Логотип Идель
Бу – тема!

ФОТОСЕССИЯГӘ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ: ФОТОГРАФ КИҢӘШЛӘРЕ

Фотосессия – бик кызыклы процесс, тик фотолар яхшы булу ике якның да тырышлыгыннан тора. Идеаль фотосессия җентекләп әзерләнүне таләп итә. Уңышлы фотосессия серләре белән безнең редакциянең алыштыргысыз фотографы Фирүзә Закирҗанова бүлеште.

1. Фотога төшү максатын дөрес куй

Әгәр син бу фотосессиянең ни өчен кирәк икәнлеген, аның бурычларын төгәл аңлата алсаң, фотограф та үзеннән нәрсә таләп ителгәнен беләчәк. Шулай итеп, фотограф нәкъ менә сиңа нинди шартлар туры киләчәген, күпме вакыт, кайда һәм кайчан фотога төшү яхшырак булачагын әйтәчәк.

2. Фотосессияләр өчен референслар әзерлә, позаларны алдан сайла

Әйе, фотода син үзеңне ничек күрергә теләвеңне беләсеңдер, ләкин фотографка моны сүзләр белән аңлатуы авыррак булырга мөмкин. Иң яхшысы – үрнәк фотолар әзерләү. Референслар синең үзеңә дә уңышлы позалар табарга ярдәм итәчәк. Шулай ук, ул үрнәк фотоларны син визажист һәм стилистка да күрсәтә аласың. Алай образ җыю җиңелрәк булачак.

3. Репетиция яса

Үзеңнең уңышлы ракурсыңны, ягъни йөзеңнең иң ошаган ягын билгелә. Моның өчен элеккеге фотоларыңны кара. Фотосессия алдыннан интернет һәм журналларда киң таралган позаларны көзге алдына басып өйрән, үзеңне ышанычлы хис иттергәннәрен генә сайла.

4. Образларның санын алдан ук билгеләп куй

Алдан ук тиешле кием-салым һәм аксессуарларны сайлап, образның туры килүендә инанып куй. Ә иң мөһиме – кием тапсыз һәм яхшылап үтүкләнгән булсын. Кызлар өчен бераз үкчәлерәк аяк киемнәре тәкъдим ителә, алар сын-гәүдәне төз һәм матур күрсәтә.

5. Фотосессиягә килгәндә кыяфәтең, өс-киемең пөхтә булсын

Визажистка бармасаң барма, тик өс-башың пөхтә булырга тиеш. Бигрәк тә чәчләргә, тырнакларга игътибар бир. Ул үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә, фотографка хөрмәт күрсәтүне аңлата.

6. Үзең белән төп кирәк-яракларыңны ал

Әлбәттә, һәр кеше дә фотосессиянең стиленә, жанрына карап кына, үзенә нәрсә кирәген билгели ала. Тик һәрвакыт үзең белән алырга кирәкле әйберләр турында онытма: тарак, косметичка, көзге, аксессуарлар, салфеткалар (пычранган җирне, киемдәге тапларны сөртү өчен). Һәм, әлбәттә, үзең белән яхшы кәефне алу мәҗбүри!

7. Фотосессия алдыннан яхшылап йокла

Арыган һәм шешенгән килеш фотога төшәргә килүнең мәгънәсе юк, нәтиҗәсе бер дә сөендермәячәк. Иртәнге якка фотосессияне билгеләргә тырышма. Йөз ял иткән, ә караш тыныч булырга тиеш.  

8. Үзең бул

Күп очракта кешеләр фотосессия ахыры җиткәч кенә, киеренкелектән котыла. Ә бит үзеңне иркен хис иткәндә генә, матур һәм чын фотолар ясарга мөмкин. Илһамландыр һәм үзең дә илһам чыганагы бул!

Сораулар булса, фотографның эш аккаунтына язарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев