Логотип Идель
Бу – тема!

КӘҖӘ КӨЙ СУЗА, БАЛЕРИНАГА ОХШАГАН ЧЕБИ БИИ: МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ – КАЗАНДА

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале дәвам итә. Кичә Галиасгар Камал театры сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен тәкъдим итте. Спектакльне күп кенә уңышлы проектлар авторы, режиссёр Илсур Казакбаев куйды.

«Һөнәр» фестивале яшь режиссёрларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүдән тыш тагын шунысы белән яхшы: ул тамашачыларга башка, әле моңа кадәр репертуарлары белән таныш булмаган театрларны «ачарга» ярдәм итә.

«Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле мәхәббәт, үлемгә караш, узган гомерне, тормыш тарихының якты мизгелләрен һәм хаталарын искә алу белән үрелеп бара. Урын өстендә ятканда, картка үлем образы килә һәм өч сәгать эчендә изге эш кылырга кирәклек турында хәбәр итә. Шулай итеп, янәсе, бабайның гомере озайтылачак. Бу хәбәрдән соң әби белән бабай, бергәләп, нинди изге эш кылырга икән, дип уйлана башлыйлар. Тик спектакль буе аның очына чыга алмыйлар. Әби белән бабайның күз алдыннан бер-бер артлы инде төзәтеп булмастай вакыйгалар уза. Сәхнәдәге зур сәгать гомернең соңгы мизгелләрен саный, даң-даң сугып, картларны вакытның аз калуы турында кисәтә.   

Спектакль чыннан да кызыклы итеп тәкъдим ителә. Cюжетка ике герой – кәҗә һәм чеби кушылып китә. Башта аларның ни өчен кирәк икәнлеге аңлашылмаса, соңрак бу ике образның тирән мәгънәгә ия булуларын тамашачы бик тиз отып ала. Гармун тартучы, көрән төсләрдән киенүче кәҗә – начарлыкка, ә акка киенгән, фәрештәне хәтерләтүче кыз яктылык һәм яхшылыкка өндәүче образ булып тора. Спектакль дәвамында алар икесе дә әби белән бабай янында бөтерелеп йөриләр: кәҗә көй суза, «балерина»га охшаган чеби бии. Ә ахырда исә, сәгать суккач, алар икесе дә, әби белән бабай янына басып, бичараларның кайсысын алып китәргә икән дип, таш, кайчы, кәгазь уены ярдәмендә карар кылалар. Тормышның моңсу мизгелләрен һәм ачы хакыйкатен комедия алымнары аша тәкъдим итү тамашачы күңелен, һичшиксез, яулый алды дип әйтергә мөмкин.

Фотолар Минзәлә театрының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев