Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН КЫЗЫННАН СУКЫРЛАРГА - БҮЛӘК

Казанның 139нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Элина Павлович күрмәүчеләрнең тормышын җиңеләйтергә тели. Моның өчен махсус җайланма да уйлап тапкан. Ул шулкадәр кечкенә һәм уңайлы ки, аны кесәгә салып та йөртергә мөмкин, ди ул. Датчик, кабель һәм телефон – әлеге гаджет шушылардан гыйбарәт.

Элина программалаштыру һәм робототехника белән КФУның Кече университетында шөгыльләнә. Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә аныҗайланмасы өченче урынны яулаган. Ул күрмәүчеләр өчен махсус ясалган. Идеясен фәнни җитәкчесе, КФУның Физика институты радиофизика кафедрасы өлкән укытучысы Корчагин Павел Анатольевич тәкъдим иткән. Былтыр башка укучылар тарафыннан күрмәүчеләр өчен җайланма ясалган булган инде. Шуңа да бу теманы дәвам итәргә булганнар. Ләкин Элинаның җайланмасы бөтенләй башка, чөнки аның нигезендә бүтән җайланма – ультратавышлы ераклык үлчәгеч (дальномер) ята.

- Бу – ультратавышлы датчик, ул башка киелә, таякка яки күзлеккә беркетелә. Аннан соң телефонга тоташтырыла. Әгәр датчик берәр объектка якын килә башласа, вибрация тавышы киләы. Объект якындарак буган саен вибрация – көчлерәк, ерактарак булган саен азрак була башлый. Җайланма күрмәүчеләргә тирә-якта ориентлашырга, мөстәкыйль рәвештә урамда йөрергә ярдәм итә. Ягъни ул кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен ясалган. Әгәр каршыда багана торса яки кеше янына эт килә башласа, датчик тавыш бирә. Шушы багана яки эттән сигнал чагыла, ул датчикка кире әйләнеп кайта. Кеше белән объект арасы турында телефонга хәбәр килә, аннары вибрация пәйда була, – дип сөйләде “Ялкын”га Элина.

Җайланманы уйлап табучы аны үзе дә тикшереп караган, шулай ук күрмәүче танышлары да бәяләгән. Әлеге җайланма инде эшли, ләкин алга таба аны тагын да камилләштерергә җыеналар. Шушы гаджет 5 сантиметр якынлыкта, 4 метрдан артык ераклыкта булган объектларны “танымый”. Бу датчикның үзенчәлеге белән бәйле.
Шунысы да бар: әлеге гаджет күрмәүчеләргә генә түгел, ә спелеологларга (мәгарәләрне өйрәнүче геолог) да ярдәм итәчәк. Чөнки аның ярдәмендә белгечләр караңгыда ориентирлаша, объектларны да таба ала. Алга таба җайланманың корпусын тагын да камилләштерергә җыеналар. Шулай ук маршрутларны үзгәртә, аларны төзи, карта буенча ориентир бирү мөмкинлеген булдырырга, киләчәктә телефонга Bluetooth, Wi-Fi буенча да тоташтыру ниятләре бар.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев