Логотип Идель
Бу – тема!

GIRL POWER: КӨЧЛЕ ЗАТЛАР!

Илһам чыганагы, энергия чишмәсе, үрнәк – бу сүзләр барысы да фән өлкәсендә ачышлар ясаган, үз хокуклары өчен көрәшкән хатын-кызлар турында!

Без галимнәрдән Альберт Эйнштейн, Исаак Ньютон... спортчылардан Роналду белән инде таныш, ә менә рентгентны уйлап чыгарган галимә, легендар теннисчы, снайпер, очучы һәм «таулар гизүче» хатын-кызларны  сез беләсезме? Юк?! Алайса, әйдәгез, тизрәк алар белән танышыйк!

Маргарет Гамильтон

Маргарет Гамильтон җитәкчелегендә КА «Аполлон» борт компьютеры өчен программалар язылган. Сүз уңаеннан, бу фотосурәттә ул борт компьютеры өчен үзе язган код янәшәсендә басып тора.

Программалаштыруга үзлегеннән өйрәнгән хатын-кыз һәм аның командасы, уникаль коды «Аполлон» миссиясенең иң җаваплы мизгелләренең берсендә компьютерны үлемнән «коткарган» һәм кешегә Айга төшү мөмкинлеген биргән.

Ана-Василикия Аслан

Танылган румын табибәсе беренче геронтология һәм гериатрия (картаю процессларын өйрәнү) институтына нигез салган. Барысы да 1946 елда табиб янына урманда яшәгән һәм 98 яшенә кадәр җилкәләрендә зур бүрәнәләр ташыган 140 яшьлек карт белән танышудан башланган. Ана-Василикия озын гомерле феномен белән кызыксынган һәм үз пациентының гадәтләрен, көн режимын һәм рационын өйрәнгән. Аслан табиблардан беренче булып экологик чиста ризык белән туклануны, физик активлыкны һәм саф һавада йөрүне кешенең сәламәтлегендә хәлиткеч роль уйнавын исбатлаган.

 Амелия Эрхарт

Атлантик океанны гизгән беренче очучы хатын-кыз. Әдәби әсәрләр иҗат иткән, китапларын бастырган Амелия Эрхарт хатын-кызларга авиациягә юл ачкан һәм очучы һөнәренә гүзәл затларда да кызыксыну уяткан.

Линда Джой Вачнер

Линда – лексикабызга self made person (барысына да үзе ирешкән кеше) терминын керткән хатын-кыз. 11 яшендә аның умыртка сөяге җәрәхәтләнә, һәм ул бик нык авырый. Бу фаҗигадән соң табиблар аңа: "Бу кыз беркайчан да йөрмәячәк», – диләр. Әмма Линда аларга: «Мин, йөреп кенә калмыйча, тауларны да гизәчәкмен әле» – дип сүз бирә.

Линда сүзендә тора һәм 2 елдан соң беренче адымнарын ясый. Ләкин язмыш аңа тагын сынаулар китерә... 20 яшендә аның ире үлеп китә, аннан соң – әти-әнисе, сеңлесе. Линда тормышын үз кулына ала, сәүдә фирмасына эшкә керә, ә берничә елдан соң Нью-Йоркта һәм АКШның башка эре шәһәрләрендә кулланучылар базарында лидер булган Warnaco компаниясенең директоры була. 1986 елда аны «Ел хатын-кызы» премиясе белән бүләклиләр, ә 6 елдан соң «Американың иң уңышлы эшлекле хатын-кызы» дип таныйлар. Вачнер –уңышка ирешү өчен кешегә протекция һәм мирас кирәк булмавын исбатлаган хатын-кыз!

 Людмила Павличенко

Легендар снайпер, Советлар Союзы Герое. Сугышның беренче айларында ук 25 яшьлек Павличенко 187  немец һәм румынны атып үтерә, бу сан әкренләп 309га кадәр күтәрелә.

Павличенко казанышлары белән башка бер генә тәҗрибәле снайпер да мактана алмый. Көнбатышта аны «Мисс Кольт» дип әйтеп йөргәннәр, ә сугыштан соң Франклин Рузвельт шәхсән үзе аны АКШка кунакка чакырган. Советлар Союзының иң танылган снайперларның берсе нәкъ менә хатын-кыз булган!

Билли Джин Кинг

Билли Джин хатын-кызларга зур тенниска ишек ачкан. Ул Бөтендөнья хатын-кызлар теннис ассоциациясенә нигез сала һәм теннисчы хатын-кызлар өчен призлар, түләүләр ир-атларныкы белән бертигез булуы өчен көрәшә.

Билли Джин, хатын-кызларның теннисны ир-атлардан ким уйнамавын исбатлау өчен, дөньяның танылган теннисисты Бобби Риггсны уенга чакыра. Бу легендар уенда җиңү яулагач, Билли «кызлар теннис уйный алмый» дигән сүзгә нокта куя!

Мария Склодовская-Кюри

Бөек физик һәм химик Мария Склодовская-Кюри – ике тапкыр Нобель премиясенә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул, Кызыл Хач оешмасының радиология хезмәте директоры буларак, яралыларны тикшерү өчен рентген күчерү аппаратларын булдыра. Бу аппаратларны җитештерү өчен ул барлык премия акчаларын да файдалана.

Шунысы кызыклы: Марияның кызы – Ирен Жолио-Кюри – әнисе кебек үк, химия буенча Нобель премиясе алган хатын-кыз.

 Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче татар актрисасы, ТАССРның атказанган артисты. 1907 елдан «Сәйяр» беренче профессиональ театр труппасында чыгыш ясый, 1912 елда Уфада «Hyp» труппасын оештыра.

XX гасыр башында, полиция таягы хөкем сөргәндә, дин әһелләренең кыргый эзәрлекләүләренә дә карамастан, төрле мыскыллауларга игътибар итмичә, беренче татар актрисасы халыкка чын күңелдән хезмәт итә. Милләттәшләребезне белемгә, яктылыкка өнди, мәдәниятебезгә яңарыш кертә.



Бу хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел! Барлык гендер стереотипларын юк итүче һәм дөнья өчен бик мөһим ачышлар ясаучы гүзәл затларның батырлыгы тиңсез!

 

Айназ Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев