Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ КАМПУС - ИННОПОЛИСТА

Бүген Иннополис шәһәрендә Президент академиясенең Җәйге VI кампусының ачылыш тантанасы узды. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РАНХиГС ректоры Владимир Мау, РАНХиГС проректоры Иван Федотов катнашты.

7-20 июль көннәрендә үтә торган әлеге чарага 32 илдән студентлар килгән. Алар әйдәп баручы галим, сәясәтче, бизнесменнардан ике атна дәвамында лекцияләр тыңлаячак, үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Форумга эләгер өчен катнашучылар катлаулы сайлап алу турыннан үткән. Студентларның һәрберсе белән Skype аша әңгәмә уздырылган. Җәйге кампуста катнашучыларның инглиз телен белү дәрәҗәсе Upper-Intermediate булырга тиеш, чөнки очрашулар, лекцияләр инглиз телендә бара. Һәр студент әлеге чарада бер генә тапкыр катнашу хокукына ия.

Быелгы кампуста катнашырга теләк белдерүчеләр саны 3,500гә җиткән. Шуларның 200гә якыны гына бу хокукка ия булган. Россия һәм шул исәптән Татарстан студентларыннан тыш Президент академиясенең Җәйге VI кампусында Төркия, Сингапур, Кытай, Швейцария, Канада, Индия, Голландия, Италия, Испаниядән дә студентлар катнашачак.

Катнашучылар 12 командага бүленеп эш итәчәк, командада төрле милләт вәкилләре җыйналган. Шул рәвешле, алар командада эшләү күнекмәләрен генә арттырып калмыйча, башка милләт вәкилләре белән уртак тел табып эш итәргә дә өйрәнәчәк.



Надия Галәветдинова (Татарстан, Казан федераль университеты студенты): “Бераз курку хисләре кичерәм. Командабыз бик көчле, һәрхәлдә алар миңа югалып калырга ирек бирмәячәк. Монда яңалык эзләп килдем һәм ул яңалыкны алып кайтып китәчәгемә иманым камил. Үземне төрле юнәлешләрдә сынап карарга тырышам. Форумнан соң үземә иң якынын билгеләп, шул юлдан китәсем килә”.

Гәүһәр Нуртаева (Казахстан, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты студенты): “Форумның темасы “Эшмәкәрлек: идеядән - уңышка” диа атала. Безнең идеяләребез дә форум азагына уңышка ирешү юлына басар дип өметләнәм. Кампус дәвамында тормышымда кирәк булачак алымнарга өйрәнермен дип уйлыйм. Форумга килүемнең тагын бер серен ачасым килә: монда төрле милләт вәкилләре җыйналган, һәрберсе инглизчә яхшы сөйләшә, инглиз теле укытучысына укыган кеше буларак, минем аларның акцентларын, кайсы диалектка карауларын, сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнергә телим, киләчәктә бу темага фәнни эш эшләү теләгем бар”.




Кампус турында кызыклы фактлар:
- 6 ел дәвамында форум аша 7000 студент үткән;
- 16 000 блокнот тотылган;
- катнашучыларның уртача йокы сәгате 5,23 сәгать икән;
- 20 000 шешә Coca-Cola эчелгән.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев