Логотип Идель
Бу – тема!

"КАРУСЕЛЬ" ТЕЛЕКАНАЛЫ ТАТАРСТАН САБЫЙЛАРЫН СӨЕНДЕРДЕ!

«Спокойной ночи,малыши!» тапшыруындагы Хрюша һәм Степашканы белмәүчеләр гомумән юктыр. Ә менә фиксик, мимимишка, Компот һәм Карамельканың кем булуын белү өчен ким дигәндә 2-3 яшьлек бала әнисе булу кирәк.

Хәер, бу ялларда аларның кем булуына шактый күп татарстанлылар төшенде кебек. Чөнки “Карусель” балалар телеканалы Казанга килеп, искиткеч бәйрәм уздырып китте. Әлеге чара республика көнен бәйрәм итү белән бер көнгә туры килде.

Рөстәм Миңнеханов оештырган бәйрәм

“Төп геройлар” дип атала торган милли премияне “Карусель” телеканалы ел сан оештыра. Быел исә ул беренче мәртәбә Мәскәүдән читтә – Татарстан башкаласы Казанда узды. “Карусель” коллективын исә бирегә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе чакырган икән.

– Әлеге чакыру безнең өчен һичшиксез бик зур кыйммәткә ия. Россия милли премиясенең Мәскәүдә генә түгел, Татарстан Президенты ярдәме белән башка төбәкләрдә дә узуы тарихи күренеш, - дип ассызыклады “Карусель” телеканалы баш редакторы Вера Оболонкина.

Гала-концертны ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Шәһәр көне, республика көнендә балалар өчен шундый зур бәйрәм! Бу чараны Казанда үткәрергә риза булганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт, - дип белдерде Президент.

Шулай итеп, бу көнне Татарстан балалары өчен үзләре яратып караган мультфильм геройлары белән күзгә-күз очрашу, алар белән бергәләшеп күңел ачу, фотога төшү, сөйләшеп тору насыйп булды. Иртәнге якта “Карусель” телеканалы Горький һәм “Ак чәчәкләр” паркында, Кремльдә балалар өчен зур бәйрәм оештырды.

– Безнең төп максат – әлеге бәйрәм чараларына Татарстан балаларын җәлеп итү, аларның күңелен күрү иде. Милли колорит һәм җырларга да зур игътибар бирдек, - дип белдерде Вера Оболонкина.

Балалар нәрсә ди?

Кичке якта исә Казан циркы бинасында әлеге милли премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Нәни тамашачыларның шатлыгы исә эчләренә сыймады. Чөнки аларга бик яхшы таныш геройлар – Каляка-Маляка, Хрюша һәм Степашка, Маша һәм Аю аларны берсеннән-берсе шәбрәк номерлар белән шаккаттырды. Ахырда балаларга үзләренең яраткан геройлары белән фотога төшү мөмкинлеге тудырылды.

– Искиткеч чара, искиткеч бәйрәм. Балалар өчен бик күп чараларда булган бар. Шулар арасыннан балама ошаган иң шәп чара бүгенгесе булды, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казаннан Лилия Сафина.

Андрей Кузнецов исә Каляка-Маляка белән фотога төшүенә сөенеп туя алмый.

– Ул бит минем иң яраткан алып баручы. Аның ярдәмендә матур сурәтләр төшерергә өйрәндем. Иртүк йокыдан торуга тизрәк телевизорны кабызам. Чөнки аның тапшыруы башлана, - дип уртаклашты яшь рәссам.

6 яшьлек Алинә Исламова исә фиксикларга бик сөенгән. Кызганыч, алар  фотога төшү өчен коридорга чыкмаган. Шуңа күрә кәефе бераз төшкән.

– Миңа иң ошаганы алсу шарлар булды. Алар кинәт кенә минем өскә очып төштеләр. Тик фиксиклар белән фотога төшеп булмады. Кызганыч... - диде ул авыр сулап.

Балалар сөенгәч, әти-әниләргә дә рәхәт, билгеле. “Карусель” телеканалы җитәкчеләренә Казанда узган чара шулай ук бик ошаган. Шуңа күрә алга таба бу милли премияне тапшыру тантанасын Мәскәүдә түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрендә уздыра башларга ниятлиләр.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев