Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛНЫ КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП ҮТКӘРҮ ЫСУЛЛАРЫ

Көзге каникулларны барлык укучылар да көтеп ала. Әмма аларны ничек итеп кызык, бай һәм файдалы үткәрергә соң? Гел интернетта гына утырып, ял көннәрен уздыру бер дә дөрес булмас. Шуңа күрә без сиңа файдалы һәм күңелле шөгыльләрнең исемлеген төзедек.

КИТАП УКУ

Китаплар, һичшиксез, һәр укучының да каникулдагы шөгыльләре исемлегенә керергә тиеш. Чөнки яхшы китаплар кешене тәрбияли, аның әхлакый сыйфатларын үстерә. Шуңа күрә без сиңа ялларда укыла торган китапларны тәкъдим итәбез. Алар арасында татар һәм чит илләр авторларын таба аласың:

Алмаз Гыймадиев – «Селфи таягы»

Алинә Бикмуллина – «Йолдызлар шулай куша»

Гәрәй Рәхим – «Иске самавыр торбасы» 

Джером Сэлинджер – «Над пропастью во ржи»

Джеральд Даррелл – «Ослокрады»

Сьюзен Коллинз – «Сойка-пересмешница»

Астрид Линдгрен – «Бритт Мари изливает душу»

ПИЖАМАЛЫ КИЧӘ

Каникулларны күңелле уздыруның тагын бер ысулы  –  дуслар, якыннар белән пижамалы кичә оештыру. Уңайлы кием-салым, күңелле музыка һәм тәм-томнар – кичә өчен менә дигән нәрсә. Рәхәтләнеп ял итү, бию, дуслар белән серләшү һәм аралашудан ләззәт алу киче бу.

УКУ ПРОГРАММАСЫН КАБАТЛАУ

Әлбәттә инде, каникулларда гел күңел ачу гына дөрес булмаячак. Уку турында да онытмаска кирәк. Бигрәк тә, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнүне беренче урынга куярга киңәш итәбез.

ЯРАТКАН ЭШ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ

Ниһаять, хобби өчен күпме вакыт бар! Уку программасын кабатлаудан тыш, көннәреңне яраткан шөгылеңә дә бүлеп куй. Ә бәлки, хәзер, каникуллар вакытында, син үзеңдә яңа талантлар ачарсың? Иҗатка омтылырга ашык!

ТӘМ-ТОМНАР ПЕШЕРҮ

Әйе, каникуллар моның өчен  иң шәп вакыт! Күптән пешерергә өйрәнергә теләгән булсаң, хәзер экспериментлар ясарга була. Интернетта тәмле тортлар, җиңел салатлар рецептлары тулып ята. Тәм-томнар пешереп, үзеңне дә, якыннарыңны да сөендерә аласың. (инстаграм өчен дә фотолар була!)

ФИЛЬМНАР КИЧЕ

Кайсы ял көннәре фильмсыз узсын ди инде! Чипсы, попкорн, сок ал да, дусларың яисә туганнарың белән кино карарга әзерлән. Менә сиңа бездән исемлек:

Монте-Карло (Monte Carlo) – 2011

Чумовая пятница (Freaky Friday) – 2003

Пышка (Dumplin') – 2018

День «да» (Yes Day) –  2021

Почти семнадцать (The Edge of Seventeen) – 2016

«Помогите, я уменьшил своих друзей!» (Hilfe, ich hab meine Freunde geschrumpft) – 2021

Охотники за привидениями: наследники  (Ghostbusters: Afterlife) – 2021

Круиз по джунглям (Jungle Cruise) – 2021

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев