтелмәгән борылыштан аптырап кала.

•  Бервакыт спектакль барышында автомат рәвештә ачылып озыная торган таяк Кара Сәйфинең кулыннан ычкынып, беренче рәттә утыручы тамашачыга килеп төшә. Тамашачы «үз кеше» – Г. Камал театры артисты Алмаз Гәрәев булып чыга. Кызы Зөбәйдә белән спектакль карарга килгән булганнар икән.

•  Сойжин Жамбалова Булат Гатауллинга: «Менә шушы җырны башкарырга кирәк була», – дип, мультфильмнан видеоөзек җибәрә. Эзлиләр, эзлиләр, әмма берсе дә әлеге җырны таба алмый. Уйлый торгач, Булат   француз теленә гашыйк, берничә мәртәбә Франциядә булган студент чактагы танышыннан ярдәм сорарга була. Берничә минут эчендә ул Булатка җырны табып та бирә. Болытның сөйгәне Айшәгә багышлап француз телендә башкарган җыры шулай «урау» юллар белән табыла.

•  Спектакльнең декорацияләре бик үзенчәлекле. Мәсәлән, сәхнәгә поролон җәелгән. Поролон өстендә йөрергә өйрәнеп, артистлар бик озак азаплана (кайберләре әле хәзер дә «йөрәкләр дөп-дөп тибә» – ди). Өстәвенә ул өр-яңа булгач, репетицияләр вакытында бер-берсенә кагылган, җитәкләшкән мизгелләрдә тән аша очкын уза торган була.  

 

 

«Һәрберсе үзенең йортын гына чисталыкта тотты, шул сәбәпле урамнар һәм шәһәр мәйданнары пычракка батты. Ләкин һәрберсе шушы шакшыны аяклары белән өйләренә ташыды, шул рәвешле өйләрдә дә яшәргә мөмкинлек калмады.»

 «Сукыр падишаһ»


 

«Әйе, болытның гомере озын түгелдер. Ләкин ул кыска гына гомерне дә бәхетле hәм мәгънәле итеп яшәп була бит.»

«Гашыйк болыт»

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры репертуарында балалар һәм яшүсмерләр өчен мавыктыргыч спектакльләр байтак. Театр яктылыкка, нурга илтә, моны сез яхшы беләсез. Әйдәгез, шул нурга бергәләп атлыйк. Маягыбыз Кариев театры булсын!

Рәмис НӘҖМИЕВ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев