Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА КАЙДА ПИКНИКЛАР ОЕШТЫРЫРГА? ТОП-5 УРЫН

Җәйнең иң кызган чагы, димәк, яңгырлар башланганчы, дуслар белән пикниклар оештырып, истәлеккә матур-матур фотолар ясап калырга кирәк. Әгәр синең җәең шәһәрдә уза икән, без шәп вариантлар белән бүлешергә әзер.  Язмада идеаль пикник һәм фотосессия өчен Казанның иң популяр урыннарын тупладык.

Ленин бакчасы

Бу тыныч һәм күләгәле урынга бернәрсәсез дә барырга мөмкин. Чөнки якында гына кафелар эшли. Пикник өчен тәмле-тәмле  ризыкларны аннан үзең белән алып була. Бөтен җирдәге яшеллек, алтын фонтан һәм гашыйклар эскәмияләре кабатланмас атмосфера тудырырга сәләтле.

Лядской бакчасы

Монда да бик матур табигать күренешен күзәтергә мөмкин. Әле бонус булып, анда кызык тарихлы «Марусовка» рестораны да бар (интернеттан таныша аласың). Аның җәйге террасасында тере музыка, шәһәр ыгы-зыгысыннан арыну белән бергә уңайлылык атмосферасы берләшә. Гомумән, бу бакчаның чирәмендә рәхәтләнеп җылы очрашулар белән тулган пикник оештырып була.

Урицкий паркы

Биредә дә вакытны күңелле уздырырга мөммкин. Башка урыннарның маназарасыннан аермалы буларак, монда күл дә бар әле. Анда балыклар һәм үрдәкләрне ашата аласыз. Пикник ясарга уйласагыз, шунда ук хот-доглар сатып торучыларны да очратырга була.

Черек күл паркы

Монда килгәч, чирәмдә, шулай ук су буенда да урнаша аласыз. Ашамлыкны, шулай ук, үзең белән бирегә урнашкан кафелардан алып чыгарга мөмкинсез.

Кабан күле

Суда пикник ясаганыгыз бармы әле? Булмаса, менә бер шәп вариант! Кабан күлендәге катамараннарда йөзә-йөзә, шәһәрнең тарихи үзәгеннән һәм тәм-томнардан ләззәт алачакчың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев