Логотип Идель
Бу – тема!

ФЕВРАЛЬ АЕНДА КИНОТЕАТРЛАРДА НӘРСӘ КАРАРГА? ФИЛЬМНАР ИСЕМЛЕГЕ

Кинотеатрларда алай ук мөһим һәм гаҗәеп премьералар булмауга карамастан, күңелгә ошаган киноны барыбер табарга мөмкин. Кышның соңгы аенда кинотеатрлар нинди фильмнар тәкъдим итә икән? Язмада шулар белән таныша аласың.

Кот в сапогах 2: Последнее желание (Puss in Boots: The Last Wish)

Кечкенәдән яраткан кыю, курку белмәс һәм матур җирән мәче кире кайта!  Теләк йолдызын табу һәм песиләрнең чыннан да тугыз   гомере бармы икәнен тикшерү өчен, бу җирән «башкисәр» күп сөйләшә торган эт һәм матур мәче белән бергә зур сәяхәткә юл тота. 

Папы против мам

Бер подъездда ике гаилә яши. Бервакыт шул ике гаиләдәге әти кешеләр әниләргә бойкот белдерә. Моның сәбәбе да юк түгел – барысына да гаиләдәге кыенлыклар гаепле. Һәм шушы гаиләләрдә яшәргә мәҗбүр булган балалар бу хәлнең тоткыннарына әверелә. Әти-әниләрне дуслаштырырга тырышып, алар хәлне тагын да начарайта һәм бердәнбер юл таба – шалтыратып бабайларын чакырта. Ул килгәч, кызыклар башлана.

Ведьма: Реинкарнация (Mal de ojo)

Куркыныч фильмнар яратучыларны бераз тапталган сюжетлы фильм көтә. 13 яшьлек кыз гаиләсе белән әбисе янына авылга бара. Анда алар кечкенә кызларының  авыруыннан дару табарга тиеш. Ләкин кыз әбисенең гадәти һәм әйбәт әби түгеллеген бик тиз аңлап ала...

Знакомство родителей (Maybe I Do)

Яшь пар өйләнешергә һәм ниһаять әти-әниләрен таныштырырга карар кыла. Ләкин очрашкач, ике якның да әти-әнисе бер-берсе белән күптән таныш икәнлеге һәм балаларыннан күп серләр яшергәнлеге ачыклана. 

Телекинез (Control)

Айлин урындыкка бәйләнгән килеш бикләнгән бүлмәдә уяна. Кызы һәм ире исән калсын өчен, ул хәзер серле тавыш кушканны эшләргә тиеш. Биремнәрне үтәп, кыз үзендә экстрасенс сәләтен ача. Шушы көч ярдәме белән ул бөтен армия белән көрәшергә һәм аның белән бу куркыныч экспериментны кем үткәргәнен ачыкларга уйлый.

Зомби: из Пуссана в Гангам  (Gangnamjombi)

Фильм зомби эпидемиясе турында сөйләячәк.  Вирус хәзер Сеулның иң яхшы һәм бай районына тарала башлый.  Офис бинасында зомбилардан качкан  кешеләр хәзер ничек тә зомбилардан котылу чарасын табарга тиеш. 

После Янга (After Yang)

Бу фильм – якын киләчәк тарихы. Биредә бер гаиләнең яраткан роботы – андроид Янг кинәт «цифрлы» комага китә. Хәзер әти белән кыз үз тормышларының иң мөһим өлешенә әйләнеп өлгергән роботны «терелтергә» тырышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев