Логотип Идель
Ялкын

КАМАЛ АРТИСТЛАРЫН НИНДИ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН ШАККАТЫРАЛАР? /ФОТО, ВИДЕОСЮЖЕТ/

Театрга спектакль карарга килгәч, сиңа һәрвакыт сәхнә арты сер булып кала бирәме? Ә синең артистларга тагын да якынаясың киләме? Димәк, «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән сүзләрне күңелендә йөртүчеләр өчен «Ялкын» сайтында – яңа рубрика! «ТеатрLife», дип атала ул. Театр сәнгате белән җенләнүчеләрнең күңеленә хуш килер ул, дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә! :)

Беренче тапшыруыбыз театр артистларына бирелә торган бүләкләргә багышлана. Спектакль тәмамлаганнан соң, сәхнәгә күтәрелеп, яраткан артистларыңа чәчәк, конфет-тортлар ташучылар арасында син дә бардыр, бәлки? Баксаң, тамашачылар чәчәк, тәмлүшкәләр белән генә чикләнеп калмый икән бит! Алар яраткан актерлары өчен хәтта таулар да күчерергә риза! Тез буыннары калтырап торганда да, сәхнәгә чыгып, яраткан артистыңны кочаклап-үбеп бүләк бирүне тау күчерүгә тиңдер. :)

Мондый батыр тамашачылар, чыннан да, күп икән! Шуңа да без, «Ялкын» журналы командасы, яраткан артистларыбызны нинди оригиналь бүләкләр белән шаккаттырганнары турында белешергә булдык. Ришат Әхмәдуллин, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Миңнуллина бу серләр белән рәхәтләнеп бүлеште.









Боларның барысы турында да тулырак язманы «Ялкын» журналының март санында күрә аласың. Ә әлегә - ВИДЕОСЮЖЕТны кара:



#ТеатрLife

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев