Логотип Идель
Бу – тема!

ФОТОЛАРНЫ ЭШКӘРТЕР ӨЧЕН ИҢ ПОПУЛЯР КУШЫМТАЛАР

Фотоларны эшкәртә торган кушымталар барыбызның да алыштыргысыз ярдәмчеләребезгә әверелде дисәк тә була. Үз укучыларыбыз өчен без гади һәм уңайлы фоторедакторлар исемлеген төзедек. Алар iOS һәм Android кулланучыларына туры киләчәк. Әлеге кушымталар сезнең фотоларыгызны, һичшиксез, кызыклы һәм күңеллерәк итәр!

1. CANVA

Canva – гаять куәтле кушымта. Чөнки башка бушлай кушымталар белән чагыштырганда, Canvaның мөһим үзенчәлеге бар. Анда гади фильтрлар гына түгел, ә йөзләгән әзер шаблоннар, шрифтлар, бушлай фоннар һәм фигуралар бар. Алар барысы да тиз арада Instagramга зәвыклы коллаж, креатив сторис, анимацияле постлар ясарга, шулай ук календарьләр, презентацияләр һәм дизайннар әзерләргә ярдәм итәчәк. Кыскасы, биредә тормышның һәр очрагына да туры килердәй чараларны табып була.

2. VSCO CAM

VSCO Cam фотоны эшкәртеп кенә калмый, ә аны төшерергә дә ярдәм итә. Моннан тыш, кушымтада бушлай һәм түләүле функцияләр дә җитәрлек. VSCO Cam Instagramда утыручыларга яхшы ярдәмче булачак. Чөнки ул барлык фоторәсемнәрне дә бер стильдә эшкәртергә мөмкинлек бирә.

3. SNAPSEED

Snapseed – фотолар өчен универсаль кушымта. Кушымтада бөтен төп кораллар да бар. Шулай ук контрастны, яктылыкны, фотодагы шәүләне көйләп, фотога текст өстәп була. Өстәвенә, монда биттәге тапларны, фотоның җитешсез якларын да яшереп була әле. Биредә кулланучыларга шактый күп фильтрлар да тәкъдим ителә.

4. GLITCHÉ

Әлеге кушымта исә бик үзенчәлекле. Glitché сурәтне шулкадәр «сындыра» һәр «боза» ала ки, ул хәтта ниндидер бер цифрлы сәнгать әсәренә охшап кала. Кушымтаны уйлап табучылар аны «арт коралы» дип атыйлар. Тизрәк аны йөкләп карагыз әле, болай гына аңлатып та булмый кебек.

5. FACETUNE

FaceTune – селфиларны эшкәртә торган иң популяр кушымта. Ул фоторәсемнәргә профессиональ рәвештә төзәтмәләр кертергә сәләтле. Биредә елмаю, арткы як фонны үзгәртү, тешне агарту һәм предметлар өстәү кебек функцияләр бар. Кушымта бушка түгел, ләкин селфи яратучыларны бу туктатып калмаячак. Android кулланучыларга исә кушымтаның бушлай вариантын – FaceTune2не йөкләтеп була, әмма аның функцияләре чикләнгән.

6. FOCOS

Focos теләсә кайсы фотода сурәт эффектын булдыра ала, ягъни монда алгы фонга гына басым ясала. Нәтиҗәдә, кеше сурәтенең сыйфаты профессиональ фотоаппаратларга төшерелгән кебек булачак. iOS өчен бу кушымтаны бушлай йөкләп була.

7. UNION

Кушымта берничә кадрны берләштерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, фон өчен тау яки диңгез фотосын сайлап аласыз да, алгы планга үз сурәтегезне куясыз. Бу кушымта бер минут эчендә гади кадрлардан чын-чынлап креатив фотолар ясый ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев