«ЯЛКЫН»НЫҢ ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Сәлам! Кичә без гөрләтеп журналыбызның 101 яшьлек туган көнен билгеләп үттек. «Ялкын»ның кадерле кешеләре барысы бергә җыелды, күңел ачты, бер учакта кайнады. Шушы ябык «вечеринка»да булмаганнарга кыскача гына ниләр булганын сөйләп, күрсәтеп китәбез.
20 мартта «Ялкын» журналына 101 яшь булды. Кичә исә без шушы матур датаны бәйрәм, төгәлрәк, «ябык вечеринка» форматында иң якыннарыбыз белән билгеләп үттек. Чарага журнал битләрендә чыккан, проектларда актив катнашучы, журнал чыгаруда үз көчләрен кертүче тугры дусларыбыз чакырулы иде. Социаль челтәрләргә язылучылар арасында да без 3 билет уйнаттык. Алар да шушы серле бәйрәмдә катнаша алды.
Шулай ук туган көнебезгә «Комиксханә» бәйгесе җиңүчеләре дә чакырулы иде. Аларгны диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән котладык. Менә алар:
Танылган шәхес номинациясе:
1 урын – Әлмөхәммәтова Гөлназ Туктасын кызы, Гатауллина Аделина Раушан кызы – «Рудик», укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
Әдәби әсәр номинациясе:
1 урын – Хәбибуллина Лалә Ринат кызы – Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр», укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
2 урын – Кәримова Дилия Илшат кызы – Г. Камал «Беренче театр», укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
3 урын – Шагимарданова Сафия Динар кызы – Н. Дәүли «Кар нинди җылы», укытучысы Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы
Төрле кызыклы уеннар, дискәтүк, караоке, пиньята, бәйрәм торты, тәмле өстәл, яңа танышулар һәм дуслар – болар барсы да «Ялкын»лы кичтә бар иде! Чын зумерларча вайбта «Әлдермеш»не кычкырып җырлаучы яшүсмерләргә безнең туган көнебез бик ошады. Аларга нәкъ тә менә шушы үз яшьтәшләре арасындагы атмосферада рәхәт иде. «Иртәгә үк тагын җыелыйк әле», – дип кайтып киттеләр.
Журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да:
– «Ялкын» башлангычыннан ук балалар, яшьләр өчен тырыша. Хәзерге «Ялкын» яшүсмерләргә – дус, алар белән бер дулкында. Шуңа күрә журналның 101 яшьлек туган көнен без яшүсмерләр өчен «зумерларча вечеринка» белән бәйрәм итәргә уйладык. Бәйрәмгә тышлык, язма геройларын, тапшыру алып баручыларын, проектларда катнашучыларны, журналның тугры укучыларын һәм дусларын җыйдык. Мондый форматтагы заманча бәйрәм һәркемгә ошады. Бу практиканы еш кабатларбыз дип уйлыйм», – дип искәртте.
Туган көнебез шәпски текә дә, шул ук вакытта өйдәге кебек җылы да узды. Без, «Ялкын» редакциясе, рәхәт хисләр белән калдык, бүген дә шул кәеф белән йөрибез әле! Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар!
Туган көнебездән фотолар: https://vk.com/album-5658237_305553763
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев