Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙ УЛ... ЭШЛӘР ӨЧЕН!

Үз көчең белән эшләп табылган акча иң кадерлесе була. Шуңа күрә күп кенә яшүсмерләр җәй көне эшкә урнашырга тырыша.

Зур тормышка аяк атлаганчы эшләп алып, бераз тәҗрибә туплау да начар түгел, әлбәттә. Иң мөһиме, үзеңнең теләгең һәм әти-әниеңнең ризалыгы кирәк. “Җәй бетә инде, эшләп калырга өлгермәдем”, - дип уфтанырга ашыкма. Әле төгәл бер ай бар! Эшне, әйдә, бергәләп сайлыйк.

Вариант №1. Курьер. Әлеге эш әзерлекле булуны таләп итми. Үзең яши торган җирлекне яхшы белсәң, синнән шәп курьер килеп чыгачак. Хәзер күп оешмаларда әлеге хезмәт бар, шуңа күрә эш урыны табу да кыен булмас. Өстәвенә күп очракта юл чыгымнарын алар үз өстенә ала.

Вариант №2. Промоутер. Әлеге хезмәт үсмерләр арасында бик популяр. Көнгә берничә сәгать листовка, буклетлар таратып тору акча эшләү мөмкинлеге бирә. Ни генә дисәң дә, аның әллә ни авырлыгы юк. Һава торышы гына яхшы булсын!

Вариант №3. Официант. Бу эшнең үз авырлыклары булса да, килгән кунаклар калдырган чәйлек акчалар кесәңне әйбәт кенә калынайтачак. Өстәвенә хезмәт хакы да яхшы. Төрле ашханә һәм кафеларга пешекче ярдәмчесе, савыт-саба юуычы булып та урнашырга мөмкин. Күп очракта мондый җирләрдә ашау да бушлай була.

Вариант№4. Белдерүләр ябыштыручы. Бу хезмәт тә синнән көч сорамый. Эшләгәнең өчен көне-сәгате белән түлиләр дә. Әгәр бу төр хезмәтне сайлагансың икән, эш урыны табу бер дә кыен булмаячак. Синнән бары тик эшеңне намус белән башкаруны сораячаклар.

Яшүсмерләргә сәламәтлеккә начар йогынты ясый торган, гомеренә куркыныч янаган шартларда эшләү тыела, шуны онытма. Балалар, мәсәлән, составында зарарлы матдәләр булган буяулар белән эшләргә тиеш түгел. Шулай ук артык авыр әйберләр ташу да рөхсәт ителми. 14 яшьлек кызларга смена дәвамында 2 кг авырлыктан арткан, 17 яше тулган малайларга көн дәвамында 4 кг йөкне ташырга ярамый. Әмма егетләргә 1-2 генә сәгать эшләгәндә 20 кг кадәр авырлыктагы йөк рөхсәт ителә. Шулай ук Хезмәт кодексы нигезендә баланың әхлакый тәрбиясенә зыян китерә торган эшкә урнашырга да ярамый.

Ә хәзер, әйдә, яшьтәшләреңнең фикерләрен тыңлыйк. Алар җәйләрен эшләп уздырамы икән?

Рифат Ганеев, Казан шәһәренең 65нче мәктәп укучысы: Июль ае башында әби-бабай янына Түбән Кама шәһәренә кайттым. Анда чакта Бургер Кингта эшләп алдым. Көненә 5 сәгать листовкалар тарата идем. Бер сәгатькә 100 сум түлиләр. 2 атна түздем, бу эш бик ялыктыра. Җәй әле дәвам итә, бәлки тагын кайда да булса эшләп алырмын.

Ильдана Газизова, Яшел Үзән районының Әйшә урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы: Сыйныфташларымның күбесе җәй көне эшкә урнашу җаен карый. Кемдер “Билайн” компаниясендә промоутер, кемдер төзелешкә урнашкан, заводта хезмәт куючылар да бар. Мин дустым белән сайлау алды көннәрендә волонтер булып эшләргә җыенам. Безгә газеталар таратырга туры киләчәк. Бер сәгатькә 170 сум түләргә вәгъдә иттеләр.

Наилә һәм Фирүзә Каюмовалар, Саба районы Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары: Бу ел җәй бер җиргә дә эшкә урнашмадык. Өйдә, хуҗалыкта да эш бик күп бит. Узган ел балалар бакчасында бала караучы булып эшләп алган идек. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эш. Соңыннан хезмәт хакы алгач, сөенеч эчкә сыймый инде.

Данил Хәбибуллин, Азнакай районы Актүбә бистәсенең өченче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы: Эшкә урнашу турында уйламадым. Имтиханнар биреп йөргәч, уйларга вакыт та булмады. Минем өчен әбиемә, әти-әниемә хуҗалык эшләрендә кулдан килгәнчә булышу мөһимрәк. Аларның рәхмәтен ишетү бик рәхәт.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА



Тагын укырга:


ҖӘЙ БЕТКӘНЧЕ… ЭШЛӘП КАЛ!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев