Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ БАЙ РЕКТОРЛАР: КЕМНӘР АЛАР?

Мәктәптә директор баш булса, вузда – ректор. Университет яки институтның башлыгы үз вузы турында бөтен нәрсәдән хәбәрдар. Ә яшьләр алар турында хәбәрдармы? Бүген без иң бай ректорлар исемлеген тәкъдим итәбез.

1 урын – КФУ ректоры Илшат Гафуров

2016 ел нәтиҗәләре буенча Илшат Гафуровның кереме – 24 миллион 139 мең 530 сум булган. Шулай итеп, ул ай саен уртача 2 миллион сум акча эшләгән дигән сүз. Ләкин шул ук вакытта күчемсез милек белән операцияләр булу турында да онытырга ярамый.

КФУ ректорының тормыш иптәше Венера Мансуровна 2 миллион 21 мең сум акча эшләгән. Ул 273нче номерлы балалар бакчасын җитәкли.

Ректор карамагында ике җир участогы, торак йорт, ике фатир бар. Венера Мансуровнаның исә җир участогы, гаражы, ике фатиры (шуның берсе – Испаниядә), мунчасы, хуҗалык блогы да бар.

2 урын – КИТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов



Әлеге вуз ректорының керемнәре ел саен арта бара. 2016 елда ул 7,3 миллион сум акча эшләгән. Шулай итеп, ай саен ул 600 мең сум керем алган дигән сүз. Аның тормыш иптәше исә узган ел 353 мең сум акча эшләгән. Гаилә милкендә җир участогы, торак йорт, фатир, гараж, автомобиль бар.

3 урын – КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов



2016 елда Эдвард Абдуллаҗанов 6,3 миллион сум эшләгән. Аның тормыш иптәше исә 573 сум керем алган. 2015 елда бу сумма 2 миллион сумны тәшкил иткән булган.

Ректорның ике фатиры, жир участогы бар. Хатыны исә бер фатир хуҗасы.

4 урын – КИТТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов

Әлеге вуз ректорының керемнәре бик тотрыклы. Инде берничә ел дәвамында ул 4,2-4,5 миллион сумны тәшкил итә. 2016 ел, мөгаен, шундый соңгы ел булыр. Чөнки вузда ректор сайлаулары узачак. Моңа вуздагы ришвәтчелек белән бәйле скандал да тәэсир итми калмагандыр. Ректор милкендә ике җир участогы, ике фатир, ике дача, гараж, прицеплы УАЗ, бер көймә дә бар.

5 урын – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Йосыпов

Бер ел эчендә әлеге вуз ректоры 1 миллион акчасын югалткан. 2016 елда ул барлыгы 4,7 миллион сум акча эшләгән. Аның тормыш иптәшенең кереме – 298 мең сум. Йосыповларның машиналары юк, ләкин шул ук вакытта ике җир участогы, йорт, фатир – алар милкендә.

6 урын – Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин



2016 ел дәвамында консерватория җитәкчесе кереме 4,1 миллион сумны тәшкил иткән. Декларация мәгълүматларына караганда, Абдуллин бик тыйнак яши. Фатирларының мәйданнары да 83 һәм 75 квадрат метр гына.

7 урын – Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов

Ректор карамагында – җир участогы, ике торак йорт, мунча. Тормыш иптәше исә – дача, фатир һәм автомобиль хуҗасы.

8 урын – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамиев



Әлеге вуз ректорының 22 сутый җир участогы, фатиры, гаражы бар. Ә аның тормыш иптәше – җир участогы, ике гараж, фатир хужабикәсе. Низамиевның кызы белән берлектә тагын бер фатиры бар әле. Декларация буенча, гаилә «девятка» машинасында йөри.

9 урын – Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов

Аның тормыш иптәше 700 мең сум акча эшләгән. 40 квадрат метрлы фатирга Созинов үзе хуҗа булса, хатыны карамагында исә 8 сутыйлы җир участогы, Toyota RAV4 автомобиле.

10 урын – Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе ректоры Рөстәм Равилов

2016 ел эчендә ул 3,1 миллион сум акча эшләгән. 6 сутый җир участогына, бер фатирга, яшәү өчен яраклы булмаган 4 бинага, BMW X3 машинасына үзе хуҗа. Тормыш иптәше 1 миллион сум акча эшләгән. Аның шулай ук 10 сутый җир участогы, торак йорты, фатирның бер өлеше, автомобильгә прицебы бар. Гаиләнең шулай ук тагын бер җир участогы, дача, гаражы бар икән.

11 урын – Казан юридик институты ректоры Фоат Зиннуров

2016 елда ул 2,2 миллион сум акча эшли, тормыш иптәше – 1,5 миллион сум. Участок, гараж – Зиннуров милкендә. Тормыш иптәше участок, йорт, фатир, Lexus GS-350 автомобиленә хуҗа. 163 квадрат метрлы фатир – уртак милек.

12 урын – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов

Узган ел ул 1,8 миллион сум акча эшли. Тормыш иптәшенең кереме – 72 мең сум. Якубовларның фатиры һәм җир участогы бар.

Чыганак: «Реальное время» газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев