ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕ БУЛМАСА НИШЛӘРГӘ?
Яңа ел – ул шатлык, могҗиза көтү вакыты. Әмма күп кешенең әле һаман Яңа ел кәефе юк. Әгәр дә шулай икән, сиңа Яңа ел кәефен булдыру өчен миннән берничә киңәш.
Бүлмәне бизәү
Иң гади ысул – ул өйне яисә бүлмәңне гирлянда, уенчыклар белән бизәү. Иң мөһиме, әлбәттә, чыршы ул – Яңа ел символы. Чыршы бәйрәм яме өсти һәм кәефне күтәрә, бигрәк тә чын урман чыршысы булса. Чын чыршының исе генә дә ни тора...
Шулай ук Яңа ел атмосферасын булдыру өчен төрле хуш исле шәмнәр, диффузорлар кулланып була. Яңа ел белән бигрәк тә мандарин, дарчин һәм шоколад исләре ассоциацияләшә.
Яңа ел җырлары, фильмнары һәм сериаллар
Кайвакыт Яңа ел атмосферасын булдыру өчен җырлар һәм фильмнар ярдәм итә. Кечкенә вакыттан ук кулга-кул тотышып, чыршы тирәли әйләнгән җырларны тыңлаганда аерым бер хис тоясың һәм шул вакытка кайткандай булып китәсең. Чөнки нәкъ менә кечкенә чакта Яңа ел могҗиза, үзе бер тылсым кебек тоела бит.
Шулай ук фильмнарны да әйтеп үтәргә кирәк. Классик фильмнарны күпме генә карасаң да, алар беркайчан да туйдырмас шикелле. Аларның үзенең бер мохите бар. Шулар рәтендә «Один дома», «Гринч фильмын» да әйтеп үтсәң була. Ә татарча сериалларга килгәндә ул – «Сөюләрем сине хак минем». Әлеге сериал бер караганда кызык та, икенче яктан уйландыра да.
Традицияләр булдыру
Соңгы елларда Серле Санта уены популярлашып китте. Серле Санта, гади генә әйткәндә, бүләкләр белән алмашу. Аның асылы – бүләк бирүченең шәхесе бүләкләр тапшыру вакытына кадәр билгесез булуы. Нәкъ менә шушы мизгел серлелек, могҗиза атмосферасы тудыра.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев