КАЗАН ШУГАЛАКЛАРЫ НИЧЕК ЭШЛИ?
Әле быел шугалакта булдыңмы, дустым? Ничек инде “юк”? Әйдә без сине Казан шугалакларының эш тәртибе белән таныштырабыз. Үзеңә уңайлы вакытта, дустыңны да ияртеп, барып кайтырсың ;)
Совет районы
“Ак бүре” стадионы
Шм-Якш - 13.00-19.00
Тимераякны алып тору (прокат) – сәгате 50 сум. Керү – сәгате 100 сум, балаларга – 50 сум.
“Ракета стадионы”
Шм-Якш - 18:00 -21:30
Тимераякны алып тору – сәгате 100 сум, балаларга 50 сум.
Яңа Савин районы
“Татнефть-Арена” стадионы (вакытылыча эшләми)
Расписание атна саен үзгәреп тора
Тимераякны алып тору – сәгате 200 сум, үз тимераягың белән керү - 100 сум, үзеңнеке белән керү – 100 сум.
“Ватан” шугалагы
Шугалак, гадәттә, ял көннәрендә эшли. Төгәл вакытын +7 (843) 561-01-22 номеры буенча белешергә кирәк булачак.
Тимераякны алып тору – сәгате 80 сум, керү – 90 сум, 7 яшькәчә балаларга бушлай.
Мәскәү районы
“Сосновая роща” паркы
Дүш-Җом 10.00-22.00
Шм-Якш 8.00-23.00
Тимераякны алып тору – сәгате 150 сум, балаларга 100 сум.
Вахит районы
“Трудовые резервы” стадионы
Дүш-Җом 17.30-22.00
Шб-Якш һәм бәйрәмнәрдә 14.00-22.00
Тимераякны алып тору – сәгате 140 сум, үз тимераягың белән керү – 60 сум.
Кремль яр буе
Дүш-Җом – 16.00-23.00
Шб-Якш – 12.00-23.00.
16.00-18.00 аралагында техник тәнәфес.
Тимераякны алып тору: эш көннәрендә – сәгате 150 сум, ял көннәрендә сәгате 200 сум.
“Черек күл” (“Черное озеро”) – әлегә эшләми.
Дүш-Сш, Пәнҗ-Җом 13.00-22.00
Чәрш 12.00-22.00
Шб-Якш 10.00-22.00
Көн дә 15.00-15.45 арасында техник тәнәфес
Тимераякны алып тору – сәгате 150 сум, 7 яшькәчә балаларга, пенсионерларга һәм студентларга 100 сум.
Үз тимераягың белән керү бушлай.
Авиатөзелеш районы
“Триумф” стадионы
Стадионның расписаниесен +7 (843) 562-06-44 телефон номерына шалтыратып белешергә кирәк.
Тимераякны алып тору – сәгате 70 сум, үз тимераягың белән 80 сум.
“Форвард” стадионы
Шимбә эшли. Төгәл вакытын +7 (843) 562-06-29 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.
Тимераякны алып тору: сәгате 50 сум, үз тимераягың белән керү – 60 сум. 5 яшькә кадәрге балаларга бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев