Логотип Идель
Бу – тема!

ЭНҖЕ ШӘРИПОВА: «БЕР ЧҮПНЕ ДӘ ӘРӘМ ИТМИМ»

Исеме: Шәрипова Энҗе Илһам кызы

Туган көне: 16.04.2000

Туган җире: Яр Чаллы шәһәре

Уку урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты, 3 нче курс

Инстаграм: @enzhe_ilham 

Сәлам, дустым! Мин Энҗе булам. Математика һәм механика институтында укыйм. Иҗатка үлеп гашыйкмын: татар хорына йөрим, фортепианода уйныйм, баян белән укулеле серләренә төшенәм. Экология белән кызыксынам, буш вакытымда тулай торакта да экологиягә кагылышлы чаралар үткәрәм. Төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә яратам. Бу җәйдә Америкага 3 айга Work&Travel программасы буенча китәргә җыенган идем, әмма Рәсәйдә вәкиллекләр безгә виза бирмәгәнгә күрә бара алмадым. Бу - минем зур хыялым иде. Әзерләнүгә бик озак вакыт сарыф иттем, тел өйрәндем, эшкә әңгәмәне дә уңышлы узган идем. Бу программа буенча мин 3 ай Америкада эшләп, бер ай сәяхәт итәргә планлаштырган идем. Шулай ук бу ил кешеләренең экологиягә карашларын беләсем, үземнең дә алардан яңа гадәтләргә өйрәнәсем килде. Минем хәзер мондый мөмкинлек юк инде, ләкин сезнең, яшь укучылар, әле барысы да алда. Курыкмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз. Сезнең барысы да килеп чыгачак!

Табигатькә сакчыл карашыгыз нидән гыйбарәт?

Минем балачагым авылда, әбием янында үтте. Авылга су кертелмәү сәбәпле, аны еш кына елгадан ташыдык, эчәргә башка авылдан алып килә идек, чөнки үзебезнекеннән нефть исе килә, юынгач та тәнне каралта иде. Шул сәбәпле әбием безне суны кадерләп тотарга өйрәтте. Шулай ук без көтү көтеп үскән бик матур болыннан ике ел элек зур чүплек ясадылар. Шушы үзгәрешләрне күреп йөрәк әрни, уйландыра башлады, ничек тә булса ярдәм итәсе килә. Әнием дә эко-тормыш алып бара. Аннан да күп нәрсәгә өйрәндем.

 Экологияне саклау өчен ниләр эшлисез? 

Мин үземне экология буенча активист дип санамыйм, тик шулай да кулымнан килгәнчә тырышам, башкаларны да эко-тормышка өндим. Бер чүпне дә әрәм итмим. Йомырка кабыгын тавыкларга җыям. Суган кабыгы  бәрәңге бакчасына шәп ашлама. Яшелчә белән җиләк-җимеш кабыкларын киптерәм дә, авылга алып кайтам, алар ашламага китә. Мандарин кабыгын киптереп, марляга төреп, шкаф эченә куям: көя күбәләгеннән саклый. 2 ел инде чәй пакетлары белән кулланмыйм, натураль, үзем җыйган үләннәр белән генә чәй эчәм. Кибеттән беркайчан да пакетлар алмыйм, шоперлар гына кулланам. Чекларны да саклыйм, аларны эшкәртүгә илтәм. Инстаграм челтәремдә дә еш кына экология темасын күтәрәм, иптәшләремне дә табигатькә сакчыл карарга өндим.

10 елдан соң илдәге экологияне ничек күрәсез?

Илнең экологик халәтенә позитив карарга тырышам. Статистикага күз салсак,  чүпләрне аерым җыеп, эшкәртүгә тапшыру белән шөгыльләнүче кешеләр саны елдан-ел арта бара. Галимнәр ярдәме белән яңа технологияләр дә ясалып тора.  Кешелек тә  экологиянең пычрануында үзенең дә гаебе булуын сизә һәм акрын гына булса да бу өлкәгә тартыла башлый.

Кеше табигатьне саклауга үзеннән нинди өлеш кертә ала?

Эшне кечкенәдән башларга кирәк. Ут белән суны да саклык белән кулланырга кирәк, чүпне аерып җыю да артык авыр түгел. Пакетлар да шулай ук табигатькә бик зур зыян сала, чөнки аңа таркалу өчен 15 ел тирәсе вакыт кирәк. Илдә экологияне яхшыртуга бәйле төрле марафоннар, проектлар оештырыла. Аларда да катнашырга киңәш итәм.

Блиц – сораштыру

Егетләр өчен кафеда түләргә туры килсә… 

Аллам Сакласын! (Көлә) Әлбәттә, минем уйлавымча,  чын интеллигент егет  кыз өчен үзе түли, әмма төрле хәлләр булырга мөмкин.

Үз-үзеңнән канәгать булыр өчен, беренче чиратта…

Гади бер серне белергә кирәк: безнең һәрберебезнең кыяфәте дә, эчке дөньясы да төрле. Һәм бу искиткеч! Ходай биргән матурлыкка канәгать булып яшәргә, тик үз өстеңдә дә эшләргә онытмаска кирәк.

Кеше үз гамәлләре өчен җавап тотмаса…

Күз алдына да китерергә куркыныч.

Бик каты оялганда…

Кешегә оялуыңны күрсәтмәскә тырышырга кирәк.

Серемне чишсәләр…

Кыз кешенең серен чишеп булмый. Ул серле дөньяның чиге юк.

Кешеләр ясаган иң яхшы әйбер ул ….

Транспорт! Ул булмаса ерак илләргә ничек барыр идек?)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев