Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛЬЯС ФӘРХУЛЛИН: «КАЗАХСТАН ТАМАШАЧЫСЫ МИЛЛИЛЕКНЕ КҮРСӘТЕРГӘ КУРЫКМЫЙ»

Бүгенге язманың герое – хәзерге көндә Казахстанның Актау шәһәрендә иҗат итүче музыкант-мультиинструменталист, «Алпар» этно-музыкаль төркеменең экс-солисты, композитор, шагыйрь һәм укытучы. Ильяс белән этно-фолк мәктәбе, төрки халыкларның музыка уен кораллары һәм чит ил тамашачысы турында сөйләштек.  

Тулы исеме: Ильяс Сөләйман улы Фәрхуллин

Туган көне: 15.04.2000

Туган җире: Теләче районы Иске Җөри авылы

Белеме: И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте

«11 УЕН КОРАЛЫНДА УЙНЫЙМ»

– Барлыгы ничә һәм нинди музыка коралларында уйныйсың?

Мин төрки халыкларның музыка уен кораллары белән кызыксынам. Профессиональ рәвештә баянда, гармунда, тальянда, кубызда, таш сыбызгыда (балчык сыбызгыда), казах сыбызгысында, ней дигән уен коралында (төрек музыка уен коралы), сыбызгылы курайда, нугай курайда, көпшә курайда һәм фортепианода уйныйм.

– Алар арасыннан иң яраткан, иң якынын аерып әйтә аласыңмы?

Һәрбер уен коралына минем аерым мәхәббәт. Тик бөтенесе арасыннан иң якыны – курай һәм гармун. Чөнки беренче көйләремне нәкъ менә шушы кораллар ярдәмендә яздым.

«КЕШЕГӘ КҮРСӘТМӘСӘМ ДӘ, МИН БИК ЭМОЦИОНАЛЬ»

– Сине теләсә кайсы вакытта илһамландыра алырдай берничә яраткан җырны атап кит әле.

Дөресен әйткәндә, мине җыр яисә көй түгел, ә билгеле бер стильдә башкаручы, оркестр, ансамбль илһамландыра. Җырчылардан, мәсәлән, Мөслим Магомаев, Лучано Паваротти, инструментта башкаручылардан Мстислав Ростропович (фортепиано+виолончель), Евгений Кисин (фортепиано), Равил Ислямовны (скрипка) әйтә алам.

– Син композитор да бит әле. Көй туганда, синең өчен илһам чыганагы  нәрсә? Һәм көйләреңне кайда тыңлап була?

– Кешегә күрсәтмәсәм дә, мин бик эмоциональ. Әйтик, курку, сөенү хисе кичерү, әдәби китап уку, яхшы кешеләр белән аралашу миңа илһам бирә. Әлегә көйләремнең берсе дә музыкаль мәйданчыкларда юк, вакыты җитмәгән (көлә). Әмма шигырьләремә язылган җырларны табып була. Аларны Илдар Хәкимов, Алсу Вәлиуллина, Назир Сабиров һәм Yummy Music лейблы башкара. 

ТАМАШАЧЫ ТӨРЕ ҺӘМ ИҖАДИ ПРОЕКТЛАР ТУРЫНДА

– Синең чыгышларыңа билгеле бер категориядәге тамашачы киләме? Яисә төрле шәһәрләрдә төрле аудиторияме? Гомумән, алар аерыламы?

Мин ансамбль белән дә, үзем генә дә чыгыш ясыйм. Фольклорга, миллилеккә нигезләнгән чыгышка сусаучы төрле яшьтәге кешеләр килә. Әмма Казахстан якларында борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны саклау яхшырак үсеш алган, дип уйлыйм. Казахстан тамашачысы үзенең борынгы мәдәниятен төптән белә, миллилекне күрсәтергә курыкмый һәм оялмый.

– Якын киләчәктә иҗат белән бәйле нинди проектлар көтелә?

Музыкага килгәндә, Россия һәм БДБ илләре буйлап концертлар, чыгышлар көтелә. Чакырулар күп, Аллага шөкер. Һәм сиңа сер итеп кенә әйтәм: тиздән шигырьләр җыентыгым дөнья күрәчәк.  

«TURK ETHNO-FOLK SCHOOL РОССИЯ, КАЗАХСТАН, ҮЗБӘКСТАН ҺӘМ КЫРГЫЗСТАН УКУЧЫЛАРЫН БЕРЛӘШТЕРӘ»

– Turk ethno-folk school мәктәбен ачу идеясе ничек туды? Хәзерге вакытта бу проектың уңышлымы?  

Мин анда музыка уен кораллары турында онлайн дәресләр бирәм. Ә нигә әле безнең төркемгә кергән милләтләрнең уен коралларында уйнарга өйрәтә башламаска? Бу идеяне башымда күптәннән йөрттем. Бездә бит нәкъ менә милли уен коралларына өйрәтүче остазлар, факультетлар юк. Хәзер мәктәп Татарстаннан гына түгел, Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан да укучыларны берләштерә.

– Дәресләр нинди телдә алып барыла соң?

– Татарча, русча һәм казахча.

ЯШЬ МУЗЫКАНТ НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?

– Синеңчә, яшь музыкант бүгенге көндә үз-үзен ничек таныта ала?

Оялмасаң, урамга чыгып та йолдызга әйләнергә була. Әмма сәнгатьне югары дәрәҗәдә саклап калырга кирәк. Төрле интернет мәйданчыкларда үзеңне таныту уңышлы дип саныйм. Аннан яшь музыкант бер музыка коралында әз генә уйнарга өйрәнсә, икенчесен үзләштерү җиңел булачак. Чөнки беренчесендә уйнаганда, музыка кануннарын өйрәнеп каласың. Фикерләү сәләте яхшырсын өчен, күбрәк музыка тыңларга кирәк. Сүз юк-бар түгел, ә классик музыка һәм джаз турында бара. Аларны тыңлаганда, нинди уен коралларының ничек яңгыравын аерырга өйрәнәсең һәм исеңдә калдырасың. Болар чыгышны баетырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X