Логотип Идель
Бу – тема!

ХАРАКТЕР ТУРЫНДА ТЕСТ

Моның өчен безгә кулларыбыз, кәгазь һәм ручка кирәк була. Башлыйбыз!

1. Куллардан йозак ясап, өсте-өстенә куябыз. Әгәр өстә уң кулның баш бармагы калса кәгазьгә «2» дип, сул кулның баш бармагы өстә калса, «1» дип язып куябыз.

2. Бер күзне йомып, ерак ноктага карарга. Сул күз ачык калса, «1» санын язабыз, уң күз ачык калса, «2»не язып куябыз.

3. Уң кулны сул җилкәгә, сул кулны уң җилкәгә куябыз. Кайсы кул өстә калды? Сул кул калса, «1», уң кул калса, «2»не язып куябыз.

4. Алкышлыйбыз. Өстә сул кул калса, «1» санын язабыз, уң кул калса, «2» санын язабыз.

 

Хәзер, саннарның нинди тәртиптә килеп чыгуына карап, нәтиҗәләр ясыйбыз.

- «2222» - 100% уңагай, ныклы характерга ия кеше, консерватизмга өстенлек бирә, конфликтларны, кем белән дә булса бәхәсләшүләрне яратмый.

- «2221» - мондый кеше нәрсәне дә булса сайлый алмыйча тилмерә.

- «2212» - бик аралашучан кеше, бөтен кеше белән дә уртак тел таба.
- «2111» - үзгәрүчән холыклы кеше, бөтен әйберне үзе эшли, башкаларга ышанмый.
- «2211» - аралашучан кеше, йомшак характерга ия.
- «2122» - аналитик фикер йөртә торган, йомшак кеше. Һәр нәрсәгә саклык белән карый. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә берникадәр салкын мөнәсәбәттә.
- «2121» - кеше фикеренә игътибар итүчән кеше.
- «1112» - бик эмоциональ, энергияле һәм максатчан кеше.
- «1222» - бу кешегә үҗәтлек җитеп бетми, башка кеше сүзенә артык зур игътибар бирә. Аралашучан, башкаларны үзенә тартып тора.
- «1221» - эмоциональ, йомшак характерлы, самими.
- «1122» - әлеге кешенең дуслары күп. Ул бик гади, ихлас. Еш кына үз-үзендә казына, һәр адымын анализлый. Кызыксынулары күп, әмма күп нәрсәгә вакыты җитми.
- «1121» - кешеләргә ышанучан, йомшак характерга ия, иҗади кеше.
- «1111» - сулагай. Тормышында иҗатка зур урын бирелә. Оригиналь фикер йөртә. Көчле эмоцияле, бераз эгоизм бар. Кире, үзсүзле кеше. Әмма бу аңа яшәргә комачауламый.
- «1212» - бик көчле кеше. Бар максатларына да ирешүчән.
- «1211» - үз эченә бикләнгән кеше. Дуслар табу авыр бирелә. Әмма эчке яктан бик көчле. Максатларга таба атлаганда берни дә комачаулый алмый.
- «2112» - дусларны җайлы таба, танышлары бик күп, күп нәрсә белән кызыксына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев