Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРАҢГЫ ПАТШАЛЫК»: ЧИЛӘБЕ АРТИСТЛАРЫ КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ ФАРС КҮРСӘТТЕ

«Һөнәр»  фестивале бетәргә берничә көн генә калып килә.  Бу атнада Казан сәхнәләрендә шактый күп спектакльләр тәкъдим ителә. Алар арасында Чиләбе яшьләр театры да бар. Кичә калабыз кунаклары Галиасгар Камал театрының Зур сәхнәсендә тамашачыларны «Русское. Островский» спектакленә җыйды.

Менә инде ничәнче тапкыр рус театры атмосферасына «чумарга» тырышып каравым. Дөресен генә әйткәндә, чын күңелдән рус сәнгатен, аларның менталитетын аңларга телим. Рус әдәбиятына үлеп гашыйк булучы кеше мин, тик бу тапкыр, кызганычка каршы, спектакль өметләрне аклап бетермәде.

Спектакльдән калган хис-кичерешләр аңлашылмый. Әлбәттә, артистлар иң югары дәрәҗәдә уйнады, Чиләбе кунаклары – үз эшләренең остасы. Режиссер рус язучысы Александр Островскийның иҗатындагы «караңгы патшалык»ны – наданлык, белемсезлек, дуамаллык, үзгәрешләрне кире кагучы дөньяны яхшы җиткерә алды. Пьеса гади кешеләрнең бәхетсез язмышын һәм дуамал хуҗаларны сурәтли. Төп герой Параша исемле кыз аша драматург кешенең иреккә омтылуын күрсәтә.

Спектакльнең жанры – фарс. Режиссер һәм актерлар комик хәлләрне җиткерә алды. Вакыт-вакыт көлкеле мизгелләр булды, тамашачы берничә тапкыр рәхәтләнеп көлде.

Сәхнәнең бизәлешенә килгәндә, анда минимум декорация кулланылган, ул бөтенләй юк диярлек. Геройлар кара күлмәк һәм костюмнардан киенгән, пьесага ниндидер бер гомуми караңгылык хас. Вакыт-вакыт сәхнәгә чыгып, кара күлмәктән киенгән өч кызның сузып-сузып җырлавы күңелгә пошаманлык салды. Бу тагын режиссерның шушындый алымнар һәм символлар аша Островский иҗатының асылын һәм, гомумән, гомер-гомергә илдә булган проблемаларны, «русское» сүзенә нинди мәдәни код салынуын күрсәтергә теләве.

Спектакль трилогия булырга тиеш иде дип әйтә режиссер Иван Миневцев. Аның беренче өлешен рус язучысы Шукшин буенча Стәрлетамакта, «Русское. Шукшин» дип атап куйганнар. Монысы исә трилогиянең икенче спектакле, автор биредә Островскийга мөрәҗәгать иткән.

Фотолар Чиләбе яшьләр театрының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев