Логотип Идель
Бу – тема!

Иң яхшы «МӘКТӘП РЕДАКЦИЯСЕ» – Татарстанда!

Апрель ахырында Анапада “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә “Зур мәктәп пикнигы” Бөтенроссия сменасы узды. Анда “Медиамәктәп” Бөтенроссия проектының финалистлары да катнашты. “Пикник” нәтиҗәсендә Татарстанның яшь журналистлары  “Яңа медиа: социаль челтәрләр” номинациясендә беренче урын яулады. Таныш булыгыз: бу – республикабызның «Мәктәпнең зур редакциясе» командасы.

Россиянең 80 төбәгеннән 900 катнашучы биредә “Медиамәктәп”тән кала, “Фокус” проектында катнашты, моннан тыш төбәкләрдәге конкурсларда җиңүчеләр дә бар иде. 12 көн дәвамында алар үзләре сайлап алган темалар буенча белемнәрен ныгытты, танылган музыкант, актер, спортчылар белән очрашты.

Смена дәвамында катнашучылар 9 медиахолдингка берләшеп, ике атна дәвамында мультиредакцияләрдә эшләгән, бер-берсе белән ярыша-ярыша көн саен мәгълүмати продукт булдырган. Нәтиҗәдә, “Телевидение”, “Радио”, “Басма матбугат”, “Яңа медиа: социаль челтәрләр”, “Яңа медиа: шәхси блог” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.

Әлмәт шәһәре 10нчы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чыңгыз Лотфуллин исә РДШ хәрәкәтенә, 13 яшь булганда, кушылган. “Теләсә нинди авыл яки шәһәрдә яшәгән укучының РДШ конкурсларында бөтен кеше белән бертигез дәрәҗәдә катнаша алу мөмкинлеге мине җәлеп итте. Җитмәсә, җиңеп чыгып, синең “Артек”, “Океан”, “Смена” кебек Бөтенроссия балалар үзәкләренә эләгү мөмкинлегең дә бар”, – ди Чыңгыз.

Аның өчен “Мәктәпнең зур редакциясе” – журналист күнекмәләрен булдыра, үстерә торган урын. Татарстанның шушы редакциясенә республиканың барлык районнарындагы укучылар керә. Алар булачак чаралар турында фикер алышу өчен видеоэлемтә аша аралаша. Чын массакүләм мәгълүмат чараларындагы кебек, аларның да үз җитәкчеләре дә бар. Ул – мәгълүмати-медиа юнәлеше җитәкчесе Динар Сафин. Аның ярдәмендә редакциянең яшь журналистлары үсә, яңа баскычларга үрмәли.

 - Ел башында «Мәктәпнең зур редакциясе»нә сайлап алу узды. Мин карадым да: “Нишләп әле булдырып карамаска?” дип уйладым. Фото һәм видео мөхәррире вазыйфасында үземне сынап карарга булдым. Хәзерге вакытта фотолар эшкәртәм, видеоларны монтажлыйм. Бу минем өлкә икәнлекне аңладым. Безгә бу эш ошый, һәм без мәгълүмат белән эшләүдән ләззәт алабыз, – ди Чыңгыз.

Анапада узган конкурсның соңгы этабында Татарстан укучыларына мәктәп, шәһәр, төбәктәге берәр чараны яктыртырга кирәк булган. Команданың төп максаты булып социаль челтәрдә “нульдән” төркем башлау таләп ителгән. Шушы ике атна эчендә Татарстан укучылары аны булдырып кына калмаган, дөрес итеп алып барырга да өйрәнгән.



 - Татарстан укучылары өчен нәтиҗәләрне игълан итү иң истә кала торган мизгел булган. “Синең исемеңне атагач, сәхнәгә йөгерәсең, командаңны, укытучыларыңны кочаклыйсың. Бу мәңгегә истә кала”, – ди алар. Яшь журналистлар командасы Татарстанга кайту белән, тагын да канатланып, үз эшен дәвам итәргә җыена. РДШ конкурслары турында да онытмаячаклар, әлбәттә.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фото геройларның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев