Логотип Идель
Бу – тема!

"ЭШ ТАБУ БИГРӘК АВЫР!.."

“Яшең 20дә, эш тәҗрибәң 10 ел булсын!” – бүгенге көндә эшкә урнашу ай-һай авыр. Күпләр авызыннан ишетергә мөмкин булган әлеге сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Хәзер беләбез!

Күптән түгел үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре башкачарак. Россия эш тәкъдим итүчеләренең күпмесе эшкә тәҗрибәсез килеш тә алырга әзер соң?

Әлеге сорауга җавап табау өчен “Superjob” дип исемләнгән вакансияләр сервисы сораштыру уздырган. Нәтиҗәләр мондый: Россия компанияләренең 65%ы югары уку йортлары тәмамлаган кешеләрне эш тәҗрибәләре булмаган килеш тә эшкә алырга әзер һәм ала да. Нибары 23% эш тәкъдим итүче генә кичәге студентларны эшкә алырга атлыгып тормый.

Әлеге сораштыру Россиянең төрле өлкәләрендә урнашкан 700 компания арасында уздырыла. Һәр сигезенче оешманың тәҗрибәсе булмаган кешене эшкә алырга әзер булуы ачыкланган.

Мисал өчен, компанияләрнең 4%ы югары уку йортларын яңа тәмамлаучыларны шалтыратуларга җавап бирү өчен, 3%ы юрист һәм пешекчеләр вазифасына тәҗрибәсез килеш тә алырга әзер. Шулай ук 3% фирмалар бухгалтер, экономист, машина йөртүче, фармацевтларны стаждан башка да ала.

Бернинди тәҗрибәсез иминиятләштерү буенча агент (страховой агент), стилист, интервьюер кебек һөнәр ияләрен эшкә еш алалар. Сату буенча менеждер (менеджер по продажам) яки клиентлар белән эшләү буенча белгечләрне 9% оешмада кабул итәргә әзерләр.

Сүз уңаеннаан, моннан ун ел элек тәҗрибәсез килеш эшкә әзер булган оешмалар саны 54% булган. Узган ел исә бу сан 68%ны тәкил иткән. Белүебезчә, быел бу сан – 65%. Бераз кимү күзәтелсә дә, күпкә түгел.

Шулай булгач, дуслар, кул кушырып утырмыйбыз. Әгәр дә сез хәзерге мизгелдә эш эзләү белән мәшгуль икән, бигрәк тә! Бәлки, сез эшкә урнашырга теләгән оешма әнә шул 65%ның берседер? ;)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев