Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ – «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ»: РЕПОРТАЖ

8 декабрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының яңа актлар залында «Милли хәзинә» фестиваленең йомгаклау концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Казан һәм Татарстан Республикасы башкаручылары һәм иҗат коллективлары гына түгел, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Түбән Новгород, Волгоград, Чувашстан һәм Үзбәкстаннан дп катнашучылар күп иде.  Бу елны фестивальгә 400 артык гариза килгән.  Бәйгедә 9-11 сыйныф укучылары, югары белем бирү һәм урта махсус белем бирү йортларыннан студентлар катнашты. 

Фестивальнең төп максаты булып яшьләр арасында телләрне саклау һәм үстерү, Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген саклау, үзара хөрмәтне арттыру һәм, иң мөһиме, милләтара дуслыкны ныгыту тора.  Чарада катнашучылар да бу фестивальнең хәзерге заман яшьләре өчен никадәр кирәклеге, аны ничек әзерләнеп көтеп алулары турында сөйләде. 

Концерт башында Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм яшьләр сәясәте буенча КФУ департаменты директоры Юлия Виноградова бу чараның туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бигрәк тә мөһим икәнлеген ассызыкладылар.

Бәйге берничә номинация буенча  үткәрелде: вокал (халык, халык стилизациясе); инструменталь башкару; вокаль-инструменталь ансамбль (халык, халык стилизациясе); хореографик сәнгать (халык, халык стилизациясе); театр сәнгате (кече формалар театры, спектакль фрагментлары, әкиятләр, йолалар); нәфис сүз (халык прозасы һәм поэзия, халык эпосы, әдәби-музыкаль композиция); мода театры (халык, халык стилизациясе); декоратив-гамәли иҗат театры (агачтан бизәкләр, күн мозаика, керамика, нәфис чигү, тукыма, тукыма һәм халык язуы); рәсем сәнгате: графика.

Гала-концерт җыр-бию, театраль куелышлар белән беррәттән җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән дә үрелеп барды. Идел буе террияториясендә төрле милләт вәкилләренең талантлы яшьләрен үз күзләрең белән күрү, аларның иҗатын күзәтеп утыру рухны күтәрде, күңелдә горурлык хисе уятты.

Минзәлия ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев