Логотип Идель
Бу – тема!

«ИЗОЛЯЦИЯ БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТТЕ?»: СОРАШТЫРУ

Россия буенча игълан ителгән үзизоляциянең икенче атнасын ваклыйбыз. Яшәү рәвешебез дә, уйларыбыз да, дөньябыз да шулай кисәк үзгәреп куяр, дип кем уйлаган? Көтелмәгән ялларны  кем кайда уздыра? Шушы вакыт эчендә алар нинди талантларын ачканнар? Нинди нәтиҗәләр чыгарганнар? Күптәннән “шуны эшләр идем” дигән кайсы эшләрен төгәлләгәннәр? Киттек!

“Кем кайда уздыра?” дигәннән, Инстаграмда сораштыру уздырдык бит әле. Анда 148 кеше катнашты. Шуларның 97се карантинны авылда, 51е шәһәрдә уздыра икән. Күп кеше фикеренчә, “авыл авыл инде, шәһәрдәге 4 дивар арасында утыру түгел!”. Алайса Казан этләре көненә әллә ничә тапкыр урамга йөрергә чыга-чыга арып беткәннәр ди бит инде анда. Әйе, хуҗалары башка кешеләргә аларны “аренда”га биреп тора, ди. Чүп ташларга чыкканда кешеләр “мин дә мин” дип кычкырыша башлаганнар. Берәр ел элек шундый көннәр килер, дисәләр, ышаныр идек микән?

Айзилә Ситдыйкова, тәрҗемәче:

Читтән торып эшләүгә күчкәнемә 1 атна булды. Әлеге режимга тиз ияләштем. Өйдә булуга карамастан, 7дә торам һәм 8дә инде ноутбук каршына - “эш урыныма” барып утырам. Эштәге тәртипне сакларга тырышам, шуңа күрә башка эшләр белән мавыгырга вакыт та калмый.

Урамга һава суларга чыгам, ләкин болын, су буе тирәләренә генә. Кояш карый башлаган мәлдә өйдә утыру җиңелләрдән бирелми, ләкин, нишләтәсең, башка чара юк. Гадәти, күнегелгән тормыш юксындыра. Авылның шау-гөр килеп торган урамнарында йөрисе, дус-туганнар, хезмәттәшләр белән күрешәсе килә. Бу вакыйгалар ияләнелгән, гадәти нәрсәләрнең кадерен белергә яхшы форсат булды, дип саныйм.

Раил Рәшитов, фрилансер:

– Изоляция игълан ителгәнгә хәтле үк авылда тора идем. Шуңа күрә тормышым артык үзгәрде, дип әйтә алмыйм. Бакчага да чыгам, өй тирәсендәге эшләрне дә карыйм. Элек ничек барды тормыш, хәзер дә шулай дәвам итә. Умарталарым бар, хәзер шулар белән кайнаша башлыйбыз. Бакча эшләре башлана. Шулай булгач, карантин, дип күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Район үзәгенә, башкалага барып йөреп кенә булмый. Театрга йөрергә ярата идем, ул мөмкинлек чикләнде хәзер.

Резеда Фасыйхова, студент:

Карантинга чыгуыма 3 атна булды. Озак ияләнергә туры килмәде. Шунда ук тәмен тоеп алдым (көлә). Укуыбыз дәвам итә. Беренче парага булганда 8гә, икенче парага булса, 9 тулып киткәнчегә кадәр йоклыйм. Көн җылы булса, параларымны ишегалдында укыйм. Уку тәмамлангач,
спорт белән шөгыльләнәм, өйне җыештырам, ашка токмач кисәм. Беркөнне әти белән теплица ясап куйдык. Ә иң рәхәте - көн аралаш мунча керәм
. Кичләрен ишегалдына чыгам да, кошлар сайраган тавышны тыңап, саф һава сулап утырам.

“Буш вакытым булса, шуны эшләр идем дип уйлап йөргән әйберләр күп иде. Шуларның берсе - саннар буенча картина ясау. Килеп җитте аңа да вакыт. Телефонымның галереясен дә чистартырга кулым җитми иде. Аны да эшләп куйдым. Урманга барып кайтырга тели идем. Карантинның икенче көнендә үк урманда сәяхәт итеп кайттым.

Гадәти тормышым сагындыра. Карантин беткәч тә, рәхәтләнеп бер Казан урамнарын әйләнәсем, берәр кофейняга кереп, тәмле каһвә алып эчәсем килә! Камал театрына да барырга теләгем бик зур.

Илнар Галиәхмәтов, синтез аппаратчысы:

– Отпуск изоляция вакытына туры килде. Болай ял эләкмәгән булыр иде. Өйдә балалар белән мәш килеп ятабыз. Күңелсезләнергә вакыт юк. Берәр сәгатькә иртә- кич урамга чыгып керәбез. Бу вакыйгалардан соң кешеләрнең эгоист булуларына тагын бер кат инандым. Чыкмагыз, дип торсалар да, йөрүләрен дәвам иттеләр. Штраф суга башлагач, тагын тузгыдылар. Бу изоляция безне, безнең сәламәтлегебезне саклау өчен игълан ителде бит!

Ләйсән Галимҗанова,  студент:

Бу режимга күчүемә инде 13 көн узды. Авылда рәхәт: ичмасам ишек алдында һава суларга чыгарга мөмкин.

Минем әни укытучы, иртән дистанцион уку башлана. Шул тавышка уянып мин дә торам. Бар өйне иңләп буйлап җыештырып чыктым, кул тимәгән җир калмады.  

Әле үземдә яңа талант та ачтым: материалын сатып алдым да, үзем маскалар тегәргә өйрәндем. Шулай ук сабыннан ясалган розалардан букетлар ясадым. Хәзер кибетләр ябык, ә туган көннәргә бүләк кирәк, кешеләр миннән килеп алдылар.
Карантиннан чыккач та, эшкә керешәсе иде, эш сагындырды. Иркенләп, теләгәндә урамга чыгып, теләгәндә кибетләргә йөреп, дусларың, якыннарың белән күрешеп, яшисе килә.

Марат Сафиуллин, завод хезмәткәре:

– Без эшебезне дәвам итәбез. Заводта карантин юк – эшлибез. Бу режимга озак ияләштем: урамга чыгасың - кеше юк, кибеткә керәсең – кеше юк. Гадәти тормышны бик нык сагындым. Дус-туганнар да авылга кайтып беттеләр. Телефон аша аралушу аралашу түгел инде ул. Урамга эшкә барганда, чүп түккәндә , кибеткә барганда гына чыгам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев