Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШТӘ ГАДИ СЛЕСАРЬ - СӘХНӘДӘ МОҢЛЫ САНДУГАЧ: КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ ЗАМАН-НАШЕ ВРЕМЯ» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ ГӨРЛӘДЕ

Казанда Пирамида сәхнәсендә эшләүче яшьләр өчен ел саен уздырыла торган «Безнең заман-Наше время» фестиваленең финалы узды. Фестивальнең тугызынчы елында Гран-прины Менделеевск шәһәреннән Амоний химия сәнәгате комплексы командасы яулады!

Гала-концертны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты!

– Бүген фестивальдә катнашучылар бик көчле әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәләр, хәтта аларга профессиональ артистлар көнләшерлек дәрәҗәдә. Фестиваль предприятие җитәкчеләре, министрлыклар, район башлыклары ярдәменнән башка булмас иде, моның өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. «Рәхмәт» сүзен Дмитрий Туманов һәм аның командасына әйтәсе килә, аның эше шундый яхшы нәтиҗәләргә китерде, – дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты.

«Безнең заман» фестивале инде тугызынчы ел рәттән үткәрелә, әмма бу елгы катнашучылар саны оештыручыларны да гаҗәпләндерде. Быел Татарстанның һәрбер район предприятиеләреннән, оешмаларыннан, учреждениеләреннән 180 артык гариза кабул ителгән, ә катнашучылар саны 1300 чамасы булган. Узган елгы гаризалар кампаниясенә караганда, фестиваль хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны арткан.

Слесарьлар, электриклар, табиблар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, полиция хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куючылар, фестиваль кысаларында сәхнә артистларының ролен сынап карадылар. Алар «Визитка-презентация», «Музыкаль юнәлеш», «Танцеваль юнәлеш» һәм «Минута славы» номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Эштә алар җитди хезмәткәрләр, ә биредә актив сәләтле, артистлар. Катнашучыларның төрле яктан да профессионал булулары гажәпләндерә! Ә аларның сәхнәгә, иҗатка омтылулары аеруча сөендерә! Без фестивальнең яшь катнаучыларның берсе, хореография юнәлешендә беренче урын яулаган егет, Транснефть Прикамье оешмасы вәкиле Галимов Ралиф белән фестиваль турында сөйләштек.

– Әлеге фестивальдә беренче ел гына катнашам, чөнки бу елны гына эшкә кердем. Конкурс өчен бүген «Изге Болгарда туй » дигән татар биюен әзерләдек. Бу фестиваль безнең өчен бик кадерле һәм көтеп алынган чарларның берсе. Чөнки монда без үзебезнең иҗатыбызны күрсәтеп, яна кешеләр белән танышып, искиткеч тәҗрибә алып кайтабыз. Бу елны беренче урын алуыбыз аеруча сөендерде, тырышлыгыбыз үз җимешләрен бирде!

2021 нче елда «Безнең заман » туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Сәхнәдә Республикабызда яшәүче һәрбер милләт вәкиле күрсәтелде, Гала-концертта, чыннан да, халыклар дуслыгы, милли колорит сизелде. Киләчәктә дә фестиваль янып, балкып торыр дип ышанып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев