Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН КЫЗЫ НАЧАР КҮРҮЧЕЛӘРНЕ ШАХМАТ УЙНАРГА ӨЙРӘТӘ!

Адилә балачагыннан ук шахмат белән шөгыльләнә. Бу спорт төренә 6 яшьтән бирле гашыйк ул. Хәзер кыз – спорт остасына кандидат. Шахмат буенча күп тапкырлар Бөтенроссия ярышларында җиңүче итеп тә, Татарстанда республика чемпионы буларак та танылган. Россия чемпионы титулы да бар аның.

Исеме: Адилә Зиннәтуллина


Укый: Казанның “СОлНЦе” мәктәбе


Сыйныфы: 10


Яше: 16


Шөгыльләнә: шахмат, волонтерлык, инглиз теле



“Күрмәүчеләрнең тормышын җиңеләйтәсем килде”


Шахмат җене кагылган кыз еш кына әнисе Гөлнар ханым белән дә уйный. Тик әнисенең кечкенәдән үк күзләре күрми... Ә бит аларның да тулы канлы тормыш алып барасылары, сәламәт кешеләр кебек спорт белән шөгыльләнәселәре, шул исәптән шахмат уйныйсылары килә. Шушы фикерләр нәтиҗәсендә Адилә начар күрүчеләрне шахмат уйнарга өйрәтә торган проектка алынырга ниятли дә инде. “Бу уй миндә күптәннән туган иде. Күзләре күрмәүчеләргә һәрвакыт булышасым, аларның тормышын җиңеләйтәсем килде. Әмма төгәл планнар былтыргы уку елында гына пәйда булды”, – ди Адилә.



Әлеге проект кысаларында төркем яки шәхси дәресләр, турнирлар, бер уен сеанслары узачак. Адиләнең методикасы шахмат уйнарга өйрәтүнең гадәти методикасыннан төркемнәрнең азрак булуы һәм һәр кешегә шәхси якын килү белән аерыла. Чөнки һәр кеше бу процесста катнашырга тиеш. Бу укыту профессиональ укытучы белән атнага 1 яки 2 тапкыр факультатив дәрес кебек булачак. Хәзергә проект төзәтмәләр кертү стадиясендә. Чөнки аны тормышка ашыру өчен, финанс чыгымнар да, материаль ресурслар да кирәк. Материаль ресурсларга килгәндә, шахмат такталары, шахмат сәгатьләре, күрсәтмә (демонстрацион) такталар таләп ителә. Ә финанс чыгымнары – укытучыларның эшләрен түләр өчен. Проект мәктәп укучылары һәм 5-6 яшьлек балаларга юнәлтелгән. Төркемнәргә бүлеп караганда, бу 5-6, 7-10 (башлангыч сыйныфлар) һәм 11-17 яшьлекләр (урта мәктәп) өчен булачак. Бу проектта катнашучылар өчен, билгеле инде, күрмәүче кешеләргә яраклаштырылган шахмат тактасы һәм шахмат фигуралары таләп ителә. Күрмәүче кеше кул белән тотып караганда, шахматлар аварга тиеш түгел, алар тактада эләгеп калырга тиеш. Тактада тишекләр була, шахмат фигурасы шушы тишеккә кертеп утыртылгач, ул аннан чыгып китми, егылмый.

Проект кысаларында начар күрүчеләр белән шахмат буенча бер сеанслы уен уздырылган инде. Ә күрмәүчеләр белән моны оештыра алмаганнар. Чөнки әлегә тиешле җайланмалар юк икән. Бер сеанслы уен яхшы үткән. Аның нәтиҗәсендә шушы методиканың эшләгәнен, укучылар шахматта уйнарга сәләтле икәнен аңлаганнар.

Әлеге проектын Адилә “Җирле берләшмәләрдә социомәдәни проектлау” конкурсына тәкъдим иткән. Аны февральдә Стратегик инициативалар агентлыгы игълан итә. Моның өчен социаль проектларда катнашу турындагы портфолиосын, узган уку елындагы мәктәп табелен, проектын җибәрергә кирәк булган. Бәйгедә Россиянең 30 төбәгеннән 428 укучы катнашкан. Аларның 65е әлеге бәйгедә җиңеп чыгып, “Артек”ка юллама откан.

– Мин документларымны җибәреп, аның йомгакларын көттем. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр арасында үз исемемне күреп, бик шатландым. Әлеге конкурста катнашуның кызыклы гына тарихы бар. Бәйге турында мин 27 февральдә белдем. Ул вакытта конкурсның дедлайны 28 февраль иде. Мин, ким дигәндә, мәктәп табелен җибәрергә өлгермәячәгемне аңладым. Шуңа да, оештыручыларга шалтыратып, табельне 1-2 көнгә соңрак җибәреп булу-булмавын сорадым. Нәтиҗәдә, оештыручылар гаризалар кабул итү срогы озайтылганын әйтте. Шул вакытта мин моның язмышның бүләге икәнен һәм, һичшиксез, бәйгедә катнашырга, үз проектымны тәкъдим итәргә тиешлегемне аңладым, – ди Адилә.

Конкурста җиңеп чыгып, «Артек»ка барыр өчен юл чыгымнары мәсьәләсен хәл итәргә әнисе депутатлар корпусына мөрәҗәгать итә. “Бердәм Россия”нең кабул итү көннәрендә Гөлнара ханым Татарстан Дәүләт Советы депутаты Маврина Лилия Николаевнага эләгә. Ул баш тартмый, булыша. Аннары депутат шушы проектны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы грантына тапшырырга тәкъдим итә. “Мин Лилия Николаевнага “Артек”ка барырга булышкан өчен бик рәхмәтлемен. Чөнки Кырымга бару-кайту өчен юл бәясе арзан түгел”, – ди Адилә.

“Шахматта көч белән түгел, психологи адым белән җиңәсең”


Адилә балачагында башта фигуралы шууга йөри, аннары спорт гимнастикасы белән дә шөгыльләнә. Бер үк елны спорт гимнастикасы һәм шахмат буенча республика беренчелегендә ота. Аннары башы-аягы белән шахмат дөньясына кереп чума. Әнисе аны шушы түгәрәккә биргәндә үк, тренеры кызның сәләтен сизеп ала. Беренче елны ук Россия беренчелегендә катнаша ул.



– Адилә психологик яктан бик тотрыклы. Шахмат уйнаганда, нәкъ менә шушы сыйфат кирәк тә. Аны 4-5әр сәгать уйныйлар. Кайбер вакытта көч белән түгел, ә нәкъ менә психологик яктан җиңеп чыгып була. Үзенә күрә бер төрле стратегиясе дә бар. Мин Бөтенроссия сукырлар берләшмәсенең Казан бүлегендә исәптә торам. Адилә кечкенәдән үк минем белән йөреп, барысын да күреп үсте. Шул мохиттә үскәч, ул күрмәүче балаларга якын килә белә. Балачагыннан миңа транспорт буенча да, башка мәсьәләләрдә бик булыша иде. Күрмәүче кешенең баласы тизрәк үсә, тизрәк олыгая башлый, – ди Адиләнең әнисе Гөлнара ханым Ибраһимова.

Түземлелек, хәтернең яхшылыгы, анализ күнекмәсе, логик фикерләү, дисциплина, үз карарын кабул итә алу, мөстәкыйль булу – бу сыйфатларның барысына да шахмат өйрәтә. Адилә исә инвалидлар өчен махсус мәктәпләрдә дә шахмат дәресләре оештырылуын тели.

– Минем әниемне, мәсәлән, шахмат уйнарга мәктәптә өйрәткәннәр. Миңа калса, шахмат уйный белү аңа тормышта да булышкан. Чөнки бу спорт төре – теләсә нинди кешенең күнекмәләрен үстерә торган уникаль инструмент. Минемчә, күрмәүчеләр өчен мәктәптә шахмат мәҗбүри рәвештә яки факультатив буларак укытылырга тиеш. Әлбәттә, күрмәүчеләрне шахмат уйнарга өйрәтү өчен күбрәк вакыт, көч һәм энергия кирәк. Ләкин барысы да кешедән тора. Аның мотивациясе күбрәк булган саен, өйрәтү дә җиңелрәк, – ди Адилә.

Әнисе дә бу фикерне куәтли: “Әгәр күрмәүче балаларга мәктәптә шахмат түгәрәге оештырсаң, алар, әлбәттә, йөрер иде. Гадәттә, аларны музыкага бирәләр, чөнки ул – иң кулае. Шахматта уйнар өчен дә әллә ни күп нәрсә таләп итми бит. Бары тик өстәл һәм шахмат кына кирәк. Бала өчен ул бер һөнәр булып тора. Шахмат бик күп нәрсәгә өйрәтә. Казандагы махсуслашкан шахмат мәктәбенә дә бик күп кеше йөрде. Аннан бөтен кеше чемпион булып чыкмый, әлбәттә. Тик шулай да бу мәктәптә шөгыльләнгән һәркемне бу уенны уйнау дисциплина ягыннан ныгыта, алар хәтта тормышта да берничә адымны алдан билгеләп куялар. Адилә дә шахмат турнирларында катнашып, бөтен Россияне гизеп чыккандыр. Безнең өйдә кубокларның саны гына да 30га якын!” – ди әнисе.

Без Адиләнең проекты тизрәк тормышка ашырылуын һәм аның ярдәмендә укучыларның шушы мавыктыргыч спорт төренә өйрәнә алуларын телибез. Уңышлар сиңа, Адилә!
Хәзерге вакытта шахмат дөньяның 100 илендә спорт төре, дип санала. 1999 елда шахмат Халыкара Олимпия комитетында спорт уены буларак таныла.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев