КЕРФЕК ҮСТЕРҮ: 2022 ЕЛНЫҢ ТӨП ТРЕНДЛАРЫ
Керфек үстерү хәзерге заманда беркем өчен дә яңалык түгел. Матур һәм зәвыклы итеп үстерелгән керфекләр йөзне үзгәртә, карашка серлелек өсти. Әлеге процедура көннән-көн яңа үзгәрешләр кичерә, трендлардан артта калмый. Мода журналларын, ТикТок, Инстаграмны карасак, анда нинди генә керфекләр тәкъдим итмиләр. Киләсе 2022 елда нинди керфекләр популяр булачак? Бу хакта безнең язмадан белә аласың.
КӨРӘН КЕРФЕКЛӘР
Киләсе елда мокко, кофе, шоколад төсмерләре үз популярлыгын югалтмаячак. Керфекләр бик озын итеп үстерелсә дә, көрән төсләр ярдәмендә караш серле һәм йомшак булып тоелачак.
СИРӘК КЕРФЕКЛӘР
Табигыйлек һәрчак модада, шуңа күрә керфек үстерүчеләр әлеге вариантка гашыйк. Бу ысул башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла? Эш шунда ки, монда керфекләр билгеле бер интервал аша гына үстерелә. Шул сәбәпле керфекләр табигыйлекне югалтмый.
«ЮЕШ» КЕРФЕКЛӘР
Юеш керфекләр эффектын кызлар бик яратып эшләтә. Төрле калынлыктагы керфекләр ярдәмендә юеш эффект барлыкка килә, ә күзләр куе итеп тушь белән буялган кебек күренә.
ТӨРЛЕ ТӨСЛЕ КЕРФЕКЛӘР
Макияж эффектын булдырасың килсә, төсле керфекләр үстер. Төсле керфекләр ярдәмендә син һәрвакыт креатив күренәчәксең. Коңгырт күзләргә сары, алтын, яшел төсләр, зәңгәр, соры күзле кызларга алсу, ә яшелләргә – шәмәхә һәм кызыл сары керфекләр туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
Нет комментариев