Логотип Идель
Бу – тема!

ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА: «БАЛА КАЙЧАН ЙОКЛАРГА ТИЕШ?»

«Сәгать төнге 23.00. Ә без монда ниндидер маймыллар ясап ятабыз!» – дип нәфрәт тулы сториз кертте беркөнне алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова үзенең Инстаграм битенә. Татарстанның атказанган артисты бүгенге белем бирү системасыннан канәгать булмавын яшерми. «Балам кайчан йокларга, кайчан уйнарга тиеш соң?» – ди ул. Бу мәсьәлә турында аның үзе белән сөйләштек. Башка кешеләрнең фикерләрен сорадык.

«Бала кайчан йокларга тиеш соң?»

– Сәгать төнге 23.00. Ә без менә бу юк-бар белән мәшгуль. Ниндидер маймыллар эшлибез. Бала 7 сәгать укып кайтканан соң өй эшләрен әзерләргә тиеш, әле тагын төрле түгәрәкләр бар, инглиз теленнән күпме ятларга кирәк, математика... Һәм менә мондый маймыл ясап утырып, аңа йокларга да вакыт калмый. Мин моңа каршы! Бала кайчан уйнарга һәм кайчан йокларга тиеш соң? – ди ул үзенең Инстаграмындагы мөрәҗәгатендә.

Без, Гөлназ Сәфәрованың үзе белән элемтәгә чыгып, аңа бу мәсьәләгә кагылышлы берничә сорау бирдек:

– Улыгыз ничәнче сыйныфта укый?Аның  көн тәртибе нинди?

– Айдан 2 нче сыйныфта укый. Иртәнге сәгать 6.00 да тора. 7.00 тулганда өйдән чыгып китә, ә 8.00 дә аларның дәресләре башлана. Аннан 14.30 га кадәр укый. Мин аны тиз генә килеп алам да, инглиз теле буенча өстәмә дәресләренә алып китәм. Шул арада ул тиз генә машинада капкалап ала. Каядыр кереп ашап утырырга вакыты юк. Аннан 15.00дән 16.00га кадәр инглиз теле буенча дәресләре уза. Аннан 16.00 дә бассейнга китәбез. Тагын да төгәлрәге, шәһәрнең икенче башына машинада очабыз. Чәчләрне киптереп чыкканчы 19.00 тула. Өйгә 20.00 ләрдә кайтып җитәбез. Ашый, эчә. Аннары дәрескә утыра. 23.00 кә кадәр дәрес әзерлибез. Душ кереп чыкканнан соң 00.00 тирәсендә йокларга ята. Нәтиҗәдә, аның йокыга нибары 6 сәгать вакыты кала. Бу бик аз. Шушының кадәр нагрузканы бераз булса да киметер өчен Айдан хәзер биюгә, менталь математика буенча дәресләргә йөрми башлады. Ә бит ул аларга бик яратып йөри иде.  Бересендә ул агарынып чыкты, косты, икенче бер юлы аның температурасы күтәрелде. Бу коточкыч дип саныйм.

– Өй эшләрен аеруча кайсы фәннәрдән күп бирәләр?

– Бөтен фәннәрдән дә күп бирәләр. Математикадан 4-5 бирем, рус теленнән фонетик анализлар, татар теленнән дә күп. Ә иң яратмаганы – ул технология. Без аны гаилә белән эшлибез, без генә түгел,  сыйныфтагы бөтен бала гаиләсе белән эшли. Анда өй эшен өеп бирәләр. Кисәргә, ябыштырырга, нәрсәдер эшләргә...

– Өй эшләрен эшләргә күпме вакыт сарыф ителә?

– Көн саен 2-3 сәгать вакыты шуңа китә. Бөтен әниләр дә шулай диләр. 

– Аңа һәрвакыт сез ярдәм итәсезме? Үзе генә дә эшлиме?

– Без ярдәм итмичә генә булмый. Ул хәзерли, без тикшерәбез. Әле шундый авыр ул өй эшләре. Мин без башлангыч сыйныфта укыганда андый катлаулы биремнәр эшләгәнебезне хәтерләмим. Шундый авыр шигырьләр ятлыйлар. Без барысын да эшләп бетермәдекме икән, программа үзгәрдеме икән? Һич аңламыйм. Эшләп куя идек тә, әниләр тиз генә тикшереп чыгалар иде. Өчәр сәгать дәрес хәзерләгәнемне гомумән хәтерләмим.

– Өй эшләренең күплеге турында укытучыларга әйткәнегез бармы?

– Бар, әлбәттә. Алар: «Без бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Программа шулай куша», - диләр.  Ә инде эшләмәсә, билгеләре төшә башлый, «2»ле ала, сыйныфташларыннан артка кала дигән сүз. Шуңа күрә, малайлар да, кызлар да бөтенесен 100% эшләргә тырыша. Башлангыч сыйныфта бигрәк тә.

– Әлеге мәсьәләдән чыгу юлы бармы, ничек уйлыйсыз?

– Бу катлаулы мәсьәләне ничек хәл итәргә икәнен белмим. Без системага каршы бара алмыйбыз бит. Бөтенесе һаман «программа» диләр. Замана алга бара, бала укымышлы, төрле яктан белемле булырга тиеш. Ләкин баланы үтереп булмый бит. Аның инде укуга да, белем алуга да нәфрәт хисе туа башланды. «Уку» дигәч, дерелди башлый. Алай булырга тиеш түгел бит инде ул! Бөтен ата-аналар чаң суга. Менә миңа Инстаграмда күпме хат килде. Бөтенесе зарлана. «Минем балада депрессия, төннәрен йоклый алмый» диләр. Аннан:  «Кемдер тәрәзәдән сикергән, кемдер веналарын кискән», - дигән хәбәрләр ишетеп торабыз. Без үзебез балаларны шушы хәлгә китереп җиткерәбез түгелме соң? Монда бер генә чыгу юлы кала: ул – индивидуаль белем бирү. Хәлле кешеләр балаларын укытучыларны өйгә чакыртып укыта. Балалар ял да итә, укый да. Ләкин бу бик кыйбат тора, бөтен кешенең дә  кулыннан килми. Нәрсә эшләргә? Тулы бер буынны имгәтәбез түгелме соң без?

Сәфәрованың язылучылары да аңа кушыла:

– Әле улыгыз 9 сыйныфта укымый. 9нчыда  ТДИ (ОГЭ)га әзерләнүдән тыш, махсус курслар буенча өй эшләре, төп фәннәрдән өй эшләре... Әле түгәрәкләр бар. Рус теленнән имтиханнан тагын ниндидер телдән әңгәмә уйлап таптылар... – дип яза бер хатын-кыз аңа җавап итеп.

– Мин сезнең белән 100% килешәм. Кызым 6да укый. Сәнгать мәктәбеннән кичке 19.00 дә кайта. Аннан өй эшләре эшли. Төнге 00.00 дә йокларга кайтабыз. Иртән кабат 6.00 да торабыз. Бик нык арый. Урамда уйнау турында сүз дә була алмый. Дәресне әзерләп өлгерсә дә ярый әле. Барысы да өй эшен эшләүне таләп итә. «Эшли алмадым», «өлгермәдем» ише җаваплар өчен электрон көндәлеккә «2»ле чәпиләр. Һәм аны төзәтеп тә булмый. «4»-«5»кә укый торган кыз «3»легә төшеп бара. Инде үзем дә туйдым ул мәктәптән. Без ничек укыдык икән? Мәктәптән кайткач, рәхәтләнеп уйнарлык вакыт була иде. Надан да калмадык. Бөтен булган буш вакытларында имтиханнарга әзерләнәләр. Элек бала бассейн, гитара, робототехникага йөрсә, хәзер бер «художка» калды. Чөнки өлгерми... – дип яза ярсу белән.

Башка фикердә торучылар да бар

Ләйлә Кәримовадан аның баласы укый торган мәктәптәге өй эше бирелеше турында сораштык:

– Улым 4нче сыйныфта укый. Өй эшен күп бирәләр, дип әйтмәс идем. Уртача. Башка мәктәпләрдә күп бирәләр икән, дип ишеткәнем бар. Кайчак ярты сәгатьтә эшли, кайчак кичке 22.00 нарга кадәр утырабыз. Башта бергәләп эшләсәк,  хәзер  үзе эшли башлады. Тиз генә өй эшен эшли дә, аннан үзе теләгән эш белән шөгыльләнә, уйный. Телефонны да бары шул очракта гына бирәбез.  Кайбер әти-әниләр җыелышларда зарлана: «Бала өлгерми», - диләр. Безнеке өлгерә. Күп бирсәләр дә, мин каршы түгел.

«Өй эше эшләү -  начар гадәт»

Узган елның октябрь аенда  Белгород губернаторы  Евгений Савченко да өй эшләренең балага бик начар тәэсир итүе турында әйткән иде. Ул өй эшләрен «баланы да, аның ата-анасын да зәгыйфләндерә торган начар гадәт» дип атый. Аңа берәү стендап остасы Алексей Щербаковның улы белән өй эшләрен ничек эшләве турында юмористик формада сөйләгән видеоязмасын юллаган булган икән. «Видео кызык, үзенчәлекле, анда сурәтләнгән хәлләр дөреслеккә туры килә»,  – ди губернатор. Аның фикеренчә, бөтен өй эшләрен дә уку йортында эшләп бетереп кайтырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голназ белэн тулысынча килешэм !!! Элек икенче класста уткэн программаны хэзер балалар бакчасында утэлэр . Баланын башы ничек ул белемне сыйдырып бетерэ торгандыр , кайбер без белмэгэн жавапларны, 6 яшьлек бала узе чишеп бирэ . Бер яктан соенеч , бер яктан коенеч …