Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЭКО-ГАДӘТЛӘР

Соңгы вакытта табигатьне саклау бик популярлашып килә. Әмма күп кеше моның нигә кирәк икәнен һаман аңлап бетерми сыман. Танышларым арасында да: «Ә шәхсән безгә моннан ни файда бар соң?»,– дип әйтүчеләр бар. Әйе, экологиягә килгән гаять зур зыянны киметүдән тыш кешеләр өчен яңа эко-гадәтләрнең башка уңай яклары да бар. Язмамны укысагыз, ниндиләре икәнен үзегез дә аңларсыз.

1) Кайбер каһвәханәләрдә үз стаканың яисә термосың белән килсәң, 5%, 7%, хәтта 10% ук ташлама ясыйлар.

2) Кызганыч, кулланылган пластикның күп өлеше чүплекләргә, ә аннан инде диңгез, океаннарга эләгеп, табигатькә зур зыян сала. Шуңа күрә кибеттән пластик шешәләрдә су сатып алу урынына, урамнарда торган аппаратлардан агызып алырга тәкъдим итәм. Бу экология өчен зарар китерми һәм өстәвенә арзанрак та. Мәсәлән, кибеттә 0,5 литрлы бер шешә су уртача 25 сум торса, водоматларда бер литрны 4-5 сумга алып була.

3) Өстәге пунктка альтернатива итеп фильтр урнаштыруны атасак була. Шулай ук пластик шешә сатып алуга караганда арзанракка чыгачак, әмма аны вакытында алыштырып тору мөһим.

3) Пластик шешәләрне эшкәртүгә (переработка) тапшыруның плюслары турында да әйтеп китим. Фандоматларда (пластик шешәләр һәм алюминий банкалар кабул итә торган махсус аппарат) бирелгән шешә өчен төрле партнер-кибетләрдә (гадәттә кайсы компаниянең фандоматы булуыннан тора) бонуслар, баллар һәм  ташламалар каралган. Ә кем ташламалар яратмый инде?

5) Секонд-хендларда 5-10 тапкырга арзанрак киемнәр сатып алып була. Мәсәлән, Казанда «Шмоточная». «Свалка», «Мегахенд», «ЕвроХенд», «Во!Ва!» кебекләре эшләп килә.  «Моңарчы башка кешеләр кигәч, ертык яисә пычрак буладыр бит инде ул» дип борчылмагыз, мондый җирдә киемнәрне кабул иткәндә, әйбәтләп тикшереп алалар.

4) Кибеткә кергән саен 5-8 сумга пластик пакет сатып алуны бик яхшы гамәл түгел икәнлеген үзегез дә аңлыйсыздыр. Аның кирәкмәгән вакытта ертыла торган гадәте дә бар бит әле! Мин сезгә аның урынына тукымадан бәйләп яки үреп эшләнгән сумка кулланырга киңәш итәм. Бер тапкыр аласыз – гомер буе кулланасыз.

Әлбәттә, бу гамәлләр барысы да безне сайлау алдында калдыра: табигатьне саклауны сайларгамы, юкмы? Шуңа күрә мондый эко-гадәтләрне үз тормышыгызга кертеп җибәрергә җиңелрәк булсын өчен фикердәшләр табу мөһим. Әйдәгез, табигатьне бергәләшеп саклыйк.

Фото: Freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев