Логотип Идель
Бу – тема!

КАҺВӘ ЭНЕРГЕТИК ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК

Төн йокламыйча дәрес әзерләргә, БДИга әзерләнергә нәрсә булыша ала? Каһвә һәм энергетик эчемлек,  диярсең син. Тик бу чынлыкта да шулаймы соң?

Яшүсмерләргә каһвә эчәргә ярыймы?

Диләрә Эдуард кызы Тарасова, педиатр-гастроэнтеролог, педиатрия буенча югары категорияле табиб:

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, «яшүсмер» категориясенә 1019 яшьлекләр керә. 10–14 яшьлек малайлар һәм кызларда каһвә эчү теләге уянмыйдыр. Күпчелек очракта алар кайнар шоколад, сөтле коктейль, какаога өстенлек бирә. 15–19 яшьлекләрдә барысы да шәхси теләккә, гаиләдә кабул ителгән гадәтләргә бәйле. Кемнәргәдер, сәламәтлекләренә зыян китермәс өчен, каһвә эчү тыелган булырга мөмкин. Без бүген каһвә эчү тыелмаган яшьләр турында сөйләшербез. Һәр кешенең биохимик процессы төрле, алар нәселдән дә килә. Шуңа күрә кемдер, каһвә эчкәч, үзен яхшы хис итә, тонусны күтәргәнен сизә. Ә кемгәдер ул киресенчә тәэсир итә: йокыны китерә, эчне авырттыра. Әгәр яшүсмер каһвә эчкәннән соң  үзен яхшы хис итсә, димәк, аңа бу эчемлеккә "яшел ут" дигән сүз. «Каһвә генә бит ул!» димә. Монда да билгеле бер кагыйдәләрне белергә кирәк.

Кем син, каһвә әфәнде?

Каһвә – без ала торган иң күп антиоксидант чыганагы. Моның шулай булуын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раслый. Сүз, әлбәттә, табигый каһвә турында бара. Ә ул каһвә орлыгыннан ясала.

Каһвә составында нәрсә бар?

  • Кофеин – нерв системасын уятып җибәрә, эш нәтиҗәлелеген арттыра, энергия өсти, физик арыганлыкны, йокы килүне бетерә.
  • Тригонеллин – каһвә исен, тәмен чыгара, кыздырган вакытта PP витаминына әверелә. Ә ул үз чиратында холестерин күләмен азайта, микроциркуляцияне яхшырта.
  • Хлороген кислотасы: нәтиҗәле антиоксидант, ашкайнату һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген нормальләштерә.
  • Эфир майлары: антисептиклар, тынычландырып җибәрә.
  • P витамины: иң нечкә кан тамырларын ныгыта.
  • Дуплау матдәләре: ашкайнату эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый.

Кыздырганчы, каһвә орлыкларында антиоксидантлар күбрәк була. Ә кыздыргач, анда кофеин күләме арта, тәмле ис чыга, орлыклар караңгы төскә керә. Болар барысы да – әлеге эчемлекнең файдасы.

Зыяны:

  • Кислоталы төп тигезләнеш (кислотно-основное равновесие) аркасында организмнан кальцийны юып чыгара. Сүз уңаеннан: бүген остеопороз проблемасы һәм сөякләр ныклыгының кимүе – актуаль мәсьәлә. Газлы сулардагы Е338 кушылмасы – ортофосфор кислотасы моңа төп сәбәпче дә инде.
  • Ашказаны согы кислоталылыгын үзгәртә – эчәкләрдә кальций үзләштерелүенә каршы тора.
  • Тәүлегенә 500 миллиграммнан күбрәк, ягъни 5 чокырдан артык (1 чокыр каһвәдә 80–120 миллиграмм кофеин була) каһвә эчүчедә кофеинга бәйлелек барлыкка килә. Кофеинизм дип аталган бу авыруның махсус шифры да бар – F15. Каһвәгә бәйлелек барлыкка килгән кешедә шушы симптомнар булырга мөмкин:
  • ярсу;
  • йокы килмәү;
  • битнең кызарып торуы;
  • мускулларның тартышуы;
  • тахикардия;
  • ашкайнату тракты эшчәнлеге бозылу;
  • фикер чуалу;
  • борчу;
  • депрессия;
  • паника.

Әгәр үзеңдә шушы билгеләрне сизсәң, синдә – кофеин интоксикациясе.

БДИда каһвә булыша?!

– Каһвә күңел күтәренкелеге бирсә дә, һәрчак тәэсир итми. Теге яки бу матдәгә тиз бирешүчән кешеләрнең дәртлелеге 2 сәгать дәвам итә. ӘММА! Барысы да кайчан эчүгә бәйле. Әгәр иртәнге аштан соң эчсәң, ул кәефне күтәреп җибәрә, ә төнлә нәрсәдер өйрәнү өчен булса юк. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Тәүлектә 24 сәгать, әгәр нәрсәдер эшләр өчен кофе эчсәң, моннан гына тәүлектә сәгать артмый. Димәк, яшүсмер бары тик азрак йоклаячак кына. Кешегә тәүлегенә уртача 8 сәгать йокларга кирәк. Әгәр бу режимны сакламасаң, үзәк нерв системасы эшчәнлеге, биологик ритмнар бозыла. Нәтиҗә мондый: БДИга килеп терәлгәч кенә түгел, ә алдан әзерләнергә кирәк, – ди табиб.

Яшүсмергә көннең беренче яртысында, ашагач, 1–2 чынаяк каһвә эчәргә ярый.

 

Латте, американо, капучино – кайсысын сайларга?

Кофеинның актив тәэсире сөт, лимон һәм шикәр салгач кими. Шуңа күрә сөтле каһвәгә өстенлек бирү яхшы. Аңа майлылыгы 1,5% булган 50 миллилитр сөт (аны яратмасаң, лимон да ярый) өстә, һәм организмың сиңа рәхмәт әйтер.

Эри торган каһвә – химия-азык-төлек сәнәгате продукты, сыйфатсыз чималдан ясала, кофеин да күбрәк була. Шуңа күрә орлыклы каһвәгә өстенлек бир. Аны ясар алдыннан гына тарттырырга кирәк. Әгәр тарттырылган каһвә сатып аласың икән, ваграгын сайла.

Туркага 2–3 бал кашыгы каһвә сал, су өстә һәм дөрес итеп пешер (кайнатмыйча, күбеге өскә менгәнен көт, уттан ал, бераз тот һәм тагын ике тапкыр шуны кабатла). Тәменчә шикәр (1–2 бал кашыгы) яки сөт, йә булмаса, лимон сал.

Россиядә каһвә эчү гадәтен Пётр I көчләп диярлек керткән. Шуңа әлеге эчемлек безгә генетик яктан якын түгел. Шул сәбәпле аны яратмаучы, организмы кабул итмәүчеләр бар. Димәк, моданы түгел, йөрәгеңне һәм организмыңны тыңла.

Энергетик эчемлек зыянлымы?

Энергетик эчемлекләр организмның тонусын күтәрә, кешегә энергия бирә, кәефне күтәрә, йокы килүне бетерә, чыдамлылыкны арттыра. Шул ук вакытта баш миенә, эчке органнарга, мускулларга энергия дә бирә. Энергетикның йогынтысы 10 минут узгач башлана һәм 4 сәгать дәвам итә.

Тик аның составында зарарлы матдәләр күп:

  • Кофеин баш миен эшләтә, 100 грамм эчемлектә – 30 миллиграмм кофеин була.
  • Таурин – антиоксидант, нейромедиатор, матдәләр алмашын тизләтә. Энергетикта 400 миллиграмм була (тәүлегенә рөхсәт ителгән күләме – 400 мг).
  • Углеводлар (глюкоза/сахароза) – 100 грамм энергетикта – 13 грамм углевод. Ягъни бу 100 грамм эчемлектә 3 (!) бал кашыгы шикәр дигән сүз.
  • Күмер кислотасы (H2CO3) – эчемлеккә күп газ өсти, тиз үзләштерергә һәм нәтиҗә бирергә булыша.
  • Витаминнар – ниацин (В3), пантотен кислотасы (В5), пиридоксин (В6), фолий кислотасы (В9), аскорбин кислотасы (С витамины).
  • Адаптоген.
  • Ароматизаторлар, кислотаны көйли торган матдәләр һәм буягычлар.

ИСЕҢДӘ КАЛДЫР!

  • Балаларга энергетик эчәргә бөтенләй ярамый.
  • Энергетик ихтыяҗы булган ситуацияләр яшүсмерләрдә булмый.
  • Энергетикларның барысы да куркыныч.

Энергетикны нәрсә белән алмаштырырга?

Әгәр энергетикны сусаганга эчәсең икән,  су белән алмаштыр. Көчең беткән икән, женьшень, лимонник, элеутерококк үләннәреннән чәй эч, режимыңны үзгәрт. Дәртләндереп җибәрергә кирәк булса, каһвә эч.

Энергетикларны даими куллану ару, ярсу, нерв өзлегүе, нерв системасының какшавы, депрессиягә китерә. Эйфория, гиперактивлыктан соң арыганлыгыңны сизәсең. Кеше йокыга китә алмый интегә, тирән йокыга талмый. Энергетик куллануның зарары шулкадәр көчле була ала ки, ул үлемгә яки суицидка китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларны бик сирәк вакытта нерв системалары тотрыклы булган ОЛЫЛАРга гына эчәргә ярый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев