Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛҮСӘ КАМАЛИЕВА – РЕЖИССЁРНЫҢ НӘНИ ДУСТЫ

«Кечкенә чакта әнием (Энҗе Камалиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты – Авт.) белән әтиемә (Илфат Камалиев, Татарстан Республикасының халык артисты – Авт.) ияреп, репетицияләргә йөрергә ярата идем. Без Ренат абый белән (Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов – Авт.) тамаша залының иң беренче рәтендә утырып, артистларны күзәтәбез. Ренат абый төзәтмәләр кертә һәм миңа карап: «Илүсә, болай эшләсәк, яхшымы? Сиңа ошыймы?» – дип, миннән сорап куя. Шул мизгелдә мин үземне ниндидер зу-ур кеше итеп хис итәм. «Әйе, миңа ошый», яки «Юк, алай эшләмик», – дип җавап бирәм. Ренат абый миңа карап елмая...

...Ул хәзер дә миңа карап елмая! Ләкин мин инде тамаша залында аның янәшәсендә утыручы нәни Илүсә түгел, мин төп рольдә. Асия мин! Сәхнәдә репетиция ясыйм. Тиздән премьера – “Ак чәчәкләр кебек...”»

Исеме: Илүсә Камалиева

Туган көне: 5.03.2004

Туган җире: Казан

Укый: Казан театр училищесында

Инстаграм: @ilusiik

Режиссёр булу: хыял/чынбарлык

«Миңа 6 яшьләр чамасы булганда Гүзәл апа Сәгыйтова безнең гаилә турында телевидение өчен тапшыру эшләгән иде. Шунда ул миннән: «Илүсә, үскәч нинди рольләр уйнарга хыялланасың?» – дип сорады. Мин: «Сәрвәр, Галиябану...» – дип тезеп киттем дә «...ләкин минем күбрәк режиссёр буласым килә», – дип өстәп куйдым. Актёрлык юнәлешен сайласам да, режиссура миңа әле дә якын. Этюдлар сәхнәләштергәндә еш кына: «Актёрлык ягына игътибар бир, син бит режиссёрлыкка укымыйсың», – дип киңәш итәләр. Ләкин миңа һәр ике якны да тигез күрү ошый. Әлегә бу минем бик яхшы килеп тә чыкмыйдыр, әмма мин тырышам. Киләчәктә бәлки укуымны әлеге юнәлеш буенча Мәскәүдә дәвам итәргә насыйп булыр. Вакыт күрсәтер...»

Бердәмлек турында

«Мин футболга гашыйк. Мәктәптә укыганда «Мотор» спорт мәктәбе командасы составында да уйнадым. Анда кызлар секциясе ябылгач та туп тибүдән туктамадым. Ишегалдында дуслар белән дә уйнап була бит! Әле курсташлар белән дә уйнарга теләгебез бар, вакыт кына табылсын. Гомумән, без бик дус төркем. Бер-беребезнең уңышларына сөенә беләбез. Шундый бердәм булуыбызда остазларыбызның да роле зур, әлбәттә. Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров белән Резеда Ирек кызы Гарипова канаты астында укуыма сөенеп туймыйм».

Сеңлем

«Мин сеңлемне бик нык яратам. Ул да мине шулай нык яратадыр дип уйлыйм (көлә – Авт.). Зөбәрҗәт белән безнең яшь аермасы 3 кенә ел. Элек, әлбәттә, бик еш сүзгә килә, хәтта сугыша идек. Хәзер иң яхшы дуслар без. Уртак серләребез дә бик күп. Ә кечкенә вакытта аңа берәр яшерен әйбер хакында әйтсәң, ул шул ук мизгелдә әни белән әтигә йөгереп барып сөйли иде. Безне бертуганнар димәссең дә, икебез ике төрле. Әмма бер-беребез өчен үлеп торабыз».

Мин – әби кызы

«Әниемнең әнисе – Әския әбием кечкенәдән гел безнең белән булды. Әниләр гастрольләрдә, репетицияләрдә чакта без аның карамагында идек. Йокларга яткач, әбием миңа гел моңлы җырлар җырлый иде. Җырларга яратуым да шуңа бәйледер дип уйлыйм. Артист һөнәренең никадәр авыр хезмәт икәнен дә яхшы белә ул, әмма миңа беркайчан да: «Бу өлкәне сайлама», – димәде. Минем һәр уңышыма да шатлана, терәк була белә әби. Безнең белән яши-яши артист һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән инде ул хәзер. Ә кайчандыр, әнием театр юлын сайлап, имтиханнар биреп йөргәндә, аның артист булып китүен бер дә теләмәгән икән ...»

Яраткан дәресләр

«Сәхнә хәрәкәте дәресләрен бик яратам! Укытучыбыз Артём Витальевич – үз эшенең чын остасы. Аның дәресләрен түземсезлек белән көтеп алам. Хәзер бу фәннән өстәмә дәресләр дә куйдылар, алар соң булса да, бик теләп йөрим. Партнёрымны да беркая җибәрмим (көлә). Инсаф үзе дә тырыша. Аның ярдәме белән барлык акробатик хәрәкәтләрне дә эшлим. Укытучыбыз башкаларга безнең пар ярдәмендә яңа хәрәкәтләрне күрсәтә.

Сәхнә теле дәресләрен дә үз итәм. Аны әтием белән әниемне дә укыткан Рәүф абый алып бара. Ул миңа яратып, үз итеп, «оныгым» дип эндәшә. Сәхнә теле – бик авыр, шул ук вакытта бик кызыклы фән. Шуңа күрә репетицияләр вакытында да ул дәресне калдырмаска тырышам».

«Ак чәчәкләр кебек...»

«Яңа спектакльгә әзерлек эшләре башлануы турында мин ишеткән идем инде. Бер көнне әни: «Минем яшьлегемне уйнарга кирәк булачак», – диде. Башта ышанмадым, дөрес сүз түгелдер, дип уйладым. Ләкин Ренат абый бу рольгә чынлап та мине билгеләгән булып чыкты. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле! Репетицияләр вакытында труппаның бердәмлеген тоям. Барысы да һәрчак ярдәм итәргә әзер тора, киңәшләр бирә. Түземсезлек белән үзем дә премьераны көтәм һәм барыгызны да Кариев театрына чакырып калам!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев